Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дүртөйле детективы

28.02: Дүртөйле детективы

Дүртөйле детективы...Дүртөйле районы милициясе хезмәткәре Лифат Фәхртдиновка бу юлы җинаятьчене 15 көн буена эзләргә туры килде. Ниһаять, хокук сакчысы максатына иреште: кеше үтерүченең эзенә төшеп, меңләгән чакрымнар үтеп, аны Казахстанда кулга алды.


Йорт бусагасын атлап кергән ирен Фәүзия, һәрва­кыт­тагыча балкып каршы алды. “Ярты ай кайда югалып йөр­дең?” — дип үпкә дә бел­дер­мәде, йөгереп табын әзерли башлады. Аның җитез хәрә­кәтләренә сокланып карап утырган Лифат: “Хатыннан уңдым. Дөньяны гөл итеп тота, ике малайны да менә дигән итеп тәрбияли. Үзем эш дип өйгә кайтып та керә алмыйм шул”, — дип уйлап куйды.
Чәйләрен эчеп тә бетерә алмадылар, телефон шалтырады.
— Фәридә Кудашеваның күлмәген урлаганнар! — дип хәбәр салды чыбыкның теге башыннан тыны беткән адәм. Исмаел авылыннан шалтыраталар иде. Баксаң, анда Фәри­дә Кудашеваның концерты үткән икән. Чарадан соң, җырчыны, тамак ялгарга дип, колхоз ашханәсенә чакырганнар. Шул арада кемдер, артистлар килгән автобусның тәрәзәсен ватып, Кудашева­ның чемоданын чәлдергән. Иртәгә җырчыга Дүртөйледә чыгыш ясарга кирәк, ә аның бер генә сәхнә киеме дә калмаган.
Лифат Карам улы шунда ук Исмаелга юл тотты. Барганда әлеге эшне кем булдырырга мөмкин икәнлеге хакында баш ватты. Тәҗрибәле милиционер тирә-яктагы хулиганнарны ишетеп кенә түгел, күреп белә, тегеләр дә кырыс закон сакчысыннан дер калтырап тора иде. Уйлый торгач, бу җинаятьтә Шайтан кушаматлы кешенең катнашлыгы булуы мөмкин дигән фикергә килде. Авылдашларының әй­бер­ләрен урлау дисеңме, сарыгын суюмы — берсеннән дә чирканып тормый иде ул. Хөкем ителгәне дә бар, барыбер бүреккә салган бүре баласы сыман, үз урманына карый.
Көтмәгәндә ихатасына Фәхртдинов килеп кергәч, Шайтан каушап калды, үзен үтәли күргәндәй үткер карашы астында теле көрмәкләнде. Җитмә­сә, Фәхртдинов: “Үзең генә урламагансың әйбер­ләрне, кая әшнәң?” — ди. Шайтан сөйләп бирде барысын да, абзар артындагы салам өеменә яше­релгән чемоданны да чыгарды.
Әйберләренең шулай тиз табылуына и сөенде дә соң Фәридә Кудашева! Фәхрт­диновка кичен Дүртөйледә үтәсе концертына чакыру тапшырды. Фәүзия, концертка барабыз дип, үзенең иң матур күлмәген, Лифатның кара кос­тюмын шифоньердан тартып чыгарды. “Ичмасам, гомер эченә бер парлашып йөреп кайтыйк әле кеше арасында!” — дип шатланып сөйләнде.
Тик бара алмадылар. Шул көнне Әңгәсәк авылында бер өйгә ике билгесез адәм кереп, үзен үтерә язып кыйнап, бөтен булган затлырак әйбер­ләрен төяп чыгып киткәннәр, дигән хәбәр алды Лифат Карам улы. “Кайнар эз” буенча җи­нать­челәрне эләктерү тизрәк икә­нен белгән милиционер кичек­мәстән юлга чыкты...
— Шулай үтте инде гомер, — ди, хатирәләренә бирелеп, отставкадагы милиция майоры Лифат Фәхртдинов. — Өйгә кайтып кереп булмады, бала­ларымның ничек үскәнен дә күрмәдем дисәң дә ярый. Ярый әле Фәүзиям акыллы, сабыр, тугры хатын булды. Аңардан бер битәрләү сүзе ишетмәдем. “И, әтисе, эшең авыр, хәвефле, үзеңне саклап кына йөре инде берүк”, — дип, үбеп озатып калыр, ихлас елмаеп каршы алыр иде. Шундый ышанычлы тылым булганга, бөтен сә­ләтемне, көчемне яраткан эшемә бирә алдым. Уңыш­ларымның барысында да Фәүзиямнең өлеше зур.
Дистәләгән медальләргә, “Милиция отличнигы” дигән югары исемгә, хәтта Хезмәт Кызыл Байрак орденына лаек булган Лифат Фәхртдинов адәм баласына үзен бәхетле тояр өчен күп кирәкми дип исәпли.
— Сәламәтлегең, гаиләң ныклы булса, хезмәтең белән җәмгыятькә кирәкле, файдалы икәнлегеңне белсәң, шул җитә, — ди. Язмышыннан канәгать ул. Милициягә эшкә үзе теләп килә. Кара диңгез флотында хезмәт итеп кайткан егетне райкомга чакыралар, ә ул анда ике генә ай эшли дә: “Кәгазь актарып утыру ир-егеткә килешми, хатын-кыз шөгыле бу”, — дип, хокук сакчылары сафына басарга карар кыла.
