Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алгарышлы үсеш кайчан булыр?

26.08: Алгарышлы үсеш кайчан булыр?

Алгарышлы үсеш кайчан булыр?Урал аръягы районнарында комплекслы эшне тагын да җанландыру таләп ителә.

Хәбәр итүебезчә, 22 августта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Сибай шәһәренә эш сәфәре барышында 2011-15 елларга Урал аръягын икътисади үстерү комплекслы программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Биш ел эчендә әлеге программа нинди нәтиҗәләр белән билгеләнгән? Аны тормышка ашыруда нинди казанышлар һәм җитешсезлекләр бар? Гомумән, ул үзен аклаганмы һәм алдагы чорда республиканың Урал аръягын үстерү буенча стратегия нинди булачак? Киңәшмәдә төбәк үсешенә бәйле шушы һәм башка мәсьәләләр игътибар үзәгенә чыгарылды.


— Әлбәттә, биредә дистә еллар дәвамында тупланып килгән мәсьәләләрне шушы вакыт аралыгында гына тулысынча хәл итү катлаулы. Әмма шулай да программа ярдә­мендә аерым нәтиҗәләргә ирешелде. Атап әйткәндә, айлык хезмәт хакы, салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше, бюджет тәэмин ителеше, эшсезлекне киметү дәрә­җәсе темплары төбәктә уртача республика күрсәткечләрен узып китте. Шул рәвешле Урал аръягы төбәгенең артта калуы акрынлап гамәлдән чыгарыла. Һәр­хәлдә, республиканың башка районнары белән чагыштырганда хәзер күрсәткечләрдә элекке кебек кискен аерма юк, — диде утырышта Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе чыгышында билгеләнүенчә, шу­шы вакыт эчендә Урал аръягы төбәгендә 8 мең эш урыны бул­дырылган. Төп капиталга инвестицияләр күләме 50 миллиард сумнан арткан. Респуб­ли­каның адреслы программасы кысаларында бюджетка инвестицияләр күләме 5,5 миллиард сумга җиткән. Шул рәвешле республиканың инвестиция программасында Урал аръягы өлеше биш ел эчендә алты проценттан ун процентка кадәр арткан.
Программа кысаларында төбәк икътисадын үстерүгә күләмле инвестицияләр салу белән бергә, социаль өлкәгә дә гаять зур игътибар бирел­гән. Әйтик, юл төзелешен генә алсак та, шушы чорда 435 километр автомобиль юлы, 14 күпер төзелгән һәм төзеклән­дерелгән. Бу исә төбәкнең транспорт белән тәэмин ителешен бермәбер яхшырту мөмкинлеге биргән. Һәм мондый уңай үзгәрешләр башка социаль тармакларда да байтак.
Иң мөһиме, Урал аръягы төбәген үстерүгә күләмле дәү­ләт ярдәме юнәлтелү белән бергә, урындагы халык үзе дә хәрәкәткә килеп, икътисади процессларда, грант проектларында активрак катнаша башлаган. Мәсәлән, Авыл хуҗа­лыгы министрлыгының “Эш башлаучы фермер”, “Гаилә терлекчелек фермалары”, “500 ферма” грант программаларында әлеге төбәктән катнашучылар 27 процентны алып тора. Бу җәһәттән тәүлегенә 300 тонна ашлык эшкәртү куәтенә ия Сибай элеваторы тегермәнен эшкә кушканнан соң бу сан тагын да артыр дип көтелә. Чөнки хуҗалыкларга төбәктә бөртекле культуралар мәйданнарын арттыру өчен яңа ихтыяҗ барлыкка килде. Димәк, шуңа бәйле җитештерү куәтләрен үстерү максатында, төрле дәүләт программаларына мөрәҗәгать итүчеләр саны да артачак, дияргә кирәк.
Киңәшмәдә 2011-15 елларга Урал аръягын икътисади үстерү комплекслы программа­сының нәтиҗәләре, алдагы чорга бурычлар турында төп доклад белән Премьер-министр урынбасары — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов чыгыш ясады. Үзләре җитәкләгән тармакларда әлеге юнәлештә алып барылучы эш хакында икътисади үсеш министры Сергей Новиков, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Алексей Карпухин, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Вячеслав Гыйләҗетдинов сөйләде. Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Халит Сөләй­мановның чыгышы програм­маның Урал аръягы муниципаль берәмлекләре үсешен­дәге роленә багышланды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы, гомум алганда, мәсьәләгә шушы рәвешле килү үзен аклавы хакында белдерде.
— Программа уңай нәти­җәләр бирә. Әмма шулай да әлегә төп максатка ирешел­мәде, дип уйлыйм. Урал аръягы “алгарышлы үсеш төбә­ге”нә әверелмәде, — диде Рөстәм Хәмитов. Биредә ул аеруча икътисади юнәлешнең аксавын сызык өстенә алды.
— Программаны ике өлеш­кә бүлеп карасак, сүз дә юк, социаль җәһәттән без алга киттек. Мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, суүткәргечләр, инфраструктура төзелеше — биредә күркәм нәтиҗәләр бар. Икенче өлеш — болар инвести­цияләр, сәнәгать үсеше, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗа­лыгы, эшкәртү. Кызганычка каршы, биредә күзгә күренер­лек уңышлар юк дәрәҗәсендә. Моның төп сәбәпләренең берсе төбәк халкының һаман да пассив булуына да кайтып кала. Димәк, әлеге юнәлеш­ләрдә эшне җанландыру — программа үтәлешенә бәйле алдагы чорга көнүзәк бурыч булып тора, — диде бу җәһәт­тән Рөстәм Хәмитов.
Программаның үзенә кил­гәндә, республика Башлыгы билгеләвенчә, ул ким дигәндә 2020 елга кадәр дәвам иттере­ләчәк. Шул ук вакытта аның үтәлешенә таләпләр һәм җа­ваплылык та бермәбер арттырылачак.
—Үзәктән тулы куәттә яр­дәм булып та урындагы власть органнары нәтиҗәле команда туплый, иң мөһим юнәлеш­ләргә эшлекле менеджерлар һәм башкаручыларны сайлый белмәде. Нәтиҗәдә, алдан уйланылганча, программа ярдә­мендә төбәкнең фәнни-техник һәм инфраструктура потенциалын сизелерлек ныгытуга ирешеп булмады. Шулай ук проблемалы районнарда эре, урта һәм кече бизнес та комплекслы үсешкә чыкмады. Урал аръягында һаман да урындагы малтабарлар эшчәнлеген дәрт­ләндерерлек эре эшкәртү предприятиеләре юк дәрәҗә­сендә, — дип тәнкыйть утына тотты республика Башлыгы.
Алдагы чорда әлеге мәсьә­ләләр ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хәл ителер — вакыт күрсәтер. Бер нәрсә хак: Урал аръягының нәтиҗәле үсеше гомум республика өчен генә түгел, беренче чиратта шушы төбәктә гомер кичерүче халык өчен кирәк. Республикада, күренүен­чә, дәүләт дәрәҗәсендә моны аңлау һәм яклау бар, моңа ирешү максатында тоемлы ярдәм күрсәтелә. Инде килеп ул төбәктәге урындагы җитәк­челәр дә шуны аңласын, тудырылган мөмкинлектән нәти­җәле файдалансын, куәтләрне эшкә куша белсен иде. Бу аларның намус эше дә, мөһим вазыйфа бурычы да!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
25-05-2017 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?
Эшлекле ял көннәре көтә
10-05-2017 :: Икътисад
Эшлекле ял көннәре көтә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»