Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Мортаза “җомга”лары

30.09: Мортаза “җомга”лары

Мортаза “җомга”ларыАвыл халкының рухын күтәрүдә аларның әһәмияте зур булды.

Миякә районының Тамьян-Таймас авылы. 60нчы еллар башы. Кешеләрнең икмәккә тиенә башлаган мәле. Халык колхозда, үз хуҗалыгында дәртләнеп эшләп йөри. Әмма кыенлыклар да байтак: газ, электр, радио юк. Караңгы төннәрдә авыл югалып кала. Керосин лампасының тәрәзәләрдән төшкән саран сары нурлары гына биредә тормыш барлыгына ишарәли.


Өлкән һәм урта яшьтәге ир-ат клубка сирәк бара. Көзге, кышкы озын кичләрдә алар Мортаза “җомга”сына җыелыша. Бирегә тарих, борынгы ри­ваять­ләр, җыр-моң, бәет, мөнәҗәт тыңлар­га киләләр. Җырлашып та алалар, үзебездәге һәм дөньядагы хәлләр турында гәпләшәләр. “Җомга” буласы көнне хуҗабикә Камал апа идәннәрне сары гәрәбәдәй итеп юа, өйне чистарта, тәртипкә китерә. Идәнгә асалы паласлар җәя. Караңгы төшкәч, хуҗалар “чакырылмаган кунаклар”ны якты йөз белән каршылый.
“Җомга”ның мие, йөрәге, җаны — Мортаза абый. Җор сүзле, ачык, күңелчәк. Борынгыларны һәм авыл тарихын яхшы белә. Алдынгы, тырыш, гади колхозчы. Төзүче, ындыр табагы һәм келәт мөдире, сыйфатны тикше­рүче... Зирәк, откыр шәкерт дини һәм дөньяви дәрес-ләрне бик тырышып үзләш­тер­гән. Аңа җитүче булмаган. Ул гы­намы?! Белемен баету өстен­дә гомер буе эшләгән. Әдә­бият һәм заман сулышы белән кызыксынган. Без белгәндә дә “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны”, районның “Ленин байрагы” гәзитләрен, “Агизел” һәм башка журналларны алдырып укып бара иде.
Мортаза абый Акмулланы бик хөрмәтли, аның шигырьләрен яттан артистларча сөйли иде. Бу юлы да шулай була.
— Шушы нигезгә үсмер шә­керт Мифтахетдин Мәнәвез­тамакта укыганда килеп йөргән, картәтием Аллаяр белән дус бул­ганнар, — диде.
Сүзгә күпне белгән-ишеткән өлкән­нәр Фәррах, Илһам, Кыям Базаровлар, Исмәгыйль һәм Батыр Аллаяров­лар кушыла. Әдип­нең авыр балачагы хакында ише­теп белгән хәл­ләрне искә алалар.
Мортаза абый калын амбар кенәгәсенә мөһим вакыйгаларны теркәп бара: кем туган, үлгән, армиягә киткән, өйләнгән, кияүгә чыккан. Кенәгәнең икенче яртысында — Акмулла шигырь­ләре. 70нче елларда бабайның Уфа галимнәре белән Акмулла турында озын-озак сөйләшеп торганын хәтерлим.
Мортаза Аллаяров Акмул­ла­ның түбәндәге юлларын бик яратып укый иде:
Яхшыны сүккән белән
аты китмәс,
Яман сүзнең
күңелдән даты китмәс,
Саф алтынны нәҗескә
буяу белән
Нәҗес китәр,
алтынның заты китмәс.
Намус һәм җаһиллек, бозыклык һәм гаделсезлек турында моннан да үтемлерәк әйтеп буламы?
Сүзгә укытучы Фәрвәҗ Базаров кушыла:
— Акмулла шигырьләрендә Туган илгә мәхәббәт, аның белән горурлану тойгысы көчле. Илне кайнар сөю хисе Акмулладан соңгы әдипләр иҗатында тагын да көчлерәк яңгырады. Менә Фатих Кәримнән дүрт кенә юл:
Үзең турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Муса Җәлил, Мостай Кәрим, Кадыйр Даян иҗатында патриотик тема шулай ук югары дәрә­җәгә күтәрелә.