— Милиция формасы кигән көн бүгенгедәй хәте­ремдә. Бу вакыйга 1965 елның 24 ию­нендә булды, — дип сөйли Лифат Карам улы. — Мине участок милиционеры вәкаләт­ләрен вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләделәр. Иске Баеш, Мәскәү, Өчбүлә, Яңа Кәңгеш авыл Советларында тәртип саклауны йөкләттеләр. Район үзәгеннән туган авылым Илдуска данлыклы участковый Баһаветдин Бакиров утыртып алып кайтты.
Иртән шатлыклы бер дулкынлану хисе белән уяндым. Юынырга дип ихатага чыккан идем, капка төбенә рәис урынбасары Сәетзадә Тимербаев килеп туктады. “Иптәш милиционер, син йоклаганчы, авыл­дашыңның бер йөк бүрәнәсен урлаганнар”, — ди. Тиз генә чыгып киттек. Эзгә төштек. Арба авыр, җиргә бата-бата барган. Урланган бүрәнәләр табылды, ә менә җинаятьче гаебен танырга теләми. Мин аңардан сорау алам, ә ул мыскыллы елмаеп утыра. Рәис урынбасары миңа нидер пышылдый. Ниһаять, нәрсә ки­ңәш итүен ишеттем, аңла­дым. Сорау алу вакытында күңе­лемдә җыелган бөтен ачуым белән өстәлгә китереп суктым. Андагы кара савыты түшәмгә кадәр сикерде, фанер өстәл урталайга сынды. Бу кадәрле булыр дип көтмәгән идем, югалып калдым хәтта. Ә җинать­ченең теле чишелде. Ул сәгать ничәдә, кем белән бүрәнәләрне урлавын бәян итә башлады. Беренче чирканчык алуым шулай булды.
Лифат Карам улына бер­кетелгән авыл Советларында бер генә ачылмаган җинаять тә калмый, алай гына да түгел, җәмәгать тәртибе күзгә күренеп яхшыра. Район милициясе начальнигы да моны күрә, шуңа сәләтле егетне җинаятьчеләр эзләү бүлегенә башта —хезмәткәр, аннан җитәкче итеп тәгаенли. Фәхртдинов исә ышанып тапшырылган эшне бөтен күңелен салып башкара. Закон бозучыларны кулга алу өчен нинди генә рольгә керергә туры килми аңа! Бервакыт кеше үтерүченең урманда яшеренеп ятуын белеп калгач, авыл агае кыяфәтенә кереп, бер атна тирләп-пешеп печән чапса-чаба, тегене эләктерә бит. Кирәк чакта, фотографмын дип, муенына фотоаппарат асып, өйдән-өйгә кереп йөреп тә җи­наять­ченең эзенә төш­кәне була.
Гомерем буе намусыма тап төшермәдем, шуңа олыгайган көнемдә райондаш­ларымның ихтирамын тоеп яшим, — ди Лифат Карам улы. — Урамда исәнләшми узган кеше юк.
— Кырыс күренсә дә, үзе бик игелекле кеше ул Лифат, — ди Фәүзия Фәхретдин кызы. — Бер елны авариягә эләктек. Юл читендә туктап торганда, өстебезгә бер автомобиль килеп менде. Руль артындагы яшь ир исерек булган. Ике­безнең дә аяклар сынып, озак кына дәваханәдә яттык. Әлеге ирне 6 елга төрмәгә утыртам дип, прокурор бик теш кайраган иде дә, Лифат аны иректә калдыруны үтенеп сорагач, ниятеннән чигенде. “Яшь кеше ялгышкан, гаиләсе, ике баласы бар, өстәвенә, фатирга чираты килеп җиткән. Ирне хөкем итсәң, гаиләсе — күпме көткән торыр урынсыз, уллары әтисез кала. Төрмә кешене төзәтми ул”, — диде Лифат. Мин дә каршы килмәдем. Безне таптатучы ир бүтән беркайчан да исерек килеш руль артына утырмады, гомер буе алдынгы шофер булды.
Улларыбыз Ришат белән Мират та әтиләре үрнәгендә кешелекле, тәртипле булып үсте. Икесенең дә матур гаи­ләләре бар, эшләгән урыннарында мактаулы, Аллага шө­кер!
Фәүзия белән Лифат Фәх­ртдиновлар икесе дә бер көнне — 19 августта туган. Быел бергә яшәүләренә 50 ел тула.
— Лифатка мин 7 ел дуслашып йөргән егетемне ташлап кияүгә чыктым. Язмыштыр инде. Армиядән кайткан кыю морякның ни арада күңелемне яулавын үзем дә сизми калдым, — дип елмая Фәүзия апа.
— Ә мин сине, зәңгәр күзле, кара чәчле матур кызны, бер күргәч тә, минем хатыным булачак дип уйладым, — дип җаваплый аңа Лифаты. — Яшьлегем таңында сине очратуыма бүген килеп кат-кат сөенәм.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күгәрчен сөте”
27-05-2017 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!
Ак машинаны ат күрәме?
11-05-2017 :: Дөнья бу...
Ак машинаны ат күрәме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»