Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бәяләрне “авызлыклап” булырмы?

30.10: Бәяләрне “авызлыклап” булырмы?

Бәяләрне “авызлыклап” булырмы?Республика сәүдә базарында азык-төлеккә хаклар кискен сикермәсә дә, артуын дәвам итә.
Көнбатыш илләренең икътисади санкцияләре Русиянең азык-төлек базарына болай тиз йогынты ясамас кебек иде. Әлбәттә, сүз туклану продуктлары җитешмәү турында бармый. Санкциядән үзебезнең ил товар җитештерүчеләре дә файдаланып калырга тели ахры. Соңгы айларда сәүдә нокталарында бәяләр күтәрелүе күзәтелә. Бу хәлгә Кремль әлегә бармак янап кисәтү белән генә чикләнгән иде. Ә берничә көн элек Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе Сергей Иванов: “Контрольлек итүче органнар, шул исәптән Монополиягә каршы федераль хезмәт, санкцияләр һәм санкцияләргә каршы чараларга бәйле бәяләр артуга юл куймаска тиеш”, — дип белдерде. Бу таләп илнең эчке базарындагы алыпсатарларга да, бәяләр белән уйнаучы чит ил поставкалаучыларына да кагыла. Журналистларның “Мондый хәлләргә власть көч кулланып чик куячакмы?” дигән соравына да Иванов “Әлбәттә” дип җавап бирде.
Башкортстанның азык-төлек базарында хәл әлегә тотрыклы. Чит илдән кертелүче ризыкларны үзебезнекенә алыштыру һәм сәүдәне туклану продуктлары белән тәэмин итүдә өзеклек булдырмау юнәлешендә Хөкүмәт җитди чаралар күрә. Шул ук вакытта, соңгы айда акмайга хак — 13 сумга, эремчеккә — 1 һәм каты сырларга 24-44 сумга күтәрелде.
Сәүдә нокталарында туклану продуктларына бәяләр арту нәрсәгә бәйле? Башкортстан үзен азык-төлек белән киләчәктә дә җитәрлек тәэмин итә алырмы? Шушы һәм башка сораулар белән без Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, республика Президентының агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госмановка мөрәҗәгать иттек.


— Рәсүл Үзбәкович, бүген азык-төлек базарындагы хәлгә беркем дә битараф түгел. Кибеттә нинди төр ризык күренмәве, хакларның ни дәрәҗәдә күтәрелүе һәркайсыбызны кызыксындыра. Галим һәм парламент комитеты рәисе буларак, Сез нинди фикердә?

— Әлбәттә, һәркем кебек үк, мин дә көн саен кибеткә керәм. Бәяләрнең акрын гына күтәрелүе мине дә борчый. Әмма илдә, аңа чиктәш дәүләтләрдә “давыл” уйнаганда Башкортстан берүзе тотрыклылык утравы булып калалмый. Базарга, яки ярминкәгә килгәч, мин иң тәүдә ит хакларына игътибар итәм. Мондый бәя илнең бер генә төбәгендә дә юк кебек. Узган ял көннәрендә 260 сум белән биш килограмм сыер ите сатып алдым. Комитет рәисе буларак, бу бәя артында нинди чыгымнар ятканын белсәм дә, гади сатып алучы өчен бик кыйммәт бу продукция. Билгеле, аны үстерүчегә, бәлки, зур хак түгелдер, ә менә шәһәрдә яшәүчеләр өчен...

— Ул чагында мин бәяләр артуга китергән сәбәпләр, чыгымнар турында тәфсилләбрәк сөйләвегезне сорар идем.

— Икътисад базар мөнәсәбәтләре шартларына көйләнгән икән, бу очракта хакларның үсүе яисә кимүе табигый хәл. Гәзит укучыга аңлаешлырак булсын өчен аның берничә факторына тукталыйк.
Чыгымнар — товар яки чималны җитештерүдә, эшкәртүдә һәм сатуда тотынылган икътисади төшенчә. Аңлашыла ки, ягулыкка, электр энер­гиясенә, азыкка һәм аңа өстәмәләргә хак артты. Ягулыкка, мәсәлән, үткән елда бәяләр 11 процентка үсте. Хуҗалыклар төзергә дә, ремонт белән шөгыль­лә­нергә дә тиеш. Узган елда төзелеш материалларының да 13 процентка кыйммәтләнүен онытмыйк. Аграр пред­приятиеләрнең чәчү кампаниясенә әзер­ләнәсе, яхшы орлык, техника, ашлама аласы бар. Хезмәт хакын да арттырырга кирәк. Кызганычка каршы, аграр тармакта әлегә эш хакы һаман да иң түбәне булып кала.

Ихтыяҗ — сәүдәдә хаклар артуга йогынты ясаучы икенче фактор. Билгеле, соңгы 20-25 елда без инде товар төрлелегенә күнегеп тә беткән идек. Безнең күбебез азыкның төрле һәм экологик яктан чиста булуын тели. Игътибар итсәгез, соңгы елларда сыер малы, кош-корт итенә ихтыяҗ арта, дуңгызныкына кими. Без икмәк, бәрәңге һәм шикәрне күп кулланабыз, ә җиләк-җимеш һәм балыкны җитәрлек аша­мыйбыз. Сөт продуктларыннан да югары сыйфатлы сырга өстенлек артты. Әйтергә кирәк, халыкның кереме арту ихтыяҗның үзгәрүенә китерүче төп сәбәпнең берсе.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бюджет нәтиҗәле булсын!
12-08-2017 :: Икътисад
Бюджет нәтиҗәле булсын!
Төркиядән виноград килә!
10-08-2017 :: Икътисад
Төркиядән виноград килә!
Сәүдә — тормыш көзгесе
10-08-2017 :: Икътисад
Сәүдә — тормыш көзгесе
Кыяр... акчада үсә
1-08-2017 :: Икътисад
Кыяр... акчада үсә
Яшь эшкуарлар  ярдәм ала
1-08-2017 :: Икътисад
Яшь эшкуарлар ярдәм ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

94 (25098)

от 15 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»