Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Инвестицияләр агымы артачак

27.11: Инвестицияләр агымы артачак

Инвестицияләр агымы артачак Мәгълүм булуынча, киләсе елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтәчәк. Саммит Башкортстан эшкуарлары өчен нинди мөмкинлекләр ача? Инвестицияләр җәлеп итүгә игътибар артамы? “Коммерсантъ” нәшрият йортында оештырылган “түгәрәк өстәл”дә сүз шул хакта барды.

— Саммитлар оештыру — төбәкнең инвесторларга уңай шартлар тудыруга бер дәлил, — диде Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгының Инвестиция сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Фазылов. — Гадәттә, инвесторлар төбәкнең рейтингына, инфраструктура үсешенә, тудырылган эшлекле шартларга җитди игътибар бүлә. Дөнья дәрәҗәсендәге чаралар оештыру — төбәкнең абруен арттыручы мөһим күрсәткеч. Чарадан соң Башкортстанга инвестицияләр агымы артуы көтелә. Шул ук вакытта, инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар да яхшыра.
Әйткәндәй, агымдагы елның тугыз аенда Башкортстаннан чит илләргә 9,9 миллиард долларлык товар чыгарылган. Күпчелеге Нидерланды, Италия, Кытай һәм Һиндстанга туры килә. Узган елның шушы ук күрсәткеченнән 18,5 процентка арткан. Республика импортерлары арасында алдынгы урыннарны Япония белән Кытай били. ШОС илләре белән товар әйләнеше артуы күзәтелә.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Вчера, 00:00 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?
Эшлекле ял көннәре көтә
10-05-2017 :: Икътисад
Эшлекле ял көннәре көтә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»