Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Чүп-чардан сәяси “очко” эзләмик

19.10: Чүп-чардан сәяси “очко” эзләмик

Чүп-чардан сәяси “очко” эзләмикТүгәрәк өстәлдә Яңа Черкассыдагы каты көнкүреш калдыклары полигонын реконструкцияләү мәсьәләләре тикшерелде.

Җәмәгать оешмалары гына түгел, хәзер һәркем үзе яшәгән җирлектә экология белән бәйле мәсьәләләрне карауда катнаша һәм үз фикерен иркен белдерә ала. Уфа районында урнашкан Яңа Черкассыдагы коммуналь һәм каты көнкүреш калдыклары полигонын реконструкцияләү мәсьәләсе башта ук халык тикшерүенә чыгарылды.

Соңгы елларга кадәр бирегә Уфадагы каты көнкүреш һәм токсик булмаган сәнәгать калдыклары түгелеп, төбәктә экологик киеренкелек тудырган иде. Полигон 102 гектар мәйданны били. Мәгълүматларга караганда, шуның 40 проценты чамасы әлегә буш тора.

Башкаладагы каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм полигонга ташу, сортларга аеру белән Уфаның “Спецавтохозяйство” муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. Предприятие һәр көнне бирегә 8әр мең кубометр чамасы төрле калдыклар китерә. Әлеге масса 2 метр биеклеккә җиткәч, аның өсте туфрак белән каплана. Исәпләүләргә караганда, полигонда әлеге вакытта 7 миллион кубометрга якын кысылган көнкүреш калдыгы ята.

Әмма 1969 елдан бирле башкалага хезмәт итүче полигон заман таләпләренә җавап бирми. Көнкүреш калдыклары полигонының хуҗасы — “Спецавтохозяйство” предприятиесе соңгы берничә елда экология таләпләрен җиренә җиткереп үтәүгә зур көч салды. Нәтиҗәдә, бакчачылар белән мөнәсәбәтләр җайга салынды. Шул ук вакытта, миллионлы шәһәрне хезмәтләндерүче полигон реконструкцияләүне таләп итә. Биредә нинди үзгәрешләр булачак? Бу төбәк халкының фикере исәпкә алындымы? Күптән түгел шәһәр советы һәм Уфа районы муниципалитетлары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, экологлар һәм җәмәгатьчелек катнашлыгында “Спецавтохозяйство” үткәргән, “түгәрәк өстәл”дә әлеге проблема буенча җанлы сөйләшү һәм фикер алышу үтте.


