Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Мөһим объект сафка кертелде

03.10: Мөһим объект сафка кертелде

Мастер Александр Варламов һәм оператор  Дмитрий Минһаҗев экология сагында тора.Мастер Александр Варламов һәм оператор Дмитрий Минһаҗев экология сагында тора.Благовар районы үзәге Языково авылында үзәкләштерелгән канализация челтәре төзү зарурлыгы үткән гасырның 80нче елларында ук барлыкка килгән. Чистарту корылмаларын, инженерлык челтәрләрен үз эченә алган, техник яктан шактый катлаулы объект зур гына чыгымнар таләп итә, әлбәттә. Мәсьәләне хәл итүнең шактый озакка сузылуы да шуңа бәйле.

Бу урында шуны да билге­ләп үтик, мәсәлән, шәһәр тибындагы канализация корылмалары күрше Чишмә һәм Бүздәк районнары үзәкләрендә күптән төзелгән иде инде. Благоварда да бу уңайдан югары даирәләр­гә мөрәҗәгатьләр күп булды. Бүген тәгаен шул билгеле: әлеге эштә “боз” берничә ел элек республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның Благовар районына эш сәфәреннән соң кузгалды. Языково авылында канализация челтәрләре кору буенча озак еллар дәвамында хәрәкәтсез яткан проектны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 169 миллион сум акча бүленде һәм төзелеш башланды. Үткән елда исә, күтәрелгән объектларга җиһаз­лар урнаштыруга ке­рештеләр.
Шушы көннәрдә Языково авылы янында урнашкан чистарту корылмалары комплексын ачу тантанасы үтте.
— Башкортстанда Экология елы кысаларында файдалануга тапшырылган эре объект­ларның берсе бу, — диде табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Филүс Яхин. — Гому­мән, мондый дәрәҗә­дәге чистарту корыл­ма­ларының күптән төзелгәне юк иде. Языково комплексын бу җәһәттән соңгы еллардагы “беренче карлыгач” дип исемләргә мөмкин. Аның каравы, бу юнәлештә эшнең киң колач алачагына ышаныч бар. Атап әйткәндә, шушындый ук комплексны Чакмагыш авылында төзү күздә тотыла, моннан тыш, республика буенча әлеге юнәлештә 7 эре экология проекты тормышка ашырылачак.
Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов әйтүенчә, чистарту корылмасы күпфатирлы йортларда яшәү­че­ләргә уңайлы тормыш-көн­күреш шартлары тудыру белән бергә, район үзәге һәм якын-тирә авылларда экология хәлен яхшыртуга булышлык итәчәк.
Моңарчы канализация калдыклары һәр йорт янында урнашкан шамбо тибындагы корылмаларда җыелып, аннары алар халык өчен хәвефсез урыннарга чыгарылды. Мондый объектлардан тирә-юньгә шакшы ис таралуы аңлашыладыр. Хәзер исә моңа чик куелды. Бүген заманча канализация челтәренә район үзәгендәге күпфатирлы 20 йорт, шулай ук социаль өлкә объектларының зур өлеше, төрле оешмалар һәм учреждениеләр биналары тоташтырылган. Якын килә­чәктә үзәк район дәваханәсе корпуслары да яңа челтәрдән файдалана башлаячак. Тоташ алганда, яңартылган инфраструктура челтәре район үзә-ген­дә төзе­леш­не кискен арттыруга да этәр­геч бирер, дип исәпли белгеч­ләр. Ни өчен дигәндә, теләсә кайсы объект­ны күтәрер алдыннан төп таләп итеп санитар күр­сәткечләр, атап әйткәндә, экология хәвеф­сезлеге куела. Бу яктан караганда, Языково авылында төзе­лешкә, шул исәптән, күпфа­тирлы торак төзе­лешенә дә яңа мөмкинлекләр ачыла. Әйт­кәндәй, санитария-инженерлык челтәрләренә район үзәген­дәге яңа бистәрләрдәге йортларны да тоташтырып булачак. Бире­дә шулай ук шәхси йортлар шамболарыннан җыел­ган шаксы суларны кабул итү дә оештырылган. Элек алар чүплек­ләрдәге махсус җиһаз­лан­дырыл­маган урыннарга түгелә иде.
Санитария-чистарту объектын хезмәтләндерү районның “Водхоз” җәмгыятенә тапшырылды.
— Чистарту корылмалары комп­лексының техник куәтләре зурдан, — ди җәмгыять җитәк­чесе Рамил Нугаев. — Атап әйткәндә, комплекс тәүлегенә 800 кубометр күләмендәге канализация калдыкларын эшкәр­тергә сәләтле. Хәзерге чорда исә бу күрсәткеч 300 кубометрга тиң. Ләкин бу вакытлы хәл, чистарту комплексы тиз арада проект куәтенә чыгар, дип ышанабыз.
Яңа экологик объект республикада бу юнәлештә өстен­лек­ле саналган табигатьне саклау программалары таләп­лә­ренә тулысынча җавап бирә. Мәсәлән, канализация калдыклары комплекста чистартуны берничә этапта үтә. Алар арасында биологик чистарту корылмаларында, мәсәлән, көн­күреш су калдыкларын чистарту максатында 18 блок-контейнер урнаштырылган. Биредә кулланылган технологияләргә ярашлы, чистартылган су хәтта ульт­ра­шәмәхә эшкәртүе дә үтә. Ахыр чиктә чистартылган һәм хәвеф­ле калдыклардан зарарсыздандырылган су табигый су яткылыкларына агызылып, янә әйлә­нешкә кертелә.





Басып чыгарырга



Иске Балтач яшеллеккә күмелә
1-06-2018 :: Экология елы
Иске Балтач яшеллеккә күмелә
Шомырт чәчәк аткан тугайда...
3-05-2018 :: Экология елы
Шомырт чәчәк аткан тугайда...
Йөгерә-йөгерә чүп җыябыз...
27-04-2018 :: Экология елы
Йөгерә-йөгерә чүп җыябыз...
Глобаль җылыну булырмы?
5-04-2018 :: Экология елы
Глобаль җылыну булырмы?
Умырзая өзмәгез...
22-03-2018 :: Экология елы
Умырзая өзмәгез...
Халыкны нинди афәт кыра?
20-03-2018 :: Экология елы
Халыкны нинди афәт кыра?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»