Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кыт-кытакмы, кикрикүкме?

03.08: Кыт-кытакмы, кикрикүкме?

Кыт-кытакмы, кикрикүкме?Яки ата тавык буламы?

Бу мәкаләнең язмышы болайрак. Яңа ел көннәре алдыннан Башкортстан телевидениесе бер язма күрсәтте. Ике ханым базарда бәйрәм табынына кыздыру өчен тавык сайлый. Җиңелчә бәхәс чыкты. Берсе әйтә: “Тавык елы килә, итен өстәлгә куярга ярамый”, — ди. Икенчесе: “Әтәч елы”, — ди. Мин көлемсерәп куйдым. “Тапканнар бәхәсләшер нәрсә”, имеш. Шундый ук сюжетны Мәскәү телевидениесе дә күрсәтте. Күңелгә шик кереп утырды. Чынлап та, тавык елымы, әллә әтәчнекеме? Сүзлекләргә, энциклопедияләргә кереп киттем. Ачыкладым, бу хакта мәкаләне укып чыккач белерсез. Башта әтәч-тавыклар турында бераз языйм әле.


Авыл баласы кош-корт белән балачактан ук танышып үсә. Башта йомырка басып утырган ана каз балтырны чеметеп җәфалый, бәбкәләре чыккач, ишек алдында атасы әллә каян ысылдап килеп таламакчы була. Ул юкта ишек алдында әтәч хуҗа — сизми калсаң, җилкәңә үк сикерә, шуңа күрә ата каз, әтәч халкы белән “дуслык” әллә ни булмады.
Аларны яратмаучы бер мин генә түгел. Авыл сарыкларын көтүче бабай да сөйли. Сугыш вакытында дезертирлыкта йөргәне өчен унбишме-егермеме ел төр­мәдә утырган, “Астан бандит” дип йөртәләр иде. Без, алты-җиде яшьлекләр, каян белик инде бандит, дезертир дигәннәрен. Мәзәк­чән карт иде ул, такмаклар әйтә, төрле мәзәкләр сөйләп безне шыркылдата. Бер өч юллыгы гына истә калган:
Ракета, буа китә,
Гарәфәтнең тау башында
Астан кәҗә биетә.

Ата каз биегәнен күргән бар, кәҗәнекен юк. Элек көтүчеләр һәр йортта чираттан тукланалар иде. Бүген кемгә, иртәгә кемгә кайтасын белеп торабыз. Астан бабайның ашап чыкканын капка төбендә җые­лып көтәбез. Кызык-мәзәк кирәк. Килеп утыра капка төбендәге бүрәнәләр өстенә, без сырып алабыз. Тәмәкесен төрә, кабыза, бер­ничә суыра, аннан сөйләнә башлый. Үзе таягы белән якында тибенеп йөрүче тавыкларын куган була.
— Кош-корт яратмыйм мин, бигрәк тә әтәчләрне, — ди.
— Сине дә талыймыни әтәч?
— Юк, тимиләр, таң белән кычкырып җәфалыйлар. Кикрикүк тә кикрикүк. Аннары күршеләрнеке кушыла. Йокы аралаш ул миңа “Астан, торып чык, Астан, торып чык” булып ишетелә. Үрдәкләрне дә яратмыйм.
— Нигә?
Бабай бераз дәшми тора. Алары — “бак” та “бак”. Миңа “Астан, чыгып чап, чыгып чап” булып ишетелә. Җыелышып чакыргач, чыгам инде, көтүче булгач, кая барасың.
Сыгылып-сыгылып көләбез. Чыгып чап дигәннән, шуны да әйтеп узу урынлы булыр. Өлкәннәр сөйлиләр иде: “Бихми (банда башлыгы) белән Астан безнең авылдан чыгып чабып барганда хокук саклау хезмәткәрләре атып алганнар. Бихми шундук үлгән, Астанның ботына тигән. Кошларны яратмыйм дигәне дә аңлашыла. Каз-үрдәкле ихатага кереп кара, шундук шау-шу куба, качкыннар бит төнлә йөргәннәр. Гомумән алганда, әтәч кычкырып, “Бу ихата минеке, кереп йөрмәгез!” дип сөрән сала. Кешегә, бигрәк тә ятларга ташлануы да шуңардан. “Римне казлар коткарган” дигәнне дә тарихтан яхшы беләсез булыр.
Уйлаганыгыз бармы, ни өчен татар әтәчләре “Кикрикүк!” ди, ә урысныкылар “Кукареку!” дип кычкыра. Аерма безнең телләрдә генә түгел. Мәсәлән, француз әтәчләре “Ко-ко-дино!”, японнарныкы — “Кокэ-коко!”, инглизләрнеке хәтта
“кок-а-дудль-ду!”— ди.
Адәм баласы һәрнәрсәдән кызык табу сәләтенә ия. Гап-гади шул “кикрикүк”, буенча Гер­маниянең бер шәһәрчегендә ел саен җырчы әтәчләр ярышы уздырыла. Шундыйларның берсендә бүләккә лаек булган әтәч сәгать эчендә — 92, икенче урынны алганы 82 тапкыр кычкырган. Күп илләрдә сугыш чукмары әтәчләр ярышы да үткәрелә, хәтта махсус токымнар чыгарылган. Ярыш барышында, кызып китеп, алар хәтта бер-берсен үтерергә дә сәләтле.
Кешеләр тарафыннан тавыксыманнар гаиләсенең дүрт вәкиле безнең эрага кадәр үк кулга ияләштерелгән. Алар — күркәләр, япон бытбылдыклары, мисыр тавыклары (цесаркалар) һәм, әлбәттә, безнекеләр. Аларның “әби-бабалары” — кыргый банкив әтәчләре. Борынгы токым булгангадыр, күрәсең, әтәчләр хакында әллә күпме әкият, мәзәк, мәкаль-әйтемнәр туган. Бу башка халыкларга да хас. Менә кайберләре: әтәч — сугышучан кеше, әтәчләр белән — бик иртә, кызыл әтәч җибәрү — ут төртү, әтәч булып кычкыру — кулдагы әйберне саклый алмау, әтәч гомере — кыска гомерле, әтәчләнү — кызып китү һ.б. Әкият-мәзәкләрен сөйли башласаң, басманың урыны җитмәс. Урын-җир, авыл атамалары, кушаматлар — санап бетергесез. Классик әдәбиятка да үтеп кергән. Бер генә мисал: халык шагыйре Әнгам Атнабаевның “Хөббениса әтәче”н белмәүчеләр сирәктер. Быел бу шигырьнең кечкенә юбилее — язылуына 55 ел. Хәтергә төшерү урынлы булыр (кыскартып бирелә):
Ә син — харап! —
Күкрәк киереп йөргән буласың,
Өстәвенә, мактанасың әле,
Янәсе дә, иртә торасың.
“Кикрикүк!” — дип сөрән
саласың да
Эшең бетте! Эшнең калганы
Бахыр тавык җилкәсенә төшә:
Йомырка салу, чебеш каравы...
Ә син көн дә кәҗә сукмагында
Сөйрәләсең, адәм актыгы!
Я, күршенең тавыклары
казмы?
Томшыклары әллә алтынмы?
Шул кәнтәйләр өчен канга
батып
Кайткан идең бит үткән
атнада!
Һаман тәүбә итмәгәнсең икән!
Тавык тавык инде кайда да.
Малны иясенә охшамаса,
Хәрам була, диләр — дөрестер.
Бигрәк Хәтмуллама
охшагансың...
Кит! Күз алдымда торма,
себерке!
...Хөббениса, шулай
тиргәп-каргап
Азгын әтәченә җим сипте.

