Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Үзебезнең үк бәлешләр белән сыйлады...”

30.12: “Үзебезнең үк бәлешләр белән сыйлады...”

“Үзебезнең үк бәлешләр белән сыйлады...”— Эх... Яшьлектә Яңа ел бәйрәмнәре дә башкачарак иде. Әлеге кебек табын артында гына түгел, урамда, уйнап-көлеп, җырлап-биеп үткәрә идек бәйрәмнәрне, — ди яшәгән авылын атарга теләмәгән, әмма сөйләшүдән баш тартмаган Мәрьям апа. Ихлас тыңлаучы табылгач, өч елда булган тарихны искә төшереп алдык.

Беренче Яңа ел
Фуат абыйның туган көне — 1 гыйнварда, шуңа күрә туган көнне дә, Яңа елны да бер көнне үткә­рәбез. Безнең компа­ниядә: Мөхәммәт белән Әлфия, Ранис белән Әлфия, Әскать белән Әдгыя, Риф белән Люция, ирем белән мин hәм Люция. Бу юлы Фуат абыйның юбилее булганга (30 яшенә җыелдык, ахрысы), Яңа елны Фуат абый белән Минзәлә апаларда каршыларга булдык. Яңа ел да каршылагач, без барыбыз да берәр нәрсә пешереп алып килә идек. Люция вак бәлешләрен, эссе торсын, соңрак алып китербез дип, мичтә калдырып килгән. Утырып ашап-эчтек тә, мин, Әлфия апа, Әдгыя апа, Люция вак бәлешләрне алырга дип, арттан, бакчадан карга бата-чума абзар аша ихатага кереп киләбез. Карасак, ишек ачык, тышта ак битлек, ак кием кигән бер дәү кеше басып тора. Без Люция белән куркып еларга тотындык. Әлфия апа курыкмый, сөйләнә: “Болар кемнәр икән?” — ди. Без елыйбыз, ул көлә. Дәү кеше эчтәге кешегә: “Тизрәк чык. Нишлисең анда?” — ди. Чиләк күтәреп, кара тун кигән хатын килеп чыкты да, ишекне бикләп, ачкычны урынына куйды. Безне күрмиләр, без качып торабыз. Безнең аша үтеп, бакчадагы сукмактан төшеп киттеләр. Без аларны таныдык: Гыйззетдин абый белән Нургаян апа. Өйгә кердек. Мичтәге табаларны алып-алып карыйбыз, берсендә дә бер бәлеш тә юк. Әзерләп куйган чиләк тә юк. Бәлешсез кайткач, бездән ирләр көлә бит инде. Нишләргә? Нәрсә дип әйтергә? Рифләр килеп җитмәгән иде. “Аларга бардык, дип алдарбыз”, — дип уйлый-уйлый кайтып җиттек. Карасак, теге кешеләр Ягафәр абыйлар­ның капка төбендә тора. Өйгә кереп: “Рифләргә барган идек, кайтып җитмә­гәннәр әле”, — дидек. Ир әйтә: “Алдамагыз. Рифләр кайтты. Әле генә безгә кереп чыктылар”, — ди. Теге ике кеше нишли икән дип, чыгып карарга булдык. Ягафәр абыйлар янында колонка тора. Әдгыя апа белән икебезгә ике чиләк алдык та, суга барабыз дип, чыгып килә­без. Әдгыя апа беренче чыгам дип, ишекне ачкан иде, теге ике кеше кереп килә икән. Әдгыя апа куркуыннан кычкырып җибәр­де дә, чиләкне атып бәрде. Мин дә куркуымнан чиләгемне атып бәрдем. Ул Гыйззетдин абыйның башына барып тиде. Без чәрелдәп өйгә йөгердек. Тегеләр безнең арттан керде. Гыйззетдин абый олы якка ирләр янына үтте. Таный алмыйлар бит, әй, тегене! Безнең вак бәлеш белән аракы эчереп йөри. Эчмәсәң, башка таяк эләгә. Таякның башын бозга катырып, тукмак ясаган. Мин артыннан кердем дә: “Бу кем икән? Артыннан карасаң, бигрәк Бибикамал апага охшаган инде”, — дип әйтүем булды, Гыйззетдин абый әйләнде дә, теге тукмак белән башка — шап! Аннан барыбыз да табынга утырып, Фуат абыйның юбилеен үткәр­дек. Котлап, бүләкләр биреп, клубка барып җырлап, биеп, күңел ачып, өйләре­безгә таралыштык.

