Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алыплар һәм кәрләләр, юаннар һәм нәзекләр

05.08: Алыплар һәм кәрләләр, юаннар һәм нәзекләр

Алыплар һәм кәрләләр,  юаннар һәм нәзекләрБу тайпылышларның берсе дә сәламәтлек билгесе түгел.

Күптән түгел Башкортстан телевидениесе шундый сюжет күрсәтте: “Урал” волейбол командасының буйчан бер уенчысын каядыр ярышка очарга җыенганда самолеттан төшереп калдырдылар. Имеш, буе озын, аяклары утыргычлар арасына сыймагач, аларны читкә чыгарып куйган һәм башка пассажирларга комачаулаган. Көләрсең дә, еларсың да шундый хәл белән очрашсаң.


Гигантизм — чамадан тыш буйга үсү. Бу бигрәк тә ирләрдә күзәтелә һәм 9-10 яшьләрдә яисә җенси өлгереш чорында тиз була. Гигантизм гипофизда — эчке секреция бизендә үсеш гормоннары кирәгеннән артык күп булудан килеп чыга. Алыптай гәүдәле булу тиз арада танылу алып килсә дә, алар күпчелек очракта төрле авыруларга дучар һәм кыска гомерле була.
Җир шарындагы иң озын буйлы кеше кем булган? Библиядә телгә алынган Голиаф, кайбер мәгълүматлар буенча, 290 сантиметр булган, диләр. Роберт Уадлоу 1990 елда 22 яшендә вафат булган. Документларда буй озынлыгы 272 сантиметр дип теркәлгән. Хатын-кызлар арасында “чемпионка” — кытайлы Сэн Чуньлин 247 сантиметр булган, 1982 елда 17 яшендә бакыйлыкка күчкән.
Дөньядагы иң кыска буйлы хатын-кыз дип голландияле Полин Мастере таныла. Буе – 59 сантиметр, ул 19 яшендә вафат була. Ирләр арасында шундый ук рекорд 67 сантиметр тәшкил итә.
Австралияле Адам Райнер 21 яшенә кадәр кәрлә булып исәпләнә — буе нибары 118 сантиметр була. Шуннан соң ул кинәт кенә үсә башлый һәм гомеренең соңгы елында буе 237 сантиметрга җитә. Буеның тиз үсүе аны шулкадәр нык җәфалый, ул хәтта урыныннан да тора алмый башлый.
Халыклар да буй озынлыклары белән аерылырга мөмкин. Мәсәлән, Үзәк Африкадагы батутси кабиләсендәге ир-егетләрнең уртача буе — 195 сантиметр. Иң кыска буйлылар да Үзәк Африкада яши — 137 сантиметр. Аларның балалары бер чорга кадәр нормаль үсә дә кинәт туктап кала. Гипофиз дигән биз үсеш гормоны эшләп чыгарудан туктый һәм аның нәтиҗәсе турында белдегез инде.
Бер уңайдан гипофиз хакында да бераз аңлатма биреп китик. Ул кешенең баш миендә урнашкан. Зурлыгы ногыт борчагы кебек, авырлыгы бер граммнан да кимрәк. Ул үсеш гормоннары эшләп чыгара. Гигантизм, кәрләлек, артык симерү гипофиз бизе эшчәнлеге белән бәйле.
Артык симезлек, артык ябыклык та нормаль күренеш түгел. 1987 елда америкалы Уолтер Хадсон дигән кешене ярты тонна авырлыкка исәпләнгән гердә үлчәп карамакчы булалар, нәтиҗәдә гер ватыла, чөнки Хадсонның авырлыгы 545 килограмм тәшкил иткән. Икенче бер америкалы Джон Миннок үлеменең сәбәпчесе аның авырлыгы булган — 635 килограмм! Иң җиңел хатын-кыз — мексикалы Лючия Сарате. 17 яшьлек чагында буе 67 сантиметр булган Лючиянең авырлыгы 2 килограмм 125 грамм тәшкил иткән. Моны “кош авырлыгы” дип йөртәләр.
