Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үсеш күзәтелә...

16.02: Үсеш күзәтелә...

Үсеш күзәтелә...Кызганычка каршы, әлегә бу күбрәк салымнар, бәяләр һәм яшерен эшчәнлек артуда чагыла.

Соңгы өч елда казна чыгымнарын катгый экономияли башладылар. Моңа кадәр дәүләтнең берничә фондында (резерв фонды, халыкның иркен тормышын тәэмин итү фонды) саклык акчалары бар иде. Быел ул суммалар тотынылып бетәчәк, диләр. Шуңа күрә, җәмгыятьтә социаль өзеклекләргә юл куймас өчен, салымнар сәясәтендә үзгәрешләр барлыкка килде.


Салымнар бик күп төрле һәм алар­ның барысы да безгә турыдан-туры ка­гылмый кебек. Ләкин, соңгы чиктә, алар товарлар һәм хезмәтләр бәяләрендә чагыла һәм безнең кесәгә тәэсир итә. Барлык салым төрләрен, кертелгән үзгә­решләр һәм аларның үзен-чә­лек­ләрен бер мәкалә кысаларына сыйдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә, күбебезгә кагыла торганнарын гына күздән кичерик. Шәхси бе-рәм­лекләр салымында (һәр эшләүче кешенең хезмәт хакыннан алына торган) әлегә яңалыклар көтелми. Ә менә акциз, милек салымы артачак. Акциз — аерым төр товарлар бәясенә кер-телгән (сатып алучы кесә­сеннән түләнә торган) салым төре. Га­дәттә, тәмәке, алкоголь продукциясе, бензин, җиңел автомашина хакларына акциз салымы өс­тәлә. Тәү чиратта, бу салым казнаны тулыