Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

10.08: Хыянәт

ХыянәтСәламәтлек бик шәптән түгел минем. Табиблар күптән инде дәваханәгә кереп ятарга киңәш итсә дә, һаман кичектерә килдем. Авыл кешесе шундый бит ул, үзеннән алда сыерын, кош-кортын, бакчасын кайгырта.

Тәмам саулыкка туймый башлагач кына дәваханә ишек­ләрен ачып керергә мәҗбүр булдым. Дәү сумкамны күтәреп, “Сестра-хозяйка” дип язылган бүлмәне эзләп киттем. Хатын-кызлар яткан бүлмәләр ко­ридорның аргы башында ук булып чыкты, шул якка атладым. Шулчак ир-егетләр өчен тәгаен­ләнгән бер палатаның ишеге ачылып китте. Ишек уемында чәчкәле озын халат кигән юка гына гәүдәле хатын пәйда булды. Мине күреп, кулындагы бәвел тулы “үрдәк”не, нишлә­тергә белмәгәндәй, бер кулыннан икенчесенә күчерде, үзе кызарынып китте, кыенсынды бугай. Кинәт борыныма бик тә сасы ис килеп бәрелде. Тик бу бәвел исе дә, нәҗес исе дә түгел, ә... черегән чи ит исе иде. Танавымны учым белән каплап, адымнарымны шәбәйт­тем. Теге хатын да, гаепле төстә башын иеп, бәдрәф ягына ашыкты.
Мин барып кергәндә дүрт кешелек палатада, чәй эчеп утыручы урта яшьләрдәге хатыннан тыш, башка беркем дә юк иде. Аның белән баш кагып кына исәнләштем дә, тәрәзә янындагы буш караватны сайлап, сумкамны идәнгә куйдым. Буяулары кубып беткән тимер караватны шыгырдатып утырып, сумкадагы әйберләремне тумбочкага тездем. Хан заманыннан калган тумбочка ишеге­нең тоткасы юк иде, аны аягым белән тибеп ябып куйдым. Өс-башымны алыштырып, сумкамны карават астына шудырдым.
Яңа танышым миңа карамый гына тавыш-тынсыз чәй чөмерүен дәвам итте. Мин дә эндәшүне кирәк тапмадым, караватыма сузылып яттым. Монда ауныйсыларым алда әле, сөйләшергә өлгерербез. Күз­ләремне түшәмгә төбәп ята бирдем. Кыш булгач, санап ятарга чебеннәр дә юк. Ходаем, озын көннәрне ничек үткә­рермен. Мин бит авыл хатыны, бер минут та эшсез утырганым юк.
Күршем дә ни эшләргә белми, ахры, минем шикелле карават шыгырдатуын дәвам итә. Ярый, бераздан буш кәстрүлгә тимер калак белән сугып, кичке ашка дәштеләр. Савыт-сабаларыбызны тотып, сүзсез генә аш тарата торган бүлмәгә юнәлдек. Аш дигәч тә, әллә нинди байлар сые түгел икән: мин күралмаган борчак боткасы да бер стакан сөтсез чәй. Аның каравы, ипине күпме теләсәң дә алырга була. Үзәгем көйгәнлектән, мондый кара ипи белән дус түгелмен, алай да бер кисәк алдым. Ризыкларыбызны күтәреп, палатага әйләнеп кайттык.
Ниһаять, безгә танышырга вакыт җитте бугай. Инде суына башлаган тәмсез ботканы калак очына гына эләктереп каба-каба, исемнәребезне әйтештек. Ниса район үзәгеннән кырык чакрымлап ераклыкта урнашкан төпкел авылдан икән. Авылы­ның атамасын да әйтте, тик аны ишетеп кенә белгәнгә, моңа әллә ни әһәмият бирмәдем, истә дә калдырмадым. Шуның белән әңгәмәбез төгәлләнде. Бер-бер артлы чыгып, савыт-сабаларыбызны юып кердек тә тагын урын өстенә аудык. Дәвалау курсы иртәгә генә башланганлыктан, мине уколга чакыручы да булмады.
Икенче көнне иртән тагын ашарга чакырдылар. Бу юлы сыек кына манный боткасы, сөтләп ясалган чәй янына бәләкәй генә булка да бирде­ләр. Кыйшайган аяклы өстәл артына утырып, бер дә ашыйсы килмәсә дә, тавыш-тынсыз гына тәгамләнеп алдык. Мин үзем кешеләр белән аралашырга яратам, эшем дә шундый. Мондагы сәер тынлык җанымны тәмам кимерә башлаган иде инде.
Бераздан процедураларга чакыру ишетелде. Чиратка тезелеп баскан йокылы-уяулы халык бераз лыбырдашып алды да тагын тынып калды. Уколдан соң палатама кермәдем, коридор буйлап атладым. Зал кебегрәк бер бүлмәдә аклы-каралы телевизор тора, берничә авыру кино карый. Утырырга урын булмагач, кире әйләнеп кайттым. Вакытны уздыра алмыйча интеккәнемне күрептер инде, Ниса ирләр палатасыннан берничә гәзит-журнал алып керде. Кулдан-кулга йөртелеп, инде тузып беткән бу басмалар әллә кайчангы булып чыкты. Нишлисең, актарып булса да утырырга туры килде.
Икенче көнне дә безнең палатага беркемне дә салмадылар. Авылларда сугым чоры шул, халыкның эше тыгыз. Минем шикелле чарасызлыктан гына киләләр бу вакытта хастаханәгә. Бәдрәф коридор­ның икенче башында, шуннан кайтканда янә теге хатынны очраттым. Тагын гаепле кешедәй башын иеп узып китте. Ачылып калган ишектән коридорга янә сасы ис таралды. Кыюлыгымны җыеп, эчкә күз салдым. Палатада нибары ике карават тора. Түрдәгесендә, нурсыз күзләрен түшәмгә төбәп, галәмәт олы гәүдәле бер ир ята, үзе туктаусыз ыңгыраша, күрәсең, авыртынуларына чыдарлык түгел. Хатын, минем карашымны тоептыр инде, борылып килеп ишекне тизрәк ябып куйды. Ирнең иңрәп ыңгырашуы ябык ишек аша да ишетелә иде.
Мин палатама әйләнеп кайттым. Болай сөйләшмичә күпме утырырга була! Нисага сүз каттым. Ул бит күптән монда ята, бәлки, теге ир белән хатын турында ни дә булса беләдер. Ул соравымны җавапсыз калдырды, мин дә аны ашыктырмаска булдым. Берни дә белмим, дип әйтмәде бит. Хәтсез вакыт узгач, сөйләндереп булмас моны дип уйлап, урынымнан кузгала башлаган идем, Ниса телгә килде:
– Минем авылдашлар алар. Сез уйлаганча, ир белән хатын – закунный, – дип куйды.
Мин чак көлеп җибәрмәдем. Ир белән хатын булгач, басым ясап әйтмәсә дә законный була бит инде. Ниса янә тынып калды.
– Шуннан? – дип сорадым, тавышымны күтәрә биребрәк.
Ачуым чыга башлады, яратмыйм әкреннәрне. Тик мин ашыктырудан гына Ниса үзгәр­мәячәк, барыбер шул элеккечә булып калачак. Миңа хәзер аңа җайлашырга гына кала. Аннары, кая ашыгырга, көн безнеке бит. Бу тизлектә сөйләсә, кич җитәчәген аңлап, мендәремне карават башына сөяп куйдым да, шуңа аркамны терәп, тыңларга әзерләндем.
– Алар минем авылдашлар, – дип, янә кабатлады Ниса.– Мирас – минем сабакташым, ә Хәдичә бездән өч сыйныф түбән укыды. Мираслар нәселе белән көрәшчеләр. Атасы да, бабасы да сабантуйлардан тәкәсез кайтмадылар. Күргәнсез бит, яман олы гәүдәле ул. Аңардагы көч-гайрәт мәңге бетмәс кебек иде. Безнең авылның бөтен кызлары гашыйк иде аңа.– Тик ул кызлар артыннан чапмады, бар белгәне спорт, яратканы – көрәш булды. Мәктәптә укыганда ук югары дәрәҗәләргә иреште, күпсанлы кубоклар яулап, мәктәбебезнең данын күтәрде.
Аннары өч ел буе ил чик­ләрен саклады. Бик яхшы хезмәт иткән дип сөйләделәр. Хәтта армиядә калырга үгет­ләгәннәр, тик ул ризалашмаган. Авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Агроном һөнә­ренә ия булып, авылыбызга эшкә кайтты.
Күп тә үтми, бөтенесен аптыратып, чибек кенә гәүдәле Хәдичәгә өйләнеп куйды. Араларында олы мәхәббәт булгандырмы, әйтә алмыйм, әмма Хәдичә бик күндәм хатын булып чыкты. Ә ирләр өчен андыйлар бик кулай. Матур гына итеп яшәп киттеләр, йорт салып, башка чыктылар. Тик балалары булмады. Мәктәп белеме белән генә калган Хәдичә конторада җыештыручы булып эшләде. Иртә-кич кенә бара да көне буе өйдә тора. Ире кайтуга өстәл тулы сый-нигъмәт, маллар караулы, өй җыештырылган. Мирас көннәр буе басудан кайтып керми. Ә кышын агрономнар әллә ни майтармый, төп эшенә өстәп, профсоюз җитәкчесе итеп куйдылар. Менә шул көннән башлап ир бик актив булып китте. Сәхнәгә дә менә башлады. Баксаң, ул оста гына җырлый да икән. Билгеле, спортны да ташламады.