Көнбатыш модасына, ялтыр тышлы журналлардагы модельләрнең фотоларына, яшәү рәвешенә, 90х60х90 сантиметр үлчәменә, артык ябыклыкка табыну “анорексия” дигән катлаулы психик авыру барлыкка килүгә сәбәпче булды. Анорексия – артык нык ябыклык. Акыллары утырып бетмәгән үсмер кызлар тукланудан бөтенләй диярлек баш тарта, ашаганнарын да көчләп косалар, нәтиҗәдә, кипкән балык кебек корыйлар. Шул хәлгә җиткерәләр үзләрен: хәлләренең шәп түгеллеген аңлап, ризыкланып карыйлар — организм кабул итми. Күзләре сүнә, буыннары тотмый, күремнәре туктый һәм күп очракта психиатрлар, психологлар клиентларына әйләнәләр. Үлгәннәре дә җитәрлек. Табигать тигезлек, гармония ярата шул, “алтын урталык” тәгъбире юкка тумаган. Әгәр йөрәк-кан тамырлары системасы яхшы эшли, эчке органнарың таза, артык авырлыктан буыннарың шешенми, сызламый икән, бил нечкәртәм дип организмны җәфалап диетада утыруның мәгънәсен күрмим. Табигать ничек яраткан — син шундыйсың. Әгәр дә инде тының кыса, йөрәгең кага, кан басымың көн саен сикерә, артрит, артроз җәфалый, шикәр чиренә юлыккансың икән, уйланырга урын бар, ләкин чама белән, диетологлар белән киңәшләшеп.
Авылда яшәгәч, аралашу даирәсе әллә ни киң түгел. Сирәк-мирәк йөрештергәлим, ара-тирә башкалага барып киләм. Таныш кешеләр арасында “диетада утырам” диючеләр очраштыргалый. “Авырый­сыңмы?” — “Юк”. “Кан басымың югарымы, йөрәгең кагамы?” — “Юк”. “Буыннарың авыртамы?” —“Юк”. Сорауларыма шундый җаваплар ишеткәч, мин болайрак шаяртам: “Кайда күргәнең бар синең ябыгам дип чабып йөргән атны, диетада утырган сыерны, бил юкартам дип таган атынган маймылны?” Гадәттә, мондый әңгәмә уртак елмаю, көлешү белән тәмамлана. Чынлап әйткәндә, табигатьне күздән ычкындырмау мөһим. Ябык, арык малны этеп-төртеп, сөзеп йөртәләр, көтү уртасына кертмиләр. Кош-кортлар да шулай, арыкларын чукыйлар. Әйтелгән фикер булса да, тагын кабатлап үтик: алтын урталык кирәк, табигать һәр нәрсәдә тигезлекне, гармонияне хуп күрә. Ата-бабалар болай дигән: “Ходай биргән ризыкны үткәндә ашагыз, вакыты җиткәч, ул аны тартып алыр”.
Мәкаләне күңелсез тәмамламас өчен үзем күреп-ишетеп белгән бер хәл-вакыйганы бәян итеп узыйм әле. Без күрше авылга йөреп укыдык. Көненә ике мәртәбә, кайчагында хәтта дүрт тапкыр юл йөргәч, бер күренеш белән очрашкалый идек. Күрше авылда киномеханик булып эшләүче кәрлә буйлы абзый сөт ташый торган тракторда кино банкалары алып кайта иде. Кире илтә, яңасын кайтара. Буе – бүреге-кепкасы белән метр да егерме булгандыр, кем үлчәгән инде аны. Хатыны белән дә бергә күргән бар иде. Хәләле — капма-каршысы, буйчан. Озын кеше янында кыска буйлы тагын да тәбәнәгрәк булып күренә. Һәм, киресенчә, озын буйлысы тагын да озынрак тоела.
Алар хакында мондый мәзәк сөйлиләр иде. Имеш, абзый, ачуы чыкканда, утыргыч алып килә дә, шуңа басып, хатынын яңаклый икән. Күрше хатыннар әйтә ди: “Ник син, шулкадәр гәүдәң була торып, шуннан суктырасың?” имеш. Теге хатын болай җаваплаган: “Суксын, суксын, ир кеше бит ул!” Дөрестерме бу хәл, юкмы, әллә шаяртып сөйләделәрме — белмим. Ничек кенә булмасын, минем ышанасым килә. Кәрлә ир белән озын буйлы хатын кавышканнар бит — мәхәббәтләре булгандыр, эш буйдамыни? Сез дә шулай яратышып яшәгез!
Рамил Миңнеәхмәтов.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
3-08-2017 :: Дөнья бу...
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
Сәгать ничә? Кичәгечә!
1-08-2017 :: Дөнья бу...
Сәгать ничә? Кичәгечә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»