Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Актайлак” Лондонны яулады

08.08: “Актайлак” Лондонны яулады

УДАТУ командасы “Актайлак” янында.УДАТУ командасы “Актайлак” янында.Бөек Британиядә үткән халыкара ярышта Башкортстан студентлары җыйган “корыч ат” сынауны уңышлы үтте.

Бүген дөньядагы иң яхшы автомобильләр Япониядә, Германиядә, АКШта җыела. Франция, Италия, Швеция дә бу юнәлештә калышмый. Соңгы елларда Кытай да “корыч ат”лар җитештерү буенча алга китте. Шул ук вакытта, Русия автопромы чит илдәге көндәшләре белән ярыша алмый. Шулай да, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Русиядә җыелган автомобильләрнең кайчан да булса янә дөньяда иң яхшылардан санала башлаячагына өмет бар. Үсеп килүче буынның казанышлары мондый фикергә этәрә. Күптән түгел Лондонда “Шелл Эко марафон” бәйгесе үтте. XX гасырның 70нче елларыннан башлап оештырылучы бәйгедә төрле континентлардан 200дән артык команда катнашты. Русия данын нибары ике команда яклады. Мәскәү автомобиль-юл институты һәм Башкортстанның “УДАТУ Рейсинг Тим” командалары чыгыш ясады. Якташларыбыз сынатмады һәм махсус бүләккә лаек булды.


– Бәйге шарты – үзең җыйган болидта бер литр ягулыкта мөмкин кадәр күбрәк ара үтү, – диде команда җитәкчесе Максим Рәҗәпов. – Оештыручылар экологиягә азрак зарар салучы, аз ягулык сарыф итүче “корыч ат”ларга өстенлек бирү­челәрне дәртләндерә. Ярышта билгеле араны ун тапкыр әйләнеп килү өчен 39 минут вакыт бирелә. Стартка дүрт тапкыр чыгарга мөмкин. Беренче көнне бөтен мөмкинлекләрдән дә файдалансак та, максатыбызга ирешә алмадык. “Актайлак” (“Изге аю баласы”) көйсезләнде. Испания вәкилләре ярдәмгә килеп, тиешле запас частьләр белән тәэмин итте. Польша командасы ягулыкка нинди май кушарга киңәш бирде. Ярыш кызу барса да, беркем дә ярдәм кулы сузудан баш тартмады. Беренче урынны Франция командасы яулады. Алар бер литр бензинда 2600 чакрым ара үтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Түземлелек һәм рух ныклыгы өчен” бүләгенә һәм 2500 еврога лаек булдык. Иң мөһиме – тәҗрибә тупладык.
“Актайлак” Лондон трассасында.“Актайлак” Лондон трассасында.Әйткәндәй, “Актайлак”ның рамы – алюминийдан, капотлары карбоннан җыелган. “Хонда gx25” мотоциклы дви­гателенең куәтен арттырып, болидка урнаштырганнар. “ВАЗ” автомобиле җиһазлары да файдаланылган. Нәтиҗәдә, якташларыбыз ярты елда 44 килограммлы, өр-яңа “корыч ат” җыюга ирешкән. Бу максатта 400 мең сум акча тотыныл­ган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшләрнең күпчелеген студентлар үзләре башкарган. 20 кешелек команда сынатмаган. Җитәкче Максим Рәҗәпов белән фәнни җитәкче, УДАТУның эчке яну двигательләре кафедрасы мөдире Рөстәм Еникеев бөтен катлаулы мәсьәләләрне нәти­җәле хәл иткән. Команда капитаны Максим Горшков, бүлек җитәкчеләре Николай Салатов, Тимур Шәймәр­данов, Наталья Романова, Михаил Капитонов та сынатмаган. Пилот Рамил Кәлимуллин зур осталык күрсәткән. Уфа­ның автомобиль-транспорт колледжы студенты Кирилл Шабрин да актив булган.
Якташларыбызга болидны җыю, бәйгегә бару өчен бик күп сынаулар үтәргә туры килгән. Әлбәттә, төп сынау финанслау белән бәйле.
– Уку йорты бүлгән акча болидны җыярга җитте, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Ә бит команданы, җиһаз­ларны Лондонга алып барырга да кирәк иде. Уфаның эре предприя­тиеләрендә, дәүләт уч­режде­ниеләрендә булдык. Чагыштыру өчен, чит ил командаларын “Аирбас”, “Ауди”, “Бош”, “Мишлен” һәм башка корпора­цияләр финанслый. Ко­мандалар, яхшы җиһаз­ланудан тыш, үзләре белән станоклар, 3D-принтерлар, стендлар алып килгән. Килә­чәктә финанслау мәсьә­ләсен нәтиҗәле хәл ителер дигән ышанычта калабыз. Гомумән, “Шелл Эко марафон” бәйгесенә дөнья күлә­мен­дә зур игътибар бү­ленә. Әйтик, Штутгардта “Мерседес-Бенц” музеенда беренче катта бер литр ягулыкта меңнән артык чакрым юл үткән болид урнаштырылган. Лондонда шәһәр­нең барлык эре сәүдә үзәкләренә дә бәйге турында реклама язмалары эленгән. Болидлар урындагы халыкта зур кызыксыну уятты. Ярыш башланганчы ук Лондонда яшәүче бер өлкән абзый “Актайлак”ны сатып алырга теләк белдерде. Ул – чыгышы белән Русиядән. Әлбәттә, аның тәкъдимен кире кактык. Лондон тәҗрибәсе, сабаклары безгә киләчәктә сынатмаска ярдәм итәчәк.
“УДАТУ Рейсинг Тим” командасы киләсе елда да “Шелл Эко марафон” бәйгесенә барырга планлаштыра. Шулай ук, “Формула студент” ярышында да катнашырга исәп тоталар. Русия һәм Башкортстанны дөньяга танытучыларга уңышлар телисе генә кала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
3-08-2017 :: Дөнья бу...
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
Сәгать ничә? Кичәгечә!
1-08-2017 :: Дөнья бу...
Сәгать ничә? Кичәгечә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»