Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Катнашыгыз! Җиңегез!

13.07: Катнашыгыз! Җиңегез!

Катнашыгыз!  Җиңегез!Инициативалы бюджетлау буенча иң яхшы республика проектлары Бөтенрусия конкурсы финалына чыкты.

Бөтенрусия конкурсы Алексей Кудринның Гражданнар башлангычларын үстерү фонды тарафыннан үткәрелә. Август азагына кадәр һәр өч номинациядә: иҗтимагый партнерлык (халык һәм бизнес тарафыннан финанслау күләме бәяләнә); җәмәгатьчелек катнашуы (проектны гамәлгә ашыруда катнашкан гражданнар саны бәяләнә); иң үзенчәлекле проект (проектның башкалардан аерылып торуы, яңалыгы, иҗади эшләнеше бәяләнә) – 25 финалисттан берәр җиңүче сайланачак. Һәр җиңүче киләсе проектны финанслау өчен 100 мең сум күләмендә приз алачак. Лауреатларны тәбрикләү тантанасы сентябрьдә Мәскәүдә үтәчәк.


Республика федераль конкурска тапшырылган эшләр саны буенча әйдәп бара. Русиянең 30 төбәген­нән 330 проект килгән, шуларның 97се – Башкортстаннан (мөмкин булган 16 категориядән 13әр). Иң таләп ителгәннәр исәбендә – территорияләрне төзек­ләндерү, балалар мәйдан­чыклары, юллар төзү һәм ремонтлау белән бәйле проектлар.
Конкурс финалына Башкортстаннан Интернет тавыш бирү юлы белән ачыкланган биш проект үткән.
Хәйбулла районыннан “Олы Әбеш авылында янгын сүндерү машинасы өчен гаражны ремонтлау” проекты, биш меңгә якын тавыш җыеп, исемлекнең башында тора. Авыл билә­мәсе башлыгы Таһир Юнысов белдерүенчә, янгын сүндерү машинасы гаражына ремонт күптән таләп ителгән, ул җылытылмаган, бу исә машинаны елның салкын вакытында тиз арада эшкә кушуда аерым проблемалар тудырган. Проектка финанс ярдәме күр­сәтүдә авыл халкының актив катнашуы нәтиҗә­сендә 100 мең сум җыйганнар, бу – проект бәясенең ун проценты. Урындагы халык, шулай ук, гараж бинасын ремонтлауда турыдан-туры катнашкан. Нәтиҗәдә, гараж ремонтланып, аңа җылы­лык үткәрелгән. Әлеге проект гамәлгә ашырылганнан соң, авыл халкы Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында яңа янгын сүндерү машинасы сатып алырга тәкъдим иткән. Олы Әбеш авылы бу проект белән быелгы программада катнаша.

Катнашыгыз!  Җиңегез!


