Кызыл таң » Экология елы » 20-04-2017: Экология елы - балалар күзлегеннән

Экология елы - балалар күзлегеннән

Экология елы - балалар күзлегеннәнТуймазыда Экология елына багышланган балалар эшләре күргәзмәсе ачылды.

Балалар-үсмерләр иҗат йортында "Мавыгуларым дөньясы" дип аталган күргәзмә район мәктәпләрендә үткән Фән һәм иҗат атналыгы кысаларында оештырылды. 40ка якын белем бирү учреждениесе тәкъдим иткән экспозицияләрдә 1300 экпонат куелган иде.


Туймазы 1нче интернат-мәктәбе, Кандра Пионерлар һәм мәктәп укучылары йорты тәкъдим иткән эшләр "Кандракүл" табигать паркының уникальлеген чагылдырган булса, Серафимовканың "Яшь техник" йортына йөрүче кечкенә дизайнерлар бик кулай материал - гәзиттән "Балалар мәйданчыгы" экспозициясен эшләгән.



Экология елы - балалар күзлегеннән


Райман авылы мәктәбе "Сабантуй" дип аталган күмәк эштә бу бәйрәмнең бөтен нечкәлекләрен чагылдыра алган.

Серафимовка 1нче мәктәбе укучылары искергән джинсыга бөтенләй көтелмәгән "гомер" бирүләре белән гаҗәпләндерде.

Экология елы - балалар күзлегеннән


Туймазы 4нче мәктәбенең "Кызыл китап сәхифәләреннән", "Башкортстан тыюлыклары" экспозицияләре бай мәгълүматлы булулары белән җәлеп итте. Урал таулары, Шүлгәнташ мәгарәсе макетлары гына да ни тора иде.

Экология елы - балалар күзлегеннән


Күргәзмәдәге иҗади рух, балалар куллары белән тудырылган матурлык күпләрне иҗади эзләнүләргә этәрде.

Кире күчергәБасып чыгарырга