Русиядә сәнәгать җитеш­терүе арткан вакытта, калдыкларны эшкәртүгә кагылышлы нәтиҗәле дәүләт сәясәте әле дә юк. Ил хөкүмәте бу юнә­лештә дәүләт программасы кабул итәргә әзерләнгән иде. Максатлы индикаторларны экологик нормативларга туры китерү мөмкинлегенә ирешеп булмаганлыктан, әлеге документны кабул итү янә кичектерелде. Программаның беренче редак­циясендә 2020 елга илнең тулай эчке про­дуктының һәр миллион сумына бүлеп исәпләгәндә, көн­күреш калдыгы куллану күләмен 73,4 тоннадан арттырмау бурычы куелган иде. Хәзер чиновниклар әлеге максатны 81 тоннага җиткер­мәкче. Экспертлар фикеренчә, күрсәткечне шушы күләмдә саклау да шик тудыра. Чөнки, илдә каты көнкүреш калдыклары күләме елдан-ел үсә. 2016 ел дәвамында, мәсәлән, Русиядә әлеге калдыклар тагын да 5,4 миллиард тоннага арткан. Бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 8,7 процентка күбрәк. Шуңа күрә төбәкләрдә экологик һәм социаль киеренкелек тудырган проблемалы нокталар арту гаҗәп түгел.
Яңа Черкассы полигоны да кайчандыр республика өчен “авырткан урын” иде. Әмма “Спецавтохозяйство” предприятиесе халыктан беренче “сигнал”ны ишетү белән зур көч салып, шәһәр чүплеген тәртипкә китерә башлады. Полигондагы калдыклар янәшәдәге бакчаларга агып төшмәсен өчен махсус буа-резервуар эшләде. Ә берничә метр биеклегендә күтәрелгән дамба ташкын вакытында да эрегән кар суларының янәшәдәге бакчаларга агып төшүенә юл куймый.
— Полигонда даими рәвеш­тә әйләнә-тирә мониторингы үткәрәбез. Һава, җир өсте һәм җир асты сулары, туфрак катламы берничә экологик норматив буенча тикшерелә. Анализны аккредитацияләнгән бәйсез лаборатория үткәрүе дә безнең өчен яхшы. Алынган нәтиҗәләр әйләнә-тирә һәм башкалада яшәүчеләр өчен зарарлы матдәләр микъдарының санитария нормасыннан артмавын күрсәтә. Шул ук вакытта полигон реконструкцияләүне таләп итә. Әлеге мәсьәләне тикшерүдә экологлар белән бергә халык та актив катнаша, — диде “Спецавтохозяйство” предприятиесе директоры Рәмил Гомәров.
Яңа Черкассы полигонына көн саен йөк төялгән 450 машина килә. Ел дәвамында ул якынча 550 мең тонна төрле көнкүреш калдыклары белән тулылана. Тупланган калдык­ның биеклеге 20 метрдан арта. Бу — 9 катлы таш йорт биеклеге дигән сүз.
— Яңа Черкассыдагы полигон тирәсендә бәхәсләр булды, әлбәттә. Әмма биредәге проблемаларны шушы төбәктә яшәгән кешеләр, экологлар һәм галимнәр белән берлектә тикшерү, өйрәнү борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итте. Биредә реконструкция үткәрергә кирәк. Калдыкларны җыю урынын башка мәйданга күчерү акланмаячак. Хәзер экспертлар да бу фикерне хуплый. Белгечләр тарафыннан әзерләнгән документлар белән һәркем таныша ала. Ә бит төптән уйлап караганда, сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын ничек китерелә шулай бер өемгә туплау дөрес түгел. Аларны сортларга аеру, мөмкинлек булганда, эшкәртү чараларын да күрергә кирәк, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәлә­ләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госманов.
Полигонга китерелгән калдыкларның 60 проценты гына сортларга аерыла. Биредә аерым участокта махсус җиһазлар ярдәмендә кәгазь, алюминий банка, катыргы, полиэтилен һәм башка калдык төрләренә карап бүлеп алына. Барлык массаның нибары 15 проценты гына икенчел эшкәртүгә китә, калганы, алда әйтелгәнчә, туфрак белән катнаштырып күмелә.
— Федераль законга ярашлы, коммуналь хезмәтләр һәм көнкүреш калдыкларын сортларга аермыйча полигонда урнаштыру тыела. Полигонны рекон­струкцияләү проектында сортларга аеру линиясе каралу да мөһим. Анда икенчел ресурска яраклы материалларны аерым алырга мөмкин булачак. Без бу линияне эшләтә башласак, килгән массаны 100 проценты белән сортларга аера башлаячакбыз. Һәм бу полигонны озаграк файдаланырга, җиргә күмелгән калдыклар күләмен киметергә ярдәм итәчәк, — ди Рәмил Нәҗип улы.
