Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Керем арта, чыгым кими

25.02: Керем арта, чыгым кими

Керем арта, чыгым кимиАгымдагы елның тәүге аенда республика казнасы үтәлешендәге хәл нәрсә турында сөйли?

Башкортстанның Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, гыйнварда республиканың тупланган бюджетына керемнәр 9001,5 миллион сум күләмендә булган. Бу узган елның шул чорына карата 115,1 процент тәшкил итә. Шуның 6718 миллион сумын салым һәм салым булмаган керемнәр тәшкил итә. Атап әйткәндә, елның тәүге аенда физик берәмлекләр кеременә салым — 2328,9 миллион сум, акцизлар — 1360,6 миллион сум, гомум керемгә салым — 570,4 миллион сум, милеккә салым 436,8 миллион сум күләмендә җыелган. Дәүләт һәм муниципаль милектә булган мөлкәтне файдаланудан керем исә, узган елның шул чорына карата 2,6 тапкыр артып, 2004,3 миллион сумга җиткән. Башкортстан бюджетына кайтарып бирелми торган түләүләр 2267,5 миллион сум күләмендә бул­ган. Узган еллар бюджетара трансфертларыннан кайтарылган сальдо 16 миллион сум тәшкил иткән.


Республиканың тупланган бюд­же­тының тәүге айдагы чыгымнары исә 11005,3 миллион сум күләмендә финансланган. Әйткән­дәй, керем­нәргә карата биредә үсеш азрак булып кала һәм былтыргы шул чорга карата 14,6 процент тәшкил итә. Чыгымнарның иң зур өлеше 8953,8 миллион сум, ягъни 81,4 процент, һәрвакыттагыча, социаль өлкәгә туры килә. Шул исәптән, бюджет, автономияле учреждениеләргә һәм икътисад тармагындагы башка төр оешмаларга чыгымнар 6470,1 миллион сум күләмендә булган. Эшлә­мәү­че гражданнарны медицина страховкалавына һәм шушы өлкәдәге башка бюджетара трансфертларга чыгымнар 1671,8 миллион сум тәшкил иткән. Халыкка социаль трансфертлар (пенсия­ләргә өстәмә­ләр, башка социаль түләү­ләр) 947,3 миллион сумны алган. Капитал салуларга һәм юл хуҗалыгына 995,5 миллион сум юнәлтелгән.

Республика бюджеты исә агымдагы елның тәүге аенда 7709,2 миллион сумга үтәл­гән. Бу узган елның шул чорына карата 5,1 процентка күб­рәк. Чыгымнар исә 9861,8 миллион сум тәшкил иткән. Шул рәвешле республика бюджетындагы чыгымнар күләме былтыргы гыйнвар аеннан 1,6 процентка киме­гән.

Урындагы бюджетларга бәйле дә шундый ук хәл күзәтелә. Мәсәлән, гыйнварда урындагы бюджетларга (муниципаль районнар, шәһәр округлары, авыл һәм шәһәр биләмәләре бюджетлары) 2656,9 миллион сум кергән. Шул рәвешле салым һәм салым булмаган керемнәр күләме былтыргы гыйнварга карата 2,9 процентка арткан. Урындагы бюджет­ларның чыгымнары исә былтыргы тәүге айдан 3 процентка кимеп, 2508,1 миллион сум тәшкил иткән.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясарга була? Әлбәт­тә, тәүге айда казна үтәлешенә бәйле төгәл һәм анык аңлатманы шушы мәсьә­ләләр белән көн-төн шөгыль­ләнүче финансистлар һәм икътисад өлкәсендәге аналитиклар гына бирә аладыр. Шул ук вакытта, югарыда ки­терелгән саннардан чыгып, республика икътисадындагы гомум хәлне, кем әйтмешли, сукыр күз белән дә ярыйсы ук күзалларга мөмкин. Сөендергәне шул: казнага керемнәр кимүгә түгел, артуга таба бара. Димәк, җитештерү тармагы эшли, икътисад нәтиҗәле үсе­шә дигән сүз. Чыгымнарның берникадәр кимүен исә, беренчедән, республикада нәтиҗәсез чыгымнардан арыну юнә­лешендә дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче чаралар белән, икенчедән, дөньякүләм финанс кризисына бәйле каешны тагын да ныграк кысып бәйләвебез белән аңлатырга кирәк. Монысы яхшыдырмы, начардырмы һәркемнең үзенә генә мәгъ­лүм. Һәрхәлдә, шәхсән без елдан-ел күбрәк акча эшләп, аны шуңа бәрабәр күбрәк, әмма нәтиҗәле итеп, туздырганда шуннан да яхшысы юк дигән фикердәбез. Әмма ни хәл итә­сең, дөньяда финанс кризисы хөкем сөрә икән, күпчелегебез чагыштырмача яхшы заманда алынган фатирларына шөкер кылып, искер­гән тәгәрмәчле туза баручы машиналарында йөри бирә. Нәтиҗәсез чыгымнарны кыскартабыз дип, һәр тармакта финанслау ел саен 10-18 процентка кыскарган хәл-шартларда, урысчалап әйтсәк, яңага үрелергә хут юк. Шуңа да бюджетка керем­нәр­нең артуына сөенсәк тә, чыгым­нарның кимүе хафага сала. Бер яклап, елына 10-12 процентка үскән инфляция котырынып кесәне талаганда һәм, икенче яклап, хезмәт хаклары ел саен шуңа бәрабәр киселә барганда бер дә сөенәсе дә, көләсе дә килми...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Инвесторлар –  балык кебек!..
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Инвесторлар – балык кебек!..
Хаклар хаклы  арттымы?
20-07-2017 :: Икътисад
Хаклар хаклы арттымы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»