Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 2

Мин ничек тәмәкене ташладым?

Мин ничек тәмәкене ташладым? Бу вакыйгалардан инде кырык еллап вакыт узса да, алар әлегедәй күз алдымда тора. Берчак, күлмәк итәгемә йомырка тутырып, тавык кетәклегеннән чыгуыма, кулына кычыткан тотып, мине зурәни каршы алды. Аның нәрсә эшләргә теләгәнен чамалап, читәндәге тишек аша тиз генә бакча ягына тәгәрәп төштем. Зурәни ул тишек хакында белми иде, шуңа аптырабрак калды, шулай да минем ярылып беткән ялан аякларыма кычыткан белән сыдырып алырга өлгерде. Артык усал затлардан булмаса да (моңа чаклы кылган “гөнаһ”ларым турында белсә дә, кычыткан белән чактырганы юк иде әле), мине тота алмагач, ачуы килде, ахрысы. Ярый әле бер йомырка да ватылмады. Аларны мин, ике өй аша яшәгән апага илтеп, махоркага алыштырам да шуны икенче яктагы күршем Заһитка бирәм. Ул үземнән биш-алты яшькә өлкәнрәк булып, безне, 9-10 яшьлек малайларны, махорканы гәзит кәгазенә төреп, тәмәке тартырга өйрәтә иде.
14.01.2017 (№ 5 (25009)): Дөнья бу...

Могҗиза урынына — фаҗига

Могҗиза урынына — фаҗига Бузат авылы халкы Яңа 1979 елны каршыларга әзерләнә. Миңнулла белән Хәлимәнең исә өр-яңа өйләрендә беренче тапкыр Яңа ел каршылаулары. Шуңа да алар бу елны үзенчәлеклерәк итеп каршыларга уйлаган иде. Тик Миңнулланың икетуган абыйсы Әдиятулла абзый: “Беренче ел безнең авылдасыз, Яңа елны бергә каршылыйбыз, безгә киләсез. Газилә җиңгәң бәлешләр әзерләде”, — дигәч, Миңнулла ризалашты да куйды. “Безне бит әле Хәлимәнең әти-әниләре — әби белән бабай күрше авылга, Карамалы-Бузатка туй мәҗлесенә чакырды, кайтып җитеп булырмы икән?” — дип кенә мыгырданды. “Көне дә бигрәк суык, ничек булыр. Хәсән каенагада толып бар иде, аны да очратып булмады бит әле”, — дип сөйләнә-сөйләнә хушлаштылар. Абзый аның саен ныкышты: “Тырышсагыз, кайтып җитәрсез, көтәбез!” — дип калды.
Миңнулланың да уйлавы буенча, тырышкан очракта анда да, монда да өлгереп булыр төсле иде. Әмма язмыш үзенең юлларын үзенчә язган, үзенчә сызган иде инде...

29.12.2016 (№ 149 (25003)): Дөнья бу...

Алтын түгел, бәхет эзләп кайттым

Алтын түгел, бәхет эзләп кайттым Ә туган теленең асылына исә Рифкать Фәхразов “Кызыл таң” гәзитен укып төшенә.

“Кулак” мөһере сугып, хәлле крестьян гаиләләрен сөргенгә күпләп озата башлагач, Фәхразовлар 1938 елда, бар мөлкәтен калдырып, Үзбәкстан якларына юл тота. Бары тик 1965 елда гына гаилә башлыгы Зәйнулла туган ягы Дүртөйлегә кайтып төшә. Әмма Андижанда калган гаиләсен кайтарырга ашыкмый. Ә аның Үзбәкстанда туган улы Рифкать, әти-әнисенең, өйләнешеп, күпмедер гомер кичергән газиз иленә беренче тапкыр — 1988 елда аяк баса, ике елдан бөтенләйгә күченеп кайта. Шул елларда Үзбәкстандагы милли низаглар, Фәхразовларны үз Ватанына күченеп кайтырга этәргеч тә бирә. Әнә шулай, ярты гасыр элек туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр иткән әтисенең язмышын кабатлый ул. Дүртөйлегә кулына ике зур чемодан тотып кайтып керә. Бар мөлкәте шул була. Тормышны ничек башлап җибәрергә дип баш ватканда, Рифкатькә зур әтисе әйткән сүзләр искә төшә: “Без яшәгән йорт ихатасындагы койманың җиденче багана төбендә алтын-көмеш

20.12.2016 (№ 146 (25000)): Дөнья бу...

Мәмәдәл — үзебезнеке!

Мәмәдәл — үзебезнеке! Ни өчен Гыйльмановлар авылга күчкәч тә бер ел буе шәһәрдә кунып йөргән?

Мәмәдәл — Дүртөйле районында иң өлкән авылларның берсе. Казан артыннан күченеп килгән карт аңа 300 ел элек нигез салган. Аны уратып алган каен урманын Бөек Ватан сугышы елларында кисеп бетерәләр. Ленинградтан бу төбәккә эвакуацияләнеп кайткан гаиләләрнең кышкылыкка ягарына булмагач, урындагы власть рөхсәте белән мәңгелек урман биләмәләре киселә. Авыл читеннән кайчандыр шаулап аккан Шомыртлы елгасының да суы кибеп бара. Соңгы елларга кадәр авылда ихаталар саны илледән артмый иде. Мәмәдәлнең күтәртелгән үзәк юлга якын урнашуы, район үзәге Дүртөйлегә якын булуы авылны шәһәр “юлдашы” дәрәҗәсенә күтәреп бара. Йортларга “зәңгәр ягулык” кергән, үзәкләштерелгән суүткәргеч салынуга да 30 елдан артык. Ә авылыбызның яме аның матурлыгында һәм төзеклегендә генә түгел, андагы кешеләрнең бер гаиләдәй һәм үзара ярдәмләшеп яшәвендә. Язмам шуларның берсе — Флүзә һәм Әнәс Гыйльмановлар турында. Бу көннәрдә аларның

17.12.2016 (№ 145 (24999)): Дөнья бу...

Риваятькә лаек гомер

Риваятькә лаек гомер Мәчетле районының атамасы I гильдия сәүдәгәр Хафиз Хәбибуллинның тормыш юлына турыдан-туры бәйле.

1897 елның язы... Елгалар боздан арчылган, бар дөнья яңарыш кичергән мәл... Хәер, сәүдәгәр өчен монысы әллә ни зур әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме – тиздән Караидел буйлап Санкт-Петербургка иген төялгән баржалар кузгалачак. Кыш буе якын-тирә авылларда яшәүче татар-башкорттан җыелган икмәк башкалага юл алачак. Бу эшне биредә Хафиз бай башлап җибәрде. Элек халыкка игенне козгын кебек төрле яклардан ябырылган алыпсатарларга бик арзан хакка тапшырырга туры килә иде. Алар исә, икмәк хакын икеләтә-өчләтә арттырып, Русиянең төрле төбәкләренә илтеп сатты. Хәзер исә эш җиңеләйде. Хафиз байның тырышлыгы аркасында, халыктан җыелган игенне саклау өчен ике катлы келәт булдырылды, Франциядән иген киптерү җайланмасы кайтарылды һәм, иң мөһиме, Устьмаш авылы янында пристань төзелеп, анда баржалар ясау эше җайга салынды.

03.12.2016 (№ 139 (24993)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»