Бер “җомга”да бездә берничә “чит ил кунагы” да (Мортаза абый аларны шаяртып шулай дип атый) килде. Аларның берсе Рәшит Имашев иде. Казан сән­гать училищесы укучысы. Биш­бү­ләк районының Азнай авылында туып, Миякәдәге Ислам­гул­да үскән. Нәселләрендә күре­некле кешеләр бар. Булат Имашев — талантлы актер, режиссер, Башкорт академия драма театры директоры булган кеше. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Аның тормыш иптә­ше Галия Имашева — шул ук театрның рәссамы буларак зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес.
Рәшит ул вакытта чандыр, ябык, спортчыларга хас килеш-килбәтле, кара-кучкыл йөзле иде. Ярдәмчел. Кешеләр аңа тартыла.
Уфада аның бик бай картиналар күргәзмәсе оештырылган. Анда фронттагы солдатлар, тыл хезмәткәрләре, зур авырлыклар кичергән сугыш балалары сурәтләнгән.
Рәшит туган якка изге ният белән кайтып төшкән: Акмул­ланың портретын язарга! Ислам­гул — Азнай — Туксанбай — Тамьян-Таймас — Янәби-Урсай арасында велосипедта җилдерә, әдипнең прототибын эзли. Һәм ахырда тапты ул аны. Акмуллага багышланган “Соңгы намаз” картинасын язды.
Рәшит Имашев Башкорт­станның атказанган, Татарс­тан­ның халык рәс­самы иде. 2007 елда вафат булды.
Тагын бер кунак – район үзәге клубы мөдире, безнең тирә халыкның яраткан артисты Гыйззәт Габбасов. Сугышның беренче көненнән ахырынача дошманга каршы аяусыз алышкан. Байтак орден-медальләр белән бүләкләнгән. Аңардан сугыш турында сөйләвен сорадык.
— Сугыш башланасы көндә мин Белоруссиянең Пинск хәрби аэродромында метеоролог буларак үз эшем — һава торышын күзәтү белән мәшгуль идем. Күк йөзен болыттай каплап алган “юнкерс”лар, “мессершмидт”лар вокзалларга, торак йортларга берөзлексез 1000-1800әр килограммлы бомбалар ташлый башла­­дылар. Меңнәрчә кеше­нең фаҗи­гасе шаһитымын. Дош­манның көче безнекеннән бик күп тапкырга артык булганлыктан, аны туктату мөмкин түгел иде. Ярый әле хатыныма шалтыратып өлгердем. Ул качаклар төркемендә ике тәүлек җәяүләп фашистлардан көнчыгышка таба качты. Бер атнадан гына туган тупсасына кайтып егылган. Без­нең аэродромга фашистлар бомба ташлап, самолетларны кыйратып салды. Берсе дә очарга өл­герә алмады. Безнең полк урман, сазлыкларга чигенергә мәҗ­бүр булды. Бер елга якын камалышта көрәштек. Белорус­сиядә урнашкан безнең стратегик фронт кыйратылды: 44 полкның 20се бөтенләй юк ителде, 20се 30дан 90 проценткача сафтан чыкты. 418 мең солдат һәм офи­церның 341 меңе үте­релде, яраланды.
...Почмакта мендәргә таяна биреп батыр яугир, тома сукыр Кыям Базаров утыра. Йөзендә бик күп җәрәхәт эзләре. Сталинградтагы “Красный Октябрь” металлургия комбинаты өчен барган бер бәрелештә мина ярчыклары күз алмаларын алып очырган. Һәрчак кара күзлек киеп йөри.
Төшенкелеккә бирелгән, сукыр килеш яшәүнең мәгънәсен тапмаган яугир госпитальнең дүр­тенче катыннан сикермәкче була. Хатынының җы­лы хаты аны бу адымнан коткарып кала. Икенче сыйныфта укыган кызы Сәтирә әнисе язган хатка болай дип өс­тә­гән: “Кадерле әтием, язлар җиткәч, көннәр җылыткач ямьле Дим буйларына төшәрбез, мин сиңа чәчәкләр, күбәләкләр, сандугачлар турында сөйләр­мен”.
