Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яңа үрләргә юл ачсын!

28.05: Яңа үрләргә юл ачсын!

Яңа үрләргә юл ачсын!Русиянең нефть-газ-химия форум бик күп мөһим эшлекле башлангычлар белән билгеләнде.

Үтеп баручы атна Башкортстанның икътисади тормышында истәлекле вакыйгаларга бай булды. “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Русиянең нефть-газ-химия форумы үтте. Ул “Газ. Нефть. Технологияләр-2016” халыкара күргәзмәсе белән ачылып, кичә аның эшен “Зур химия” халыкара форумы дәвам итте. Чараның пленар өлешендә Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб, энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, аның урынбасарлары, форумны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Дмитрий Шаронов һәм башкалар катнашты.


– Форумда Русия төбәкләреннән, чит илләрдән власть, бизнес вәкилләре, галимнәр, белгечләр катнаша. Республиканың ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең үсеш күрсәткече тотрыклы. Тармак предприятиеләре чималны тирәнтен эшкәртү, проектларны гамәлгә ашыру, инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә дә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Форум эшлекле шартларда үтсен һәм килгән кунакларга да, төбәк предприятиеләренә дә уңышлы булсын! – диде Рөстәм Хәбибуллин.

Форум кысаларында Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб һәм энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов күргәзмәләрне карады. Дәрәҗәле кунаклар Башкортстан предприятиеләре җитештергән продукцияләргә, тәкъдим иткән технологияләргә югары бәһа бирде.

Пленар өлештән соң химия һәм нефть-химия сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт һәм аз тоннажлы җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча фәнни-техник ведомствоара советларның берлектәге утырышы үтте. Арытаба форум эше секцияләрдә дәвам итте.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ташламадан башлана!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Ташламадан башлана!
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
25-05-2017 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»