Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Страница 3

Үлемнән дә көчле ул...

Үлемнән дә көчле ул... 85 яшьлек Мөхавәзә Фәррахетдинова язмышында ил тарихы чагыла.

Дүртөйле районының Түбән Манчар авылында әкияттәгедәй кечкенә йортында ялгызы гомер кичерүче Мөхавәзә Фәррахетдинова янына без урындагы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәре Гүзәлия Хәтмуллина белән бардык. Узган ел август аенда 85 яшьлек юбилеен билгеләгән хөрмәтле ак әби без килгәндә, бер ноктага текәлеп уйланып утыра иде. Хәл-әхвәл белешеп, язмам героен истәлеккә фотосурәткә төшереп алганнан соң, ул җай гына хатирәләр йомгагын сүтәргә кереште. Шундый ихлас, ачык күңелле Мөхавәзә әбинең сөйләгәнен тыңлаганда, ирексездән күңел тулды, күзләргә яшь килде. Шулай булмыйча!.. Үз гомерендә күпме михнәт чигеп тә бәгыре катмаган ич аның, сабырлык һәм чыдамлык үрнәге, үткен телле, туры сүзле, соклангыч, чын кеше булып калган...

20.02.2018 (№ 19 (25173)): Дөнья бу...

Генерал Каппельне Тукай авылы белән ниләр бәйли?

Генерал Каппельне Тукай авылы белән ниләр бәйли? Минем туган авылым Тукай – Чапаевның атаклы 25нче дивизиясе алышлары шаһиты булган төбәк. Бәләбәй шәһәре өчен сугышларда авылым өч тапкыр аклар кулына күчә. Генерал-лейтенант Владимир Каппель үзенең исән калган дивизиясен Өсән елгасы буендагы Чөеш тавына туплый. Ул тау Кандракүлнең кыйбла ягыннан “Кылыч борын” дигән төбәктән Өсән буйлап сузылган. Прибор белән караганда, диңгез өслегеннән 330 метр биеклектә. Элек тауда агачлар үсми, тирә-як яхшы күренә иде. Аста Кандракүл җәелеп ята, алда Өсән ага, көньяктан җәйләүдән Балтай чишмәсе килеп кушыла. Анда сазлык, камышлык, балык үрчи, кыр үрдәкләре, кошлар яши. Елга буенда яшел әрәмәлек, зирек урманы, кыйбла якка табан ике чакрым ераклыкта Даутай чишмәсе ага. Шул елгадан акларның ат җигелгән арбасына мичкә салып шәфкать туташы Анна солдатларга су ташый...
16.02.2018 (№ 19 (25173)): Дөнья бу...

Булмый калган туй

Булмый калган туй Дембельгә ун көнләп вакытым калып барган чагым. “Дембель” сүзен армиядә хезмәт иткән һәркем белә. Бу сүз — солдат өчен иң яраткан, иң изге, алар тормышындагы иң рәхәт сүзләрнең берсе. Безнең кайтыр вакыт язга туры килде, ике ел сизелми дә үтеп китте. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәч, һөнәрем җир асты кабельләрен тоташтырудан гыйбарәт булды. Беренче класслы белгеч идем. Кайтырга ярты ел кала һәрбер “дембель”гә өйрәнчек солдатны тапшыралар. Син армия белән хушлашканда ул солдат синең һөнәрне синнән ким белмәскә тиеш. Минем өйрәтә торган егетем Ульяновск якларыннан — татар егете Гайса исемле иде. Кайтырга ун көн кала курилкада буш вакытымда тәмәке көйрәтеп утырганда, Гайса яныма килеп: “Муса абый, сез яхшы кешегә охшагансыз, мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим әле”, — диде.
08.02.2018 (№ 15 (25169)): Дөнья бу...

Безнең геройлар — Гагарин һәм Высоцкий!

Безнең геройлар — Гагарин һәм Высоцкий! Русиялеләр ХХ гасырның төп кумирлары дип кемне атый? Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге моңа җавап бирер өчен сораштыру үткәргән. Тикшеренү нәтиҗәләре ХХ гасырның төп кумиры Җирнең тәүге космонавты Юрий Гагарин икәнен күрсәткән. Аны респондентларның 35 проценты сайлаган. Икенче урында 31 процент тавыш җыйган артист, җырчы Владимир Высоцкий килә. Өченче урын Җиңү маршалы Георгий Жуковта — аңа 20 процент өстенлек биргән. Шулай ук беренче унлыкка язучылар Лев Толстой һәм Александр Солженицын белән “халыклар юлбашчысы” Иосиф Сталин да эләккән.

Әйткәндәй, Сталиннан елдан-ел күбрәк респондент кумир ясый. Бу юлы ул шундый сораштырулар тарихында тәүге тапкыр Александр Солженицынны узып киткән. Генсекны —16, ә “Архипелаг ГУЛАГ” авторын 14 процент кеше сайлаган.

29.01.2018 (№ ): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»