Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Еллык куәт — 500 миллион сум!

27.05: Еллык куәт — 500 миллион сум!

Еллык куәт —  500 миллион сум!Миякә сөт заводына чимал күрше район
хуҗалыкларыннан да күпләп китерелә.

Әңгәмәдәш турында белешмә:

Мөхтәров Альберт Ләбиб улы 1964 елда Миякә районының Родниковка авылында хезмәткәр һәм педагог гаиләсендә туган. Югары белемле – 1987 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда район “Сельхозхимия” берләшмәсендә слесарь булып башлый. Төзүче һәм токарь һөнәрләрен үзләштерә. Институт тәмам­лап кайтканнан соң Миякә районының ремонт-техник предприя­тиесендә инженер, сөт заводында баш инженер булып эшли. 2014 ел азагыннан “Миякимолзавод” ачык акционерлар җәмгыяте директоры вазыйфасын башкара. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, грамоталары белән бүләкләнгән. Гаиләсендә ике ул үсә.


— Сүзне яңа җаваплы вазыйфага тәгаенләнүегез белән котлаудан башлап, әлеге шактый тынгысыз эш урынында уңышка ирешүегезне, сөт тапшыру­чыларның күп һәм актив булуын телисе килә!

— Рәхмәт! Бигрәк тә соңгы теләк­ләрегез өчен, чөнки безнең эштә шунсыз бик кыенга туры килер иде. ни дисәң дә, эшкәртү сәнәгате турыдан-ту­ры авыл хуҗалыгында җитеш­терел­гән продукциягә бәйле. Ул никадәр күбрәк һәм сыйфатлырак, без шулкадәр уңышлы эшчәнлеккә исәп тота алабыз. Быел, шөкер, яздан ук табигать шартлары куандыра. Яраткан шагыйребез язганча, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява. Димәк, май-июнь айларында аяк астындагы мал азыгына исәп тотарга була, ә аннан соң чәчелгән үләннәр күтәрелеп өлгерә — өстәмә тукландыру мөмкин­лекләре арта. Иң мөһиме — чимал җыюны нәтиҗәле оештыру.

— Бу җәһәттән хәлләр ничегрәк соң – кемнәр белән эш итәсез, хәзерләүләр географиясе нинди?

— Нигездә, әлбәттә, үзебезнең Миякә районы хуҗалыклары белән эшлибез. Аеруча, “Маяк”, “Нива”, “Илчегол”, “Урал” хуҗалыклары, “Махиянов” КФХсы һәм башкалар матур күрсәткеч­ләргә ирешә. Район җитәкчелеге, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре сөт җитештерү мәсьәләсен даими игътибарда тота – моның өчен без бик рәхмәтлебез. Соңгы елларда районнарда савым сыерлары төркемен яхшырту буенча максатлы эш алып барыла, токымлы мал күпләп сатып алына. Үзебезнең “Урал”, “Дружба” хуҗа­лыклары да токымлы таналар үстерүдә сизелерлек уңышларга ирешә. Шатмантамак авылы таналарын респуб­ликаның башка төбәкләреннән килеп алалар һәм, гадәттә, бик тә канәгать калалар. Шулай булгач, Миякәнең үзендә дә сөт токымлы малларны ишәйтү мөмкинлекләре елдан-ел арта. Әйткәндәй, токымлы малны хәзер шәхси ихаталар да үз итә башлады. Ә инде безнең хәзерләүләр география­сенә килгәндә, ул бүген шактый киң. Күрше-тирәдәге Әлшәй, Авыргазы, Бәләбәй, Бишбүләк, Кырмыскалы һәм Чишмә районнарының аерым хуҗа­лыклары безнең күптәнге ышанычлы партнерларыбыз.

— Шәхси секторның өлеше тоемлымы?

— Бу сорауга да уңай җавап бирә алам, чөнки әлеге очракта сүз бары тик бер Миякә районы турында гына бара. Халыктан җыелган сөтнең гомум чимал күрсәткечендәге өлеше 12 проценттан артып китә. Әмма бу җәһәттән файдаланып бетелмәгән резервлар да җитәрлек. Моны төрле авыл хакимиятләре биләмәсеннән җыеп тапшырылган чимал күрсәткеченең чуарлыгы ап-ачык күрсәтә. Әйтик, Олы Кәркәле, Миякәбаш, Качаган һәм Яңа Карамалы авыл хакимиятләре сөт җыю эшен бик оста оештыра. Нәтиҗәдә, алардан 2-3 мең центнердан артык чимал кабул итәбез. Кожай-Семеновка һәм Сатый авыл биләмәләрендә дә сөт җыю уңышлы алып барыла. Әмма шул ук вакытта Кыргыз-Миякә, Биккол, Богдан, Илчегол авыл хакимиятләре бу мөһим чараны оештырудан читләшә. Ә бит бу авыл биләмәләрендә шәхси сектордагы савым сыерлары саны башка җирдәгедән ким түгел, хәтта урыны белән артыграк та. Бу мул сөт вәгъдә итүче җәйдә, ниһаять, бар җирдә дә халыктан арткан сөтне җыю тиешле дәрәҗәдә оештырылыр дип ышанасы килә.

— Сез елына ярты миллиард сумлык продукция җитештерәсез. Бу, билгеле, бик зур хәзерләүләр эшен таләп итә. Бу уңайдан тагын бер кат сезнең данлыклы коллективыгызга мул сөт чорында яңа уңышлар телибез – сез җитештергән тәмле һәм шифалы ризык барыбызга да куаныч китерсен!

— Рәхмәт, без кулланучы ышанычын акларбыз. Ә инде безнең продукция күләменең турыдан-туры чималга бәйле булуын ассызыклап китүегез бик урынлы, чөнки без “Хәләл” сертификатына ия предприятие һәм шул катгый стандартларга ярашлы бары тик табигый чимал белән эш итәбез, ясалма катнашмалар кушарга хакыбыз юк. Шулай булгач, Миякә сөт заводы моннан соң да сатып алучыларны бары тик тәмле, шифалы сөт ризыклары белән куандырачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ташламадан башлана!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Ташламадан башлана!
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
25-05-2017 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»