Ишетеп беләсездер, концертлардан соң табын оештыру — гадәти хәл. Сыйланмагач та, бушлай эшләп йөрергә башка тай типмәгән әле, дип уйлый бит ул безнең халык. Моңарчы эчемлекне иснәп тә карамаган Мирас та ару гына төшерә башлады. Йомыкай Хәдичәнең җыр-биюгә һәвәслеге булмагач, килсә килә клубка, килмәсә – юк.
Мирас бетмәс-төкәнмәс концерт-фестивальләрдә йөргәндә күрше авыл клубында худрук булып эшләүче Рәүфә белән бутала башлады. Бу турыда Хәдичәгә җиткерүчеләр була, тик ул моңа ышанмады. Ничек инде, авыл җире өчен зур гына урында эшләүче сөекле ире аңа хыянәт итсен?! Аннары, ул бит гел кеше күзе алдында. Башларында юньсез уй йөрт­мәгәннәр үз ярлары турында да начар фикердә булмый шул. Мирас та, еш кына соңлап кайтса да, үз түшәгендә йоклый бит.
Көн артыннан көн үтә торды. Баштарак, бу хәлләргә аптырап, үзара гына чыш-пыш килгән, азак Мирасны ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән авыл халкы да тора-бара боларга кул селтәде: үзләренә ошагач, яшә­сеннәр шулай. Кеше гаи­ләсенә тыкшынып, үзең гаепле булып калуың да бар.
Тик, һәрнәрсәнең чиге бул­ган кебек, бу вакыйга да фаҗига белән тәмамланды. Моннан бер айлап элек Мирас, гадәтенчә, төн уртасына чаклы сөяркәсе янында булып, җәяүләп кайтырга чыга. Юлында чана таккан трактор очрый. Кулын күтәреп туктата да йөкле чанага үрмәли. Нишләп кабинага утырмагандыр, Ходай белсен. Язмышы шулай кушкандыр инде. Башы да эшләмә­гәндер, исерек булган бит. Күп тә үтми егылып төшеп, авыр чана астында кала. Тракторчы егет бу хәлне күрми, алга баруын дәвам итә. Авылга кергәч, өе янында сикереп төшеп калгандыр дип уйлап, тракторны гаражга куя. Аңсыз яткан иргә ниндидер үткенчеләр тап була, хастаханәгә дә шулар китерә. Тик ул хәзер адәм булырлык түгел инде. Бөтен гәүдәсе хәрәкәтсез. Калганын үзегез беләсез...
Икебез дә авыр сулап куйдык. Башкача бу турыда сүз кузгатмадык. Ул төнне мине йокы алмады. Ниса да таңга таба гына йоклап китте шикелле.
Икенче көнне хастаханә ишеге төбенә “ашыгыч ярдәм” машинасы килеп туктады. Таза гәүдәле берничә санитар, ах та ух килеп, Мирасның хә­рәкәтсез гәүдәсе салынган носилканы көч-хәл белән кертеп урнаштырдылар да, тирләгән маңгайларын сөртә-сөртә, аның янәшәсеннән урын алдылар. Шапылдап ишек ябылды. Шофер бөршәеп басып торган Хәдичәгә кул изәде, үз янына кабинага утырырга кушты. Хастаханәнең бөтен тәрәзәлә­реннән дә дистәләгән пар моңсу күзләр аларны озатып калды. Бәлки, миңа шулай тоелгандыр гына.
Машина кузгалып китүгә санитаркалар, укшый-укшый, сасы ис сеңгән диварларны, ишек-тәрәзәләрне порошоклы су белән юып чыгардылар, ачып җилләттеләр. Тик андый исне тиз генә бетереп буламы соң инде. Безнең борыннар моңа күнсә дә, яңа кергән пациентлар бу палата кырыннан хәтсез вакыт танауларын кап­лап үтеп-сүтеп йөрделәр.
Мин басынкы Ниса белән дуслашып киттем. Әйбәт, тыйнак хатын булып чыкты ул.
Бу вакыйгадан соң әллә күпме сулар акты. Инде без дә картайдык. Тик билдән түбән өлеше череп таркала башлаган ирен кадерләп, калактан ашат­кан-эчергән, бөтен авыртынуларын үз йөрәге аша үткәргән, аның центнерлы гәүдәсен көч-хәл белән шудырып, астын тазарткан, юындырган үтә дә арык гәүдәле, шәүлә шикелле караңгы чырайлы, үз эченә бикләнгән Хәдичә исемле гади авыл хатыны һаман күз алдымнан китми...
Азак Нисадан ишетүемчә, иреннән калып озак яшәмәгән ул. Юньсез ирен яратуы шулкадәр көчле булганмы, аның хыянәтен күтәрә алмаганмы, белмәссең...
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА.
Миякә районы,
Шатмантамак авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
3-08-2017 :: Дөнья бу...
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
Сәгать ничә? Кичәгечә!
1-08-2017 :: Дөнья бу...
Сәгать ничә? Кичәгечә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»