Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Асфальт искерсә – “Микросюрфейсинг”, җимерелсә – “НОВАЧИП”...

29.09: Асфальт искерсә – “Микросюрфейсинг”, җимерелсә – “НОВАЧИП”...

Асфальт искерсә – “Микросюрфейсинг”, җимерелсә –  “НОВАЧИП”...Уфада автомобиль юлларын төзекләндерүдә файдаланылучы яңа технологияләр ышанычны аклыймы?

Безнең табигать шартларында юлларны төзек хәлдә тоту җиңел түгел. Шуңа күрә һәр елны язгы чорда юллар торышы начарая. Нәтиҗәдә, хасыйл булган чокырлар ямала, кайбер урыннарда яңа асфальт түшәлә. Әлбәттә, катлаулы һәм җаваплы эш бик күп чыгымнар таләп итә. Соңгы алты елда республика юл хуҗалыгына 71,81 миллиард сум акча бүленгән. Шуның 7,38 миллиард сумы – федераль, 64,43 миллиард сумы – республика бюджетыннан. Акча максатлы файдаланыламы? Уфа юлларын төзекләндерүдә нинди казанышлар бар? Асфальт түшәгәндә нинди яңа технологияләргә өстенлек бирелә?


Аңлашыла, урындагы хакимиятләр үз көчләре белән генә юлларны төзек­лән­дерә алмый. Шуңа күрә бу юнә­лештә муниципалитетларга ярдәм күрсәтелә. Соңгы арада район һәм шәһәрләргә 30,73 миллиард сум субсидия бүленгән. Бу юл хуҗалыгының барлык чыгымнарының 43 проценты дигән сүз. Алдынгы урынны, әлбәттә, Уфа били. Җиде елда башкалабызга 14,1 миллиард сум, шул исәптән 2016 елда 2,5 миллиард сум бүленгән. Моңа һич аптырыйсы юк. Чөнки миллионнан артык халык яшәгән шәһәрдә автомобиль хәрәкәте дә шактый киеренке. Беренчедән, мондый хәл-шартларда юллар тизрәк сафтан чыга. Икенчедән, юлларга ихтыяҗ да зуррак. Чөнки юлда хасыйл булган чокырларның “бөкеләр”­гә, аянычлы хәлләргә китерүе ихтимал.

Асфальт искерсә – “Микросюрфейсинг”, җимерелсә –  “НОВАЧИП”...Уфаның юл-урам челтәрләрендә эш дәвам итә. 2016 елда 520 мең квадрат метр мәйданда 747 миллион сумлык эшләр башкару планлаштырылган. Кайбер объектларны 2016 елда сафка кертү планлаштырыла. Шуларның берсе – Һалле шәһәре исемендәге урам ягыннан Агыйдел күперенә керә торган урын. Яңа күпер М-7 “Идел” федераль трассасы ягыннан шәһәр үзәгенә каршылыксыз керүне тәэмин итәчәк. Өч юл полосасы аша үзәккә хәрәкәт итү мөмкин булачак. Шул ук вакытта, га­мәлдәге күпер аша Затон ягына бер яклы хәрәкәт калачак. Сафка кертеләсе объект бик күп көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәчәк. Беренчедән, Затон бистә­сендә яшәүчеләр Уфага тоткарлыксыз керә һәм чыга алачак. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Затон, Көнчыгыш Затон микрорайоннарында, Романовка, Миловка торак пунктларында барлыгы 12 миллион квадрат метр торак төзеләчәк. Димәк, бистәдә яшәүче халык саны да артачак. Икенче­дән, инвестицияләр җәлеп итү өчен инфраструктураның үсешкән булуы мөһим. Быел сафка кертеләсе башка объектлар да халык тормышы, Уфа үсеше өчен зур әһәмияткә ия.

Яңа технологияләр юл хуҗалыгы өчен яңа мөмкинлекләр ача. Аларны тиешенчә файдаланганда, безнең кырыс табигать шартларында да асфальт озак хезмәт итәргә мөмкин икән. Беренче тәҗрибәләр дә бар. Уфа – Аэропорт юлына һәм Зәки Вәлиди урамына “Микросюрфейсинг” катнашмасы тү­шәл­гән. Мондый катнашма искергән юл өслеген төзекләндерергә, юлның башка сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, юлның изелүенә каршы тору сыйфаты арта. Уфаның кайбер урамнарында һәм объектларда ас­фальт­ның хезмәт итү чорын арттыручы “VitaRubix” катнашмасы файдаланыл­ган. Атамасы чит телдә язылса да, ул Башкортстанда җитештерелә. Җи­мерелә башлаган юлны нәтиҗәле төзекләндерергә мөмкинлек бирүче “НОВАЧИП” технологиясе Дим микрорайонында файдаланылган.

Күренүенчә, юл хуҗалыгының мөмкинлекләре зур. Финанслау “аксамый”, яңа технологияләр дә файдаланыла. Бөтен шартлар да тудырылганга, киләчәктә юлларның сыйфаты тагын да яхшырачагына өмет зур.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
25-05-2017 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?
Эшлекле ял көннәре көтә
10-05-2017 :: Икътисад
Эшлекле ял көннәре көтә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»