Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Сәүдә — тормыш көзгесе

Сәүдә — тормыш көзгесе Кулланучыларны сыйфатлы товар белән тәэмин итү һәм аларның хокукларын яклау җәһәтеннән нинди чаралар күрелә?

Сәүдә — Башкортстан икътисадының актив үскән тармагы. Халыкка заманча хезмәт күрсәтү, азык-төлек, куллану товарлары белән тәэмин итү кебек социаль функция башкару белән беррәттән, сәүдә икътисадны ныгытуга хезмәт итә, республиканың көндәшлелек сәләтен арттыра. Тулай төбәк продуктында сәүдә өлеше — 16 процент чамасы. Шулай ук республика һәм илебез бюджетын тулыландыруда да ул мөһим урын тота. Башкортстан кулланучылар базарында төрле формадагы 25 меңнән артык сәүдә предприятиесе эшли, ваклап сату товар әйләнеше буенча Русиядә без алдынгы төбәкләр исәбенә керәбез. Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда яшәүчеләргә 345,3 миллиард сумлык товар сатылган, ваклап сату әйләнеше җан башына 90 мең сум чамасы тәшкил иткән. Шушы көннәрдә Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты коллегиясе үтте һәм анда сәүдә тармагының көнүзәк

10.08.2017 (№ 92 (25096)): Икътисад

Инвестицияләр – иминлек нигезе

Инвестицияләр  – иминлек нигезе Республикада бу юнәлештә алып барылучы эш ил күләмендә үрнәк булып тора.

Дөньякүләм финанс кризисы, Русиягә каршы кабул ителгән икътисади санкцияләр, башка сәбәпләргә бәйле, гомумән алганда, илгә инвестицияләр агымы соңгы елларда беркадәр кимесә, Башкортстанда исә моның киресе күзәтелә. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме индексы 2015 елга карата 104,2 процент тәшкил итте һәм Башкортстан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында әйдәүче төбәкләрнең берсенә әверелде. Аңлашыла, бу үзлегеннән генә килгән казаныш түгел, ә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республикада соңгы җиде елда бу юнәлештә алып барылучы күләмле эшчәнлек, дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән мөһим программаларны тормышка ашыру, инвесторлар өчен чын мәгънәсендә төбәктә “яшел юл” ачу нәтиҗәсе булып тора.

18.07.2017 (№ 82 (25086)): Икътисад

Эшкуарларга “яшел урам” ачыйк!

Эшкуарларга  “яшел урам” ачыйк! Башкортстан илнең инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырылган төбәкләренең берсенә әверелде.

Бүген дөньяда алга киткән илләрнең икътисади үсеше уңайлы инвестицион мохиткә дә бәйле. Әйтик, Кытай уңайлы шартлар белән бик күп халыкара дәрәҗәдәге корпорацияләрне җәлеп итүгә иреште. Сингапур, Малайзия дә шундый ук ысул белән “сикереш” ясады. Соңгы елларда Башкортстанда да бу юнәлешкә игътибар артты. Инвестицион мохит торышы рейтингы күрсәткечләре буенча республика икенче ел рәттән позицияләрен яхшырта. 2015 елда төбәк 40нчы урыннан 20нчегә күтәрелде. 2016 ел нәтиҗәләре буенча янә җиде позициягә югарыга менде. Инвестицион мохитне яхшырту эшкуарларга уңайлы шартлар тудыру белән тыгыз бәйле. Моны күздә тотып, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты Башкортстан шәһәр-районнарын икенче ел рәттән “энә күзеннән үткәрде”. Үрнәк күрсәтүчеләр дә, артта калучылар да бар.

13.07.2017 (№ 80 (25084)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»