Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 4

Тылсымлы көн

Тылсымлы көн Һәр елны 14 февральдә илдә Гашыйклар көне билгеләнә. Бу көнне символик рәвештә йөрәк төшерелгән открытка-валентинкалар белән алмашу да күркәм гадәткә кергән. Ә кулга-кул тотынышып, яратышып йөргән күпчелек гашыйклар өчен ул гомерлек бәйрәм булып сакланып кала. Чөнки нәкъ шушы көнне ап-ак туй күлмәге кияргә хыялланган кызлар сөйгәненең: “Мәңгелеккә бергә булыйк!” дип, кулын сорау тәкъдименә уңай җавап ишеттерә.

“Бу көн чыннан да шундый тылсымлы, сихри микән ни?” дигән сорау туа. Язмыш кушуы буенча күпме яшь парлар нәкъ шушы көнне очраклы таныша, парлаша, кавыша!

Бүгенге көн могҗизага ия. Моны түбәндәге язмыш тарихлары дәлилли. Әйткәндәй, без оештырган сораштыруда Дүртөйле районы бик актив булып чыкты. Гашыйклар төбәге микән әллә дигән уй да килде хәтта. Чөнки “Вконтакте” социаль челтәрендә бихисап җавап бирүчеләр арасында 14 февральдә танышкан, өйләнешкән, бәхетле гомер кичергән гаиләләр күп булуы ачыкланды. Шулар арасыннан түбәндә өч матур язмыш, күркәм пар,

14.02.2017 (№ 18 (25022)): Дөнья бу...

Кыз — картая, егет өйләнми...

Кыз — картая, егет өйләнми... Альфонсларның үрчүенә еш кына үзебез үк юл куябыз.

Баласын өзелеп яраткан ата-ананың күпчелек очракта мәхәббәте сукыр була. Сабый чагыннан теләсә нинди теләген үтәп, артык иркәләп, зыяны тимәслек җил-давылдан да курчалап үстергән бала күңелен үз кулларыбыз белән гарипләндерүне сизми дә калабыз. Кунак табыныннан кәнфит үрелеп алганда “ярамый” сүзен ишетмәгән нарасыйдан үз сүзен генә сүз итүче эгоист кыз яки егет үсеп җитүе көн кебек ачык. Тик ата-ана күңеле моны кабул итми, кемнең инде үз баласын бәхетле итеп күрәсе килмәсен? Таныш гаиләдә үскән кызны да әти-әнисе иркәләп кенә, бакчадагы иң нәзберек чәчкә кебек тәрбияләде, барлык теләкләрен тормышка ашырып торды. Дуслашып йөргән егете янында кунып калуын белсәләр дә, каршы килмәде, кызларының холкын белә иде алар.

02.02.2017 (№ 13 (25017)): Дөнья бу...

Мин ничек тәмәкене ташладым?

Мин ничек тәмәкене ташладым? Бу вакыйгалардан инде кырык еллап вакыт узса да, алар әлегедәй күз алдымда тора. Берчак, күлмәк итәгемә йомырка тутырып, тавык кетәклегеннән чыгуыма, кулына кычыткан тотып, мине зурәни каршы алды. Аның нәрсә эшләргә теләгәнен чамалап, читәндәге тишек аша тиз генә бакча ягына тәгәрәп төштем. Зурәни ул тишек хакында белми иде, шуңа аптырабрак калды, шулай да минем ярылып беткән ялан аякларыма кычыткан белән сыдырып алырга өлгерде. Артык усал затлардан булмаса да (моңа чаклы кылган “гөнаһ”ларым турында белсә дә, кычыткан белән чактырганы юк иде әле), мине тота алмагач, ачуы килде, ахрысы. Ярый әле бер йомырка да ватылмады. Аларны мин, ике өй аша яшәгән апага илтеп, махоркага алыштырам да шуны икенче яктагы күршем Заһитка бирәм. Ул үземнән биш-алты яшькә өлкәнрәк булып, безне, 9-10 яшьлек малайларны, махорканы гәзит кәгазенә төреп, тәмәке тартырга өйрәтә иде.
14.01.2017 (№ 5 (25009)): Дөнья бу...

Могҗиза урынына — фаҗига

Могҗиза урынына — фаҗига Бузат авылы халкы Яңа 1979 елны каршыларга әзерләнә. Миңнулла белән Хәлимәнең исә өр-яңа өйләрендә беренче тапкыр Яңа ел каршылаулары. Шуңа да алар бу елны үзенчәлеклерәк итеп каршыларга уйлаган иде. Тик Миңнулланың икетуган абыйсы Әдиятулла абзый: “Беренче ел безнең авылдасыз, Яңа елны бергә каршылыйбыз, безгә киләсез. Газилә җиңгәң бәлешләр әзерләде”, — дигәч, Миңнулла ризалашты да куйды. “Безне бит әле Хәлимәнең әти-әниләре — әби белән бабай күрше авылга, Карамалы-Бузатка туй мәҗлесенә чакырды, кайтып җитеп булырмы икән?” — дип кенә мыгырданды. “Көне дә бигрәк суык, ничек булыр. Хәсән каенагада толып бар иде, аны да очратып булмады бит әле”, — дип сөйләнә-сөйләнә хушлаштылар. Абзый аның саен ныкышты: “Тырышсагыз, кайтып җитәрсез, көтәбез!” — дип калды.
Миңнулланың да уйлавы буенча, тырышкан очракта анда да, монда да өлгереп булыр төсле иде. Әмма язмыш үзенең юлларын үзенчә язган, үзенчә сызган иде инде...

29.12.2016 (№ 149 (25003)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»