Иң күп тавыш җыючы­лар исәбенә Тәтешле райо­нының Югары Балтач авылында юлны капиталь ремонтлау проекты да кергән.
– Бу авылда иң катлаулы проблема иде, – ди Түбән Балтач авыл Советы башлыгы Эдуард Рәхимҗа-нов. – Язын, көзен, яңгыр-лы көннәрдә халыкка җиңел машиналарда түгел, җәяү йөрергә дә авыр иде. Әлбәт-тә, республика җитәкчелеге территорияне, чишмәләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау һәм башка ихтыяҗ-лар өчен 500 мең сум бүлә, ләкин бу акча гына җитми. Шуңа күрә дә Урындагы башлангычларга ярдәм программасын без авыл тормышын яхшырту өчен искиткеч мөмкинлек буларак кабул иттек. Авыл халкы бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Нәтиҗәдә, Югары Балтач авылының барлык урамнары да капиталь ремонтланды. Юлларга асфальт түшәлеп кенә калмады, яңгырлы чорда юл өслеге юылмасын өчен су үткәрә торган торбалар да салынды. Субсидияләр күләме 716 мең сум тәшкил итте. Авыл халкы 140 мең сумга якын акчаны үзе җыйды, һәр хуҗалыкка ике­шәр мең сум төште, янә трактор өчен 500әр сум җыелды. Бу эштән баш тартучылар да булды, әлбәттә, ләкин андыйлар бик аз. Һәркем юлларның төзек-леге никадәр мөһим булуын яхшы аңлый. Урындагы эшкуар подрядчы һәм берьюлы иганәче дә булды. Аның фирмасы эшләр үткәрүгә тендерны отты. Суүт­кәргеч торбаларны салу һәм юл өслеген тигезләү халык һәм подрядчылар көче бе­лән түләүсез башкарылды. Бу эштән халык бик канә­гать калды. Алар төзүдә үзләре катнашкан юлларга сакчыл мөнәсәбәттә булыр, дип ышанам.
Шулай ук Илеш районыннан ике башлангыч – Сеңрән авылында су белән тәэмин итү системасын ремонтлау һәм Югары Яркәй авылында уен комплексын сатып алу, тагы да Кыйгы районы Мәдәният сарае бинасын капиталь ремонтлау буенча проектлар да финалистлар исәбендә.
Әлеге вакытта республикада инициативалы бюд-жетлауның өч моделе эш­ли: урындагы башлангыч­ларга ярдәм программасы (ППМИ), “Эшлекле гамәл­ләр” һәм “Уфа ихаталары” проектлары.
Урындагы башлангыч­ларга ярдәм программасы бу юнәлештәге тәүге тәҗри­бә булып тора. Ул 2014 ел­да гамәлгә ашырыла баш­лады һәм Республи­каның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе исә­бенә керә. Төбәк Финанс министрлыгы мәгълүмат­ларыннан күренүенчә, Урындагы башлангычларга ярдәм программасы эшли башлаганнан соң дүрт ел эчендә конкурска тапшырылган заявкалар саны 116дан (2014 ел) 787гә (2017 ел) кадәр арткан. Проектларның гомум бәясе 82 миллион сумнан 445 мил­лион сумга кадәр җит­кән. Бүгенге көнгә программа барлык муниципалитетларны да колачлый һәм республикада яшәүче һәр унынчы кеше өстен­лекле проблеманы билге­ләүдә катнашкан.
Программа кысаларында балалар һәм спорт мәй-данчыклары, су белән тәэ­мин итү, урамнарны яктырту системалары, юллар һәм күперләр төзелә һәм ремонтлана, каты көнкүреш калдыклары полигоннары төзекләндерелә, коммуналь техника сатып алына һәм башкалар. Мәсәлән, Зилаер районының Ивано-Кувалат авылында, Учалы районының Мансур һәм Абзак авылларында урамнарны яктырту системасы ремонтланган һәм энергияне сакчыл тотынучы лампалар урнаштырылган. Нәтиҗәдә, урамнарны яктырту проблемасы гына хәл ителеп калмаган, электр энергиясен еллык куллану күләме дә кимегән.
Республиканың Финанс министрлыгында, төбәк бюджетыннан бер проектка ярдәм итү өчен бирелгән субсидия күләме үзгәреш-сез калса да (1 миллион сумнан артмый), проект­ларның елдан-ел кыйммәт­ләнә баруын билгелиләр. Әйтик, былтыр Стәрлетамак районында эре проектлар гамәлгә ашырылган. Се­вер­ная авылында су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт үткәрү 3,8 миллион сумга барып баскан. Мәләвез районының Яңа Казановка авылында юлны ремонтлау һәм аның янындагы территорияне төзекләндерү 3,2 миллион сумга төшкән.
Уртача алганда, проектларны финанслау чыганаклары түбәндәгечә бүле-нә. Республика бюджетыннан акчаның – 70, урындагы бюджеттан 13 процентка якыны юнәлтелә. Халык керткән акча – 10-11 процент, иганәчеләрнеке 9 процент тирәсе тәшкил итә.
– Быел Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу өчен 830 заявка тапшырылды, — ди Гражданнар башлангычларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Эльдар Нуртдинов. – Шулардан гомум бәясе 605,8 миллион сум тәшкил итүче 598 проект җиңүче дип табылды. Авыл халкы 486 миллион сумлык 498 проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачак, ә шәһәр округларында җиңү­челәр исемлегендә 119,6 миллион сумлык 100 проект бар. Башкортстан Хөкүмәте әлеге программаны финанслау күләмен 300 миллион сумнан 400 миллион сумга кадәр арттырды. Мон­нан тыш, җыелышлар модераторлары эше көй­ләнде, шуның нәтиҗәсендә республика кешеләренең үзләреннән җыелган акча өлешен дә арттырырга мөмкин булды.
Проектлар төрле: авылда балалар бакчасын төзек-ләндерүдән алып, су башнясын ремонтлауга, юл салудан алып, балалар яисә спорт мәйданчыгы урнаштыруга кадәр. Урамнарны яктырту, янгын сүндерү машинасы, хәвефсезлек сис­темаларын сатып алу, авыл клубын ремонтлау һәм зиратны коймалау, чишмәне төзекләндерү һәм көнкүреш калдыкларын үтилләштерү – проектларның төп юнә­леш­ләре шушылар.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



Әй урман, урман...
12-07-2018 :: Икътисад
Әй урман, урман...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»