Кызыл таң » Экология елы » 18-05-2017: Кандракүлдә – 100 аккош

Кандракүлдә – 100 аккош

Кандракүлдә – 100 аккошТуймазы районындагы Кандракүлгә 100 аккош кайткан.

Туймазы җиренең бизәге булган Кандракүл – Европаның урман-дала зонасындагы иң зур күлләрнең берсе, мәйданы буенча Башкортстанда икенче урынны били. Табигатьнең матурлыгы, инфраструктураның үсеш алуы, федераль трассаның якынлыгы нәтиҗәсендә елның һәр мизгелендә анда туристлар күп була.

Күл туристларны гына җәлеп итми. Язын туган якларга кайтышлый очар кошлар шунда туктап ял итә, араларында республиканың Кызыл кенәгәсенә кертелгәннәре дә очрый.

Ә аккошлар күлне яшәү төяге иткән, анда бала чыгара. Быел да Кандракүлгә йөздән артык аккош кайткан.

“Кандракүл” табигать паркы хезмәткәрләре андагы флора һәм фаунаны саклау өчен күп эшләр башкара. “Парклар маршы” кысаларында аның тирә-ягына наратлар утыртыла. Узган ел – 100 үсенте утыртылса, быел алар саны – 200. Күлдәге суүсемнәр артып китмәсен өчен чаралар күрелә.

Быел калдыкларны сортларга аерып җыю оештырылачак, өстәмә машина кую урыннары булдырылачак, янгын сүндерү техникасы өчен уңайлы пирс сафка кертеләчәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга