Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дөге — провинцияләрдән, Чәй — штатлардан...

23.09: Дөге — провинцияләрдән, Чәй — штатлардан...

Дөге — провинцияләрдән, Чәй — штатлардан...21-23 октябрьдә Уфада “ШОС һәм
БРИКС илләре төбәкләренең кече бизнесы” форумы узачак.

Мәгълүм булуынча, быел Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтте. Башкалабызга Евразия, Көньяк Америка, Африка континентларыннан 15 дәүләт җитәкчесе килде. Саммитларда күпкырлы хезмәттәшлекне, оешмаларның географиясен киңәйтү турында да сүз булды. Икътисади үсеш, саммитларда катнашучы илләр арасында товар әйләнешен арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бүленде. Җитәкчеләрдән, корпорацияләрдән тыш, илләрнең төбәкләре, кече бизнес вәкилләре дә актив хезмәттәшлек иткәндә, мондый максатка тизрәк ирешеләчәк. Шушы уңайдан 21-23 октябрьдә Уфада “ШОС һәм БРИКС илләренең кече бизнесы” беренче форумы үтүе игътибарга лаек. Форумда Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700дән артык делегат катнашачагы күп нәрсә турында сөйли.


Әйткәндәй, “ШОС һәм БРИКС илләренең кече бизнесы” форумының Уфада үтүе очраклы түгел. Уфада саммитларны югары дәрәҗәдә оештыруыбыз да моңа этәргеч булды. Алай гына түгел, төбәкләр арасындагы хезмәт­тәшлекне үстерү башлангычы Башкортстан белән бәйле. Былтыр Таҗик­станда ШОСның Эшлекле советында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов хезмәттәшлек итүнең яңа форматын беренчеләрдән булып тәкъдим итте.

— “R2R”, ягъни “төбәк белән төбәк” форматына игътибар итәргә тәкъдим итәм, — дигән иде Рөстәм Зәки улы.

— Тормыш безнең алда партнер-дәүләтләрнең төбәк дәрәҗәсендә сәүдә-икътисади бәйләнешләр булдыру, төбәкара кластерлар, күпкырлы мәсьәләләр хәл итү өчен берләшмәләр һәм ассоциацияләр оештыру бурычы куя. Казахстан һәм Беларусь белән бәйләнешләрне ныгытабыз. Кытай Халык Республикасы белән эшләү тәҗрибәбез бар. Идел буе федераль округы төбәкләренең Кытайның Янцзы елгасының Югары, Урта агымы тө­бәкләре белән нәтиҗәле хезмәт­тәшлек итүе игътибарга лаек. Яңа форматта бизнеска партнерлар табу уңайлы булачак. Безнең карашка, мондый дәрәҗәдә башка илләр белән хезмәттәшлек итү дә уңай нәтиҗә бирәчәк.

Рөстәм Хәмитов тәкъ­диме Уфада үткән саммитларда хуплау һәм яклау тапты. Башкалада үтәчәк форум — моның дәлиле. Аның кысаларында ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре эшкуар­ларының күргәз­мәләрен оештыру планлаштырыла. Күргәзмәдә IT-технология­ләр, сәнәгать, чимал чыгару һәм эшкәртү, экология һәм туризм, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате, франчайзинг юнәлешләре урын алачак. Башкортстан төбәкләре эшкуарла­рының һәр юнә­лештә дә кунакларга тәкъдим итәрдәй продукциясе, казанышлары бар. Иң мөһиме — мондый формат килешүләр төзү, яңа бәй­ләнешләргә нигез салу өчен уңайлы.

Форумның икътисади кризис йогынтысын киметә­чәгенә дә өмет бар. Форум кысаларында яңа хезмәттәшләр табарга мөмкин. Төбәкара бәйләнешләр урнаштырылса, кайбер продукциянең хакын төшерү генә түгел, сыйфатын яхшыртуга да ирешеп булыр иде. Әйтик, Һиндстанның чәй күпләп җитеш­терелгән штатлары белән арадашчыларсыз, турыдан-туры бәйләнеш урнаштырырга мөмкин. Кытайның дөге күпләп җитештерелгән провинцияләре дә безнең эшкуарлар белән бәй­ләнешкә керүдән баш тартмаячак. Шушындый ук юл белән Таҗикстан һәм Үзбәкстан җиләк-җимешләре Көнбатыш Европадан кертелми башлаганнарның бер өлешен алыштыра алыр иде. Башкортстанның кече бизнес вәкил­ләренең тәкъдим итәрлек продукциясе дә күптөрле. Умартачылыкны гына алып карыйк. 2015 ел башына алынган статистика мәгълүматлары буенча, төбәктә 13 062 тонна бал җитеш­терелгән, шуның 6462 тоннасы сатуга чыгарылган. Җитештерү җайга салынса да, продукцияне сату катлаулырак. Мөгаен, форумнан соң Башкортстан балына чит илләрдә тагын да ихтыяҗ артыр.

Әйткәндәй, Шанхай хезмәттәшлек оешмасының гомум эчке тулай продукты — 11,6 триллион доллар (гомумдөнья күрсәткеченең 15,4 проценты). БРИКС илләренең шушы ук күрсәткече — 15,8 триллион доллар (14 процент). Югарыда телгә алынган оешмалар төбәкләренең кече бизнес вәкилләре активрак хезмәттәшлек итсә, эчке тулай продуктның тагын да артачагы көн кебек ачык. Мондый хезмәттәшлекнең җанлануы, ил казнасына керем китерүдән тыш, халык тормышында да уңай чагылыш табачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тонналар өчен түлә һәм...
27-04-2017 :: Икътисад
Тонналар өчен түлә һәм...
Яшьләр Сколковода
19-04-2017 :: Икътисад
Яшьләр Сколковода








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»