Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 16

Бәхет агачының тамырлары тирән

Бәхет агачының тамырлары тирән Кырмыскалы районының Бозаяз авылында 1757 елда авылга нигез салучылар истәлегенә мәрмәр таш куелган. Анда Мөслим Каныбәков, Бәкер Бикмәтов, Абдик Каныбәков, Зөлкарнәй Әбдиев, Канзафар Усаев, Фазулла Рәҗәпов, Ишмулла Сөләйманов һәм Ягъфәр Ждановның исемнәре алтын хәрефләр белән уеп язылган. Тарихи мәгълүматларга мөрәҗәгать иткәндә, төбәк һәм ил тарихында якты эз калдырган олуг шәхесләрнең чордашлар гына түгел, кан-кардәшләр булуы да ачыклана. Аларның лаеклы варислары бүген безнең арабызда яши. Районның шәрәфле шәхесе, Русиянең һәм Татарстанның атказанган нефтьчесе Рафаил Нурмөхәммәтов — борынгы ата-бабаларының исемнәрен ташка язып мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Шушы елларда гына Рафаил Сәет улының тырышлыгы белән “Минем нәсел-ыру язмышы” дигән яңа китап дөнья күрде. Китап шуның белән дә үзенә җәлеп итә, анда Нурмөхәммәтовлар, Ждановлар, Бикмәтовлар, Булгаковлар, Солтангалиевлар белән бергә башка бик күп затлы нәсел буыннары турында бәян ителә.

22.11.2014 (№ 224-225 (24589)): Дөнья бу...

“Ил башлыгын өчпочмаклар белән сыйладым”

“Ил башлыгын өчпочмаклар белән сыйладым” Президентларга аш әзерләгән оста пешекче Флүзә Идиятуллина шулай ди.
Уфа районы “Алексеевка” совхозының даны Башкортстанга гына түгел, чит төбәкләргә дә киң таралган. Республикага килгән югары җитәкчеләрне биредәге теплицалар комбинаты белән таныштырмыйча калмыйлар, хуҗалыкның тәҗрибәсен өйрәнергә чит ил белгечләре дә килә. Комбинат ашханәсендә озак еллар пешекче булып эшләгән Флүзә Идиятуллина — әнә шундый затлы кунакларны, ил җитәкчеләрен милли ризыкларыбыз белән сыйлаучыларның берсе. Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинга, ил башлыгы Владимир Путинга оста пешекчеләр нинди ризыклар әзерләгән? Бу җаваплы эшне ни өчен Флүзә Саниәхмәт кызына ышанып тапшырганнар? Шатлыклы мизгелләргә чын күңелдән сөенә белүче, авыр кайгыларны сабыр кичерүче, катлаулы тормыш юлы үткән апа белән якыннан танышканда шул сорауларны да бирдек.

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Дөнья бу...

Ядкарьләрдә – милләт, тарих чагылышы!

Ядкарьләрдә –  милләт, тарих   чагылышы! Онытылган традиция Башкортстанның кайсы авылында тергезелә?
Мәгълүм булуынча, бүген күпчелек музейлар дәүләт милке санала. Башкортстан районнарында урнашкан төбәкне өйрәнү музейларының күпчелеге дә дәүләтнеке. Тарихыбызны, мәдәниятебезне үз эченә алган экспонатларны саклап калу өчен көч салучы фанатлар, эшкуарлар сирәк. Янәсе, бу эш керем китерми, тотылган акчалар үзен акламый. Мондый фикерне тарихи фактлар инкарь итә. 1917 елга кадәр Русиядә сәүдәгәрләр, меценатлар арасында музей оештыру киң таралган булган. Тарихтан күренүенчә, революциядән соң аларның милке дәүләтнекенә әверелгән. Русиядә шәхси музейлар XX гасырның туксанынчы елларында янә оештырыла башлады. Ә Көнбатыш Европада, дөньяда бу күркәм традиция сугышлар, революцияләр чорында да өзелмәде. Нәтиҗәдә, алар бу юнәлештә алга китте. Үзенчәлекле шәхси музейларның берничәсенә тукталып үтик.

12.11.2014 (№ 217 (24581)): Дөнья бу...

