Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Үзәктә — тирә-як мохитне саклау

03.10: Үзәктә — тирә-як мохитне саклау

Күкрәп үссен каен-миләшләр!Күкрәп үссен каен-миләшләр!Халыкта “бер агач киссәң — унны утырт” диләр. Бүгенге көндә әлеге сүзләр зур әһәмияткә ия, чөнки тирә-як мохит, аерым алганда, табигать, яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Белүебезчә, агымдагы ел Русиядә һәм Башкортстанда Экология һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Республикабыздагы алдынгы предприятиеләренең берсе булган “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе дә әлеге чарадан читтә калмады.

Нефтьчеләрнең экология акциясе кысаларында Башкортстан экосистемасын саклау һәм республи­каның урман ресурсларын тулыландыру максатында, узган җомгада Яңавыл районының Истәк авылында өч меңнән артык үсенте утыртылды.
— “Роснефть” һәм “Башнефть” компанияләре эко­логия мәсьәләләренә ифрат зур игътибар бүлә. Без әлеге җирдә эшлибез һәм безнең төп бурычыбыз — экологиягә басым ясаучы технологик авырлыкны киметү, — дип билгеләде “Башнефть-Добыча” җәм­гыя­тенең генеральный директоры Рөстәм Бакиров. — Балансны саклау — төгәллек тәлап итә. Башкортстан нефтенә быел 85 ел тулуга карамастан, даими рә­вештә андый принципларга таянылмады. Хәзер исә нәкъ шулай эш итәчәкбез.
“Башнефть-Добыча” предприятиесенең экологик хәвефсезлекне тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Елена Герд әйтүенчә, Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында компания тарафыннан аерым чаралар исемлеге төзелгән һәм алар даими гамәлгә ашырыла.
“Башнефть-Добыча” җәмгыятенең  генеральный директоры Рөстәм Бакиров  үсентеләр утыртуда актив катнашты.“Башнефть-Добыча” җәмгыятенең генеральный директоры Рөстәм Бакиров үсентеләр утыртуда актив катнашты.— Әлеге чараларның берсе — агач утырту, безнең производство территориясен яшелләндерү. Быел әлеге акция кысаларында төбәк дәрәҗәсендә безнең тарафтан өч меңнән артык агач, үсенте утырту планлаштырылган. “Арланнефть” нефть­үткәр­гече идарәсе территориясендә — 3 400 һәм “Туймаза-нефть” биләмәсендә 200 үсенте утыртылачак. Үсен­теләрне биредәге урман хуҗалыгы хезмәт­кәрләре сайлап алды, аерым алганда, каен һәм ми­ләш агачлары утыртабыз. Экологик ча­раларның икенчесе — чишмәләрне карау-чистарту һәм тө­зекләндерү. Димәк, безнең предприятие тарафыннан бик күп экологик чаралар башкарылган. Үсентеләр утырту бер тапкыр гына үткәрелә торган акция булмаячак. Киләсе елда без аны кабатлап үткәрү мөмкинлекләрен караячакбыз, — дип билгеләде Елена Герд.
Яңавыл районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Нәзир улы Гыйльмиев сөйлә­венчә, район инде 60нчы еллардан алып нефтьчеләр белән даими тыгыз бәйләнештә эшли һәм яши. Бүгенге көндә район халкының 2,5 меңнән артыгы шушы тармакта эшли. Соңгы биш елда “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе ярдәме белән бик күп эшләр башкарылды: юллар, бассейн, ике мәктәп ремонтланды, Байгуҗа авылында яңа мәдәният йорты төзелде. Шулай ук, быел Яңавыл шәһәрен су белән тәэмин итүче Кисәк-каен авылындагы су юлын ремонтлау планлаштырылган. Моннан тыш, нефтьчеләр райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән дә тыгыз хезмәт­тәшлектә, килеп чыккан барлык катлаулы мәсьәләләр хәл ителә. Районда Экология елы кысаларында да бик күп чаралар оештырыла. Аерым алганда, рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп түгүне кисәтү һәм булдырмау, авыл биләмәлә­реннән чүп чыгару оештырыла.
Бүгенге көндә “Башнефть-Добыча” җәмгыяте нинди озайлы проектларны тормышка ашыра соң? Әлеге сорау белән җәмгыятьнең генеральный директоры Рөстәм Бакировка мөрәҗәгать иттек.
Бердәм эш кайный.Бердәм эш кайный.— Җитди проектларыбыз— торбаүткәр­гечләрнең ышанычлылыгын арттыру программасы, аны без ике юнәлеш буенча алып барабыз. Беренчесе — торбаүткәргечләрне алмаштыру һәм реконструк­цияләү күләмен арттыру һәм икенчесе — хәвефле җитештерү объектларын контрольдә тотуны көчәйтү. Хәвефле бүлекчәләргә мониторинг, шул исәптән аэромониторинг үткәрү, штаттан тыш хәлләргә әзер тору чараларын көчәйтү, ә моңа хезмәткәрләрне, җиһазларны, техниканы арттыру керә. Бу — торбаүт­кәргечләрнең ышаныч­лылыгын арттыру өлкәсендәге төп эшчән­легебез. Шуны да әйтергә тиешмен: болар барысы да “Башнефть-Добыча”га тармакта алдынгы позиция­ләрдә калып, торбаүткәргечләрнең ышанычлылык буенча күрсәткечләрен ныгыту мөмкинлеге бирәчәк. Икенче җитди программабыз — газ программасы, бер уңайдан чыгарылган нефть газын утильләштерү программасы. 2017-18 елларга бик җитди чаралар билгеләнгән, аларның бер өлеше инде башкарылган, калган өлеше, һичшиксез, тормышка ашырылачак һәм 2018 елга “Башнефть-Добыча” җәмгыяте куелган максатка ирешәчәк, бер уңайдан табылган газның 95 процентын утильләш­терәчәкбез. Шул ук вакытта өч юнәлеш буенча эшлибез: газ — тышкы кулланучыларга (аерым алганда Карман ГРЭСы), икенчесе — газны безнең эчке корылмаларда куллану, һәм өченчесе — нефть чыгаруны арттыру максатыннан газны суырту, шуңа өстәп, әйткәнемчә, 95 процентын утильләштерү, 2018 ел ахырына без, һичшиксез, моңа ирешәчәкбез! — дип сүзен тәмамлады Рөстәм Бакиров.
Республиканың горурлыгы булган “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе икътисад үсе­шендә мөһим урын биләве, социаль өлкәне үсте­рү­гә, шә­һәр һәм авыллардагы көнүзәк проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертүе белән бергә, шу­лай ук тирә-як мохитне саклау буенча зур хәстәрлек күрүче экологик җаваплы компания булып кала һәм әлеге өлкәдә саллы өлеш кертә.





Басып чыгарырга



Иске Балтач яшеллеккә күмелә
1-06-2018 :: Экология елы
Иске Балтач яшеллеккә күмелә
Шомырт чәчәк аткан тугайда...
3-05-2018 :: Экология елы
Шомырт чәчәк аткан тугайда...
Йөгерә-йөгерә чүп җыябыз...
27-04-2018 :: Экология елы
Йөгерә-йөгерә чүп җыябыз...
Глобаль җылыну булырмы?
5-04-2018 :: Экология елы
Глобаль җылыну булырмы?
Умырзая өзмәгез...
22-03-2018 :: Экология елы
Умырзая өзмәгез...
Халыкны нинди афәт кыра?
20-03-2018 :: Экология елы
Халыкны нинди афәт кыра?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»