Республика Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов та башкаланың иң зур “чүп­леген” модернизацияләү ягында. Чөнки, әлегә кадәр полигонны ре­конструкцияләү буенча төпле генә проект булмавы да тирә-як мохитнең сафлыгы сагында торучыларны борчый иде.
Рәмил Гомәров билгеләвен­чә, реконструкция проектының үзенчәлеге шунда, калдыклар махсус полиэтилен өстенә җыелачак. Бу инде таркалган продукт­ларның туфракка һәм грунттагы суларга эләгүеннән саклаячак. Моннан тыш, полигонда чистарту корылмалары төзү планлаштырыла. Югарыда телгә алынган полиэтилен капчыкта — геомембранада тупланган сыекча чистарту корылмасы аша үткәрелә, ә техник су әлеге объекттагы ихтыяҗлар өчен файдаланылачак. Шул рәвешле, полигон кабул ителгән проект кысаларында мо­дернизацияләнсә, ул табигать һәм экологик законнар таләпләренә тулысынча җавап биргән заманча объект булачак. Чүп-чардан бүленеп чыккан газны фильтр аша үткәрүче, тупланган массаны берничә сортка аеручы куәтле цех барлыкка киләчәк.
Әлбәттә, әлеге проектны тормышка ашыру каршылыкларсыз бармый. Халыкны борчыган социаль проблема­ларның берсе — экология темасын сәяси юнәлешкә борып җибәрергә теләүчеләр дә юк түгел. Яңа Черкассы полигоны “тирәсендә”дә күренде алар. Халык исеменнән чыгыш ясаучы “акти­вист­лар”ның фикер-теләкләре төбәктә яшәүчеләр­некенә туры килмәве генә аңлашылмады. Хәер, андый инициативалы кешеләрнең булуы да яхшыга гына. Чөнки, хәл-вакыйга белән күбрәк халык кызыксына башлаячак. Ә чын дөреслек ул бәхәс­тә, проблеманы уртага салып сөйләшкәндә туа. “Спецавтозхозяйство” предприятие­сенең “түгәрәк өстәл”гә барлык кызыксынган якларны, кеше­ләрне катнашырга чакыруы да шуны күрсәтте. Парламент депутаты, Комитет рәисе Рәсүл Госмановның да әлеге чарада катнашуы, урындагы халыкны борчыган иң четерекле сорауларга төпле җавап бирүе фикер алышу мәйдан­чыгының тәэсир­лелеген көчәйтеп җибәрде.
— Башта халык борчылган иде. Полигон мәйданы тагын да зураер, тирә-якны төтен, яман ис каплар дип уйлаучылар да булды. “Түгәрәк өстәл”дән соң халык исеменнән әйтә алам: полигонга реконструкция кирәк. Калдыкны сортларга аеру өчен мини-завод төзелүен дә хуп­лыйбыз. Чөнки, ул тирә-якта яшәүчеләр өчен эш урыны да булыр, дигән өмет бар. Полигонны бүгенге хәлдә калдырырга ярамый. Чөнки, аның киләчәктә экологик бәла тудыруы да ихтимал, – диде Уфа районының Яңа Черкассы авылы биләмәсе башлыгы Рәмзия Гәрәева.
Русия Фәннәр академия­сенең Уфа биология институты директоры Василий Мартыненко реконструкцияләнгәннән соң полигонның төбәктәге флора һәм фаунага кире йогынтысы булмаячак, киресенчә, заманча технологияләр таләп ителгән экологик стандартларны сакларга булышлык итәчәк, дигән фикердә.
Әлеге вакытта реконструкция проекты экологик экспертизага әзерләнә. Киләсе елдан төзелеш эшләре башланыр дигән өмет бар. Яңа Черкассыдагы полигон планлаштырылганча модернизацияләнгән очракта, бу яңалык Башкортстанда экологик хәлне яхшыртуда соңгы еллардагы иң зур казанышларның берсе булачак. Яңа комплекс сафка баскач, объектта чүп-чарны сортларга аеру куәте бүгенге елына 80 мең тоннадан 400 мең тоннага җитәчәк.





Басып чыгарырга



Иске Балтач яшеллеккә күмелә
1-06-2018 :: Экология елы
Иске Балтач яшеллеккә күмелә
Шомырт чәчәк аткан тугайда...
3-05-2018 :: Экология елы
Шомырт чәчәк аткан тугайда...
Йөгерә-йөгерә чүп җыябыз...
27-04-2018 :: Экология елы
Йөгерә-йөгерә чүп җыябыз...
Глобаль җылыну булырмы?
5-04-2018 :: Экология елы
Глобаль җылыну булырмы?
Умырзая өзмәгез...
22-03-2018 :: Экология елы
Умырзая өзмәгез...
Халыкны нинди афәт кыра?
20-03-2018 :: Экология елы
Халыкны нинди афәт кыра?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»