Европа буйлап — велосипедта

Европа буйлап — велосипедта Студент чагымда, стипендия акчасын җыеп, шәп велосипед сатып алдым. Аннан соң китте инде: иртәле-кичле “тимер ат”ымнан төшмәдем дә!.. Институтка да, эшкә дә, кунакка да аның белән генә йөрдем. Авылда җиләккә дә велосипед белән йөрергә иде, тик шәһәрдән аны ничек итеп алып кайтырга? Озак уйлап тормадым: иртән институтка барып, сессиядәге соңгы имтиханны уңышлы итеп тапшырдым да, велосипедка утырып, авылга кайтып киттем. Педальләрне әйләндерәм... 20, 30, 50 чакрым үттем... Кушнаренкода туктап, су алдым, тамак туйдырдым һәм юлымны дәвам иттем. Уфадан иртәнге 11дә чыгып киткән булсам, авылга төнге бердә генә кайтып җиттем. 180 чакрым үткәнемә күпләр гаҗәпләнде, ышанмаучылар да булды. Үз-үземә дә озак вакыт хәйран калып йөрдем әле, ә менә Гөлназ Мәсәлимованың Европага юл тотасын ишеткәч: “Нәрсә инде ул мин үткән Уфа — Илеш арасы?!” — дип уйлап куйдым.
08.11.2014 (№ 214-215 (24579)): Дөнья бу...

Чит илдә дә әйбәт, үзебездә дә ничава!

Чит илдә дә әйбәт, үзебездә дә ничава! Кызларыбызның берсе — Израильдә, икенчесе Англиядә яши. Без, әти-әниләре, балаларыбыз, оныкларыбыз белән скайп аша гына аралашуга канәгать була алабызмы? Юк, әлбәттә! Һава киңлекләрен иңләүче самолетлар бар бит әле. Башта “Уфа — Тель-Авив” юнәлешендә сәяхәткә барып кайттык, аннан Вильям Шекспирның туган илен дә күрү теләге белән яна башладык.
Англиягә бару өчен кирәкле документларны юнәтеп, аларны Екатеринбургтагы виза үзәгенә илткәнче кыш язга алышынды. Беренче тамчылар белән Украинадагы хәл-вакыйгалар турында шомлы хәбәрләр дә “тама” башлады. Без дә хәвефләндек: Кырымның Русиягә кушылуына ачуы кабарган Көнбатыш безнең алда бөтен капкаларын ябып куйса, нишләрбез? Бәхеткә каршы, алай булмады. Сөйләшенгән вакытта чит ил паспортлары кулыбызга килеп керде.

06.11.2014 (№ 213 (24577)): Дөнья бу...

“Пассажирым — Хо Ши Мин”

“Пассажирым — Хо Ши Мин” Вьетнамның беренче Президентының шәхси очучысы якташыбыз Равил Хөсәенов булган.
Вьетнам Президенты Хо Ши Мин, якын көрәштәшләре, тән сакчылары һәм СССРның биредәге илчесе белән берлектә, Мәскәүдә үзе өчен махсус ясалган, очканда ял итәргә, эшләргә уңайлы шартлар тудырылган, иң камил элемтә чаралары урнаштырылган “Ил-18” самолетын бик җентекләп карап чыга. Самолет һавада берничә әйләнеш ясап, аэродромга йомшак кына төшеп утыра. Президент күргән-кичергәннәрдән бик канәгать кала, “Ил-18”не Мәскәүдән алып килгән экипаж командиры Владимир Николаевич Хөсәеновны һәм СССРда очучылыкка укып кайткан вьетнам егетләрен кочаклый. Урысча ярыйсы шома гына сөйләшә. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел: 1923 елда (33 яшендә) Советлар Союзына килеп, Көнчыгыш халыкларының коммунистик университетын тәмамлаган, азатлык өчен көрәшчеләр лидеры буларак шунда формалашкан шәхес бит ул.

01.11.2014 (№ 210-211 (24575)): Дөнья бу...

Ә бит ул үз укучысын яратып туялмаган...

Ә бит ул үз укучысын яратып туялмаган... Укытучы апасының хушбуй исе үсмер егетне бөтенләй тилертә иде.
Камил укыган унынчы сыйныфта география бүген дүртенче дәрес. Атна башыннан көтә башлый бу дәресне Камил. Нигә атнасына ике тапкыр гына керә икән ул? География шундый мавыктыргыч бит ул. Кайда нинди халык яши, нинди үсемлекләр үсә, җәнлекләр... Болар барысы да кызыклы. Тарих дәресләрен дә ярата Камил. Дәресләрдән дә бигрәк, Камилгә аларны укытучы Сәкинә апалары ошый. Югары уку йортын яңа гына тәмамлап эшкә килгән зифа буй-сынлы Сәкинә беренче караштан ук егетнең күңелен яулады. Аның кыйгач кашлары, төпсез диңгездәй зәңгәр күзләре үзенә әллә кайлардан тартып ала. Ә ихлас көлүендә Камилләрнең бакча артында чылтырап аккан чишмә тавышы ишетелә... Тавышы да шундый саф! Мондый тавышны сандугачныкына тиңлиләр.

22.10.2014 (№ 203 (24567)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»