Шәп бит, әй! Кемнәрдер үзләрен дә таныгандыр әле, шулаймы, егетләр?
Бүген кайбер чыганаклар буенча җир шарында тугыз миллиард тирәсе тавык яши. Язмышлары көнләшерлек түгел — кошчылык фабрикасында кысык чит­лекләрдә көн күрәләр. Табигать саклаучылар белдерүенчә, аларга борылу, канат кагыну өчен ким дигәндә 1,5 квадрат метр урын кирәк, ә фабрикаларда нибары 450 квадрат сантиметр. Бу урын аларга басып тору өчен генә җитә.
Әнгам Атнабаевның “Хөб­бениса әтәче”ннән тагын бер өзек китерим әле.
Хөббениса, әтәченә карап,
Әрнеп-әрнеп болай сөйләнә:
— Тагы күршеләрдә булдың
инде?!
Тагы гөнаһ кылдың, туемсыз!
Үзеңнең бит унбиш тавыгың
бар,
Менә дигән, карап туйгысыз.
Яныңнан бит дер калтырап
кына,
Йомшак басып кына узалар,
Бер чакырсаң, унбише дә килә,
Ни теләсәң — шуңа ризалар,

Безнең тавыклар менә шундыйлар.
Быел — тавык елы, иптәшләр. Татар теленең аңлатмалы сүз­легендә “Әтәч елы” дигән төшенчә юк, ышанмасагыз, ачып карагыз. Монысы — бер. Икенчедән, көнчыгыш календаре буенча так санга бетүче еллар хатын-кыз еллары санала: 1981, 1993, 2005, 2017. Җөп санга бетүче еллар — ир-егетләр елы: 1986, 1998, 2010 2017 елны хатын-кыз елы дидек, ә күпчелек гавам “Әтәч елы” дигән була. Табигатьтә ата тавык булмый. Кайбер тавык үсмер чагында “кикрикүк!” тавышы чыгарырга омтылып карый каравын, ләкин аны тиз арада чалып ташлыйлар. Быелгы көннәрне карагыз — күкләр елый да елый. Бүрекне, чалбарны алдылар, тәмәкебезне тарталар, әйдә, еллары да үзләренә булсын, кимемәбез әле.
Рамил Хәйруллин.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»