Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 15

Ә бит ул үз укучысын яратып туялмаган...

Ә бит ул үз укучысын яратып туялмаган... Укытучы апасының хушбуй исе үсмер егетне бөтенләй тилертә иде.
Камил укыган унынчы сыйныфта география бүген дүртенче дәрес. Атна башыннан көтә башлый бу дәресне Камил. Нигә атнасына ике тапкыр гына керә икән ул? География шундый мавыктыргыч бит ул. Кайда нинди халык яши, нинди үсемлекләр үсә, җәнлекләр... Болар барысы да кызыклы. Тарих дәресләрен дә ярата Камил. Дәресләрдән дә бигрәк, Камилгә аларны укытучы Сәкинә апалары ошый. Югары уку йортын яңа гына тәмамлап эшкә килгән зифа буй-сынлы Сәкинә беренче караштан ук егетнең күңелен яулады. Аның кыйгач кашлары, төпсез диңгездәй зәңгәр күзләре үзенә әллә кайлардан тартып ала. Ә ихлас көлүендә Камилләрнең бакча артында чылтырап аккан чишмә тавышы ишетелә... Тавышы да шундый саф! Мондый тавышны сандугачныкына тиңлиләр.

22.10.2014 (№ 203 (24567)): Дөнья бу...

Һалле кызы Уфага гашыйк

Һалле кызы Уфага гашыйк Дуслар белән табигать кочагына ялга җыендык. Дөресрәге, туган ягыбызның кеше аяк басмаган урыннарын эзләп туристик походка юлландык. Компаниябезгә төрле югары уку йортларында белем алучы яшьләр җыелган, арада әлегә таныш булмаган дусларның дуслары да бар. Көзге салкынча иртәдә, кырмыска күчедәй мәш килеп, яңа урынны “яуларга” тотындык. Бермәлне башымны күтәреп карасам, каршымда күренекле рәссамның картинасыннан “төшкән” чын урыс кызы тора. Җиңнәрен сызганып, тирләп-пешеп утын яра. Кулындагы зур балтасы пүләнгә тигән саен тирә-якка йомычкалар чәчелә. Ләззәтләнеп утын яручы бу чибәр урыс кызының исеме, һичшиксез, Катюша булырга тиеш, дип уйлап куйдым шунда. Аз гына ялгышканмын, аның исеме Катарина икән, үзе Германиянең Һалле шәһәреннән килгән немец кызы булып чыкты.
Катарина Уфа белән Һалле арасындагы килешү буенча башкалада беренче тапкыр ике ел элек булып киткән. Бу шәһәрләр арасында күптән ныклы элемтә урнаштырылган, студентлар алмашу программасы буенча ел саен немец яшьләре —

21.10.2014 (№ 202 (24566)): Дөнья бу...

Әманәткә хыянәт

Әманәткә хыянәт — Кит аннан, бу Заря гомерендә игелек күрмәс, тьфу! — дип ачуыннан җиргә төкерде терлекче Фәрит абый малларга азык салып йөргәндә. Абзарның икенче башында Заря апаның чыр-чыр килгән тавышы ишетелде.
Без, мәктәпнең сигезенче сыйныфында белем алучы укучылар, дәресләрдән соң авыл фермасына эшкә килгән көннәрнең берсендә булды бу вакыйга. Мәктәп программасына сынау рәвешендә кертелгән “Общественно-полезный производительный труд” дигән дәреснең гамәли өлешен терлекчелектә үтәбез. Кичке савымны башыннан ахырынача үзебез башкарабыз. Бер савучыга беркетелгән 25 сыер белән үзаллы эш итәбез — асларын транспортерга төшерәбез, терлекче китергән онны, салам, печәнне терлекләргә тигез итеп бүлеп чыгабыз, автомат саву агрегаты ярдәмендә савып, сөтне үлчәп, исәп алучыга тапшырабыз...

18.10.2014 (№ 200-201 (24565)): Дөнья бу...

“Двигательне... фатирда сүтеп җыйдым”

“Двигательне... фатирда сүтеп җыйдым” Ретроавтомобильләр белән кызыксынучы Уфа егете Алексей Павленков үзенең “ГАЗ-21”ендә Көнбатыш Европа буйлап сәяхәт итәргә җыена.

Сер түгел, техника белән, башлыча, авыл үсмерләре кызыксына. Алар иске “ИЖ” мотоциклын сүтеп җыя, “Копейка”да казына. Колакка кадәр майга чумудан рәхәтлек табалар. Бертуган Марат абыем шундыйлардан. Ә шәһәр егетләре тәтәй киенеп, күңел ачу үзәкләрендә, кинотеатрларда йөрүгә өстенлек бирә. Кая инде майга батып, двигательдә чокыну. Техника “җене” кагылган Уфа егете Алексей Павленковны очратканчы мин дә шундый фикердә идем. Башкортстан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетының өченче курсында белем ала ул. Яшь булуына карамастан, теләсә нинди җиңел автомобильне сүтеп җыя ала. “ГАЗ-21” автомобилен сатып алып төзекләндерүе аерым игътибарга лаек.

23.09.2014 (№ 183 (24547)): Дөнья бу...

Могҗиза

Могҗиза Әнфис Ахунов яшен сукканнан соң исән калган.
Быелгы җәй көйсез табигате белән аерылып торды. Бер туктамый диярлек яңгырлар яуды, җил-давыл, яшеннәр дә читләп үтмәде. Ә менә табибларны хәйран калдырганы — яшен сугып та, исән калган кеше булды. Чын могҗиза иде ул!
Әнфис Ахунов 1965 елда Балтач районының Зиләзекүл авылында туган. Гаиләдә 5 бала үсә. Әтиләре — колхозда, әниләре почтада хезмәт сала. Малай башта — Зиләзекүл, аннары ике ел Югары Карыш мәктәбендә белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Кизгәнбаш авылы сылуы Гөлнара белән гаилә корып җибәрәләр. Биш баһадир ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде кечесе 7нче сыйныфта укый.
Әнфис Рәүф улы озак еллар Ильич исемендәге колхозда водитель булып эшли. Аннары өч ел Төньякта хезмәт сала. Соңгы алты елда ул мәктәп автобусында балаларны Югары Карыш авылына укырга йөртә. Яңгырлы көзме, буранлы кышмы, укучылар тукталышта сары төстәге автобусны күзли. Җор сүзле Әнфис абыйлары басу-кырлар аша укучыларны автобуста “җилдертә”

18.09.2014 (№ 180 (24544)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»