Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ятып калганчы... фатир алып кал

28.04: Ятып калганчы... фатир алып кал

Ятып калганчы... фатир алып калТорак программасы кемнәргә яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә?

Икътисади кризис нәтиҗәсендә халыкның сатып алу мөмкинлеге кимеде. Мондый хәл-шартларда, иртәгәсе көнне кайгыртып, акчаны чама белән генә тотыну урынлымы? Әллә, киләчәкне уйлап, озайлы инвестиция проектларына нигез салыргамы? Моңа, әлбәттә, торак алу керә. Соңгы арада фатирлар бераз арзанайса да, банкларда кредит ставкалары артты. Башкортстан Хөкүмәте ташламалы шартларда фатир алырга ярдәм итә.


Төбәктә торак алу өчен акча туп­лау программасында 8 меңнән артык кеше катнашырга гариза биргән. Теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк. Программа кысаларында фатир ике этапта сатып алына. Иң элек, банкта вклад ачып, ай саен 3 меңнән 10 мең сумга кадәр акча салып баручыларга Хөкүмәт аның 30 процентын өстәп түли. Шул ук вакытта, акчаны күбрәк салып бару отышлырак. Чөнки никадәр күбрәк акча туплана, шулкадәр кредит алырга мөмкин. Әйтик, 500 мең сум тупланган икән, 500 мең сум кредит тәкъдим ителә.

Икенче этапта ташламалы шартларда кредит алырга мөмкин. Өч елдан биш елга кадәр акча тупла­ганнарның кредит ставкасы – 7, алты ел тупла­ганнарның 6 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, кредит тупланган акча күләменнән артмаячак. Кимендә – 150 мең сум, иң күбе 1,5 миллион сум кредит алырга мөмкин. Акча туплаганда ук фатирны төзүче­ләрне сайлау мөмкинлеге бар.

Гомумән, программада Башкортстанда яшәүче, кимендә ике балигъ булмаган балалы, инвалид балалы, яшь гаиләләр һәм ялгызы гына бала тәрбия­ләүче аналар катнаша ала. Шулай ук, төрле хәрби алышларда катнашучылар, тыл эшчәннәре, хез­мәт ветераннары һәм инвалидлар программа кысаларында торак шартларын яхшыртырга мөмкин. Бер шарт бар. Аларның эш урыны мәгариф оешмасы, сәла­мәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, халык мәшгульлеге, физик культура һәм спорт өлкәсе булу мөһим.

Программа шартлары бәхәсләр дә тудырырга мөмкин. 1,5 миллион сум акча, әйтик, Туймазыда фатир алырга җитәчәк. Ә менә Уфада торак шартын яхшырту өчен бу гына аз. Акча 3-6 ел туплана. Шушы чорда фатир хаклары да артачак. Икенче яктан карасаң, 6-7 процент ташламаны бер генә банк та тәкъдим итми. Өстәвенә, Хөкүмәт 30 процент ярдәм күрсәтә. Күре­нүенчә, бизмәнгә салып карасаң, программа отышлы килеп чыга.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
25-05-2017 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?
Эшлекле ял көннәре көтә
10-05-2017 :: Икътисад
Эшлекле ял көннәре көтә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»