Икенче Яңа ел
Бу Яңа елны да Фуат абыйларда каршыладык. Сәгать 12 тулып узгач, клубка барырга булдык. Чыксак, капкалар ачык, ишек төбендә чана тора. Салам түшәлгән, өстенә толыплар да салынган. Безгә: “Утырыгыз, кызлар. Барганда без сезне тартабыз, кайтканда сез безне”, диләр. Без мендек тә утырдык. Ранис, Фуат, Риф тарталар, Илдар белән Әскать этәләр. Мөхәммәт чана яныннан йөгерә, үзе баянда уйный. “Әкренрәк барыгыз инде. Мин бит өлгерә алмыйм”, — ди. Безгә рәхәт. Җырлый-җырлый чанада барабыз. Клубның ишеге төбенә хәтле чананы тартып менделәр. Клубтагы бөтен кеше безне карарга чыккан. Клубка кердек, биибез, җырлыйбыз. Ирләр чиратлап чана саклый. Чират буенча Риф саклый иде. Бер карасак, Риф тә клубта йөри. “Волга”ны (ул вакытта Риф колхоз рәисен йөртә иде), гараждан чыгарып, чананы кертеп бикләп куйган. Сәгать 2дә, мәскәүчә Яңа елны каршыларга дип, кайтырга чыктык. Бөтен кеше карап тора. Хәзер без чананы тартмаска уйлыйбыз. Ирләр: “Аска хәтле генә алып төшсәгез, аннан без үзебез тартабыз”, — ди. “Юк”, — дибез, нык торабыз. Чананы Әскать абый берүзе тартып төшеп китте. Ярый әле абынып егылмады, чана астында калыр иде. Ирләр алмашлап чананы тартып киләләр. Беркемне дә утыртмыйлар. Утырган бер кешене тартып төшерәләр. Карга батырыша-батырыша, көлешә-көлешә Ранис абыйларга чананы алып барып куйдык.

Өченче Яңа ел
Бу Яңа елны бездә утырырга тиеш идек. Риф белән Люция: “Безнең бала кечкенә, бездә утырыйк”, — диделәр. Яңа елны каршыладык та, клубка чыгарга булдык. Ранис Әлфиясе бала белән өйдә калырга булды. Чыгыйк дисәк, ишек тыштан бикле. Тәрәзә өлгесен алып, ишек йозагын ачтык. Клубка килдек. Анда Рәис каршыга чыкты: “Ничек чыктыгыз өегездән?” — ди. Аңлап алдык бит эшнең нәрсәдә икәнен! Биедек, уйнадык та сәгать 2дә, мәскәүчә Яңа елны үткәрергә дип, кайтырга җыендык. Кайтып җиттек. Илдар белән Мөхәммәт юк. Ирләр белә, без, хатын-кыз, белмибез. Алар Рәсүл абый­ларның ишеген бикләргә киткән икән. Кайткач, Мөхәммәт сөйли: “Көрттән барабыз. Мин батам, чак чыгам, ә Илдар куян кебек чаба. Рәсүл абый белән Рәис тәмәке тарталар. Өйләренә кереп кенә китмиләр бит. Кереп киткәч, Роза апа юган керләрне коридорга ташыдык та, ишекне тимер чыбык белән эләктереп бәйләп кайттык. Соңрак, кемдер барып ачып килгән Рәсүл абыйларның ишеген. Без, Яңа елны үткәреп, күңелебез булып, өйләребезгә кайтып киттек.
Мәрьям апа белән аның яшьлеген искә төшереп рәхәтләнеп көлештек. Менә ничек каршы алырга кирәк икән ул Яңа елны!





Басып чыгарырга



“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»