Башыннан, тәненнән 39 ярчык чыккан. Озак еллар сызланды, газапланды. Шуңа карамастан, кызык сүз­ләр әйтеп, “җомга”чыларны көлдереп тә ала торган иде. Ветеран авылдашларының җылы мөнәсәбәтен тоеп яшәде. Колхоз аңа даими рәвештә матди яктан ярдәмләште. Ул үзе дә тик утырмады: уракның башыннан ахырынача ындыр табагында ашлык җилгәргечне кул белән әйләндерде.
“Җомга”чылар Мортаза абый­ның кунакка кайткан бертуган сеңлесе Әкълимә белән дә әңгәмәләштеләр.
— 16 яшемдә туган авылыбызда яшелчә бакчасы бригадиры итеп тәгаенләгәннәр иде, — дип башлады ул сүзен. — Бик тырышып эшләдек, яшелчә ишелеп уңды. Ач балаларга һәркөн төшке аш әзерлиләр иде. Моның өчен халыктан аерткан сөт җыя, кишер һәм чөген-дер яфрагы, балтырган алып кайта торган идек.
Ике елдан соң комсомол юлламасы белән Сталинградны хәрабәләрдән күтәрергә китеп бардык.
...Паровоз пар болытлары бөркеп, чәрдәкләнеп ярылган юан тирәк турылыгында туктый. Товар вагоннарына төялешеп, Башкортстан яшьләре шәһәрне аякка бастырырга килеп төшә. Коточкыч сугыш эзләре калган Сталинградны Әкълимә үз күз­ләре белән күрә. Үзәк мәйданга якын тукталып калган җимерел­гән, яньчелгән, тәрәзәләре челпәрәмә килгән 25-30 трамвай, троллейбус тора. Тау-тау кирпеч, бетон, пыяла ватыклары. Ара-тирә карарга чиркангыч “карачкылар” сафы үтә. Болар — әсирлеккә эләккән фашистлар. Байтагы башларына шәл ябынган, бөршәйгәннәр, кырынмаганнар, йөзләрен шеш баскан, ике аякта ике төрле кием, көч-хәл белән йөргәннәре дә бар. Коточкыч күренеш! Сугыш башындагы кебек авыз гармунында уйнамыйлар, шоколад ашамыйлар, шнапс эчмиләр.
Әкълимәләрне, әле генә Башкортстаннан килеп төшкән 200 кызны, такталардан корыштырган баракка урнаштыралар. “Буржуйка”лар җы­лытса да, дымлы, салкын, иртәләрен бөтен тәнне калтырата.
Шулай да яшьләрнең кәефе күтәренке, чөнки Сталинград җиңү вәгъдә итә. Алты ай ярым барган сугышта дошман көчлә­ренең дүрттән бер өлеше юк ителгән, миллион ярым солдаты, офицеры үтерелгән, яраланган, әсир итеп алынган.
Алда — апрель, май, җиңү, туй. Әкълимә апаның хыялы тормышка аша. Үзе белән бергә эшләгән авылдашы, балта остасы Кәррамуллага кияүгә чыга. Бик әйбәт ике ул үсте­рәләр. Әкълимә апа Герой-шәһәр­ләрдә үткәрелгән төзүчеләр ярышларында, ир-атлар белән ярышып кирпеч салып, еш кына җиңеп чыга.
“Җомга”чылар авыл тарихына да байкау ясый. Фәррах, Ил­һам, Фәрвәҗ, Кыям Базаровлар, Ниг­ъ­мәтҗан Гилдин һәр­кай­сы яңа­лык сөйли...
Ватан хакына утлар-сулар кичкән яугирләрне, фидакарь тыл солдатларын, тарих, шигърият белән мавыккан, аракы эчмичә генә җырлашып утырган, игелекле, кадерле өлкән буынны сагынып искә алам.
...Төн уртасы җитә. Табигать моңны һич кызганмый биргән талантлы яшь җырчы Шәңгәрәй Аллаяров “Урал”, “Кара урман”, “Буранбай”, “Зөл­хиҗә”не тетрән­дерерлек итеп суза. Күренекле җырчы булыр, зур сәхнәләрдә балкыр, дип өмет итә идек. Кызганычка каршы, озакламый ул йөрәк авыруыннан вафат булды.
“Җомга” кебек чаралар бо­рын­гы­ларның рухи җәүһәрләрен саклап калуда зур роль уйнаган­дыр.
Ким Садыйков.
Кыргыз-Миякә авылы.





Басып чыгарырга



Хөррият корбаннары
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Хөррият корбаннары
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
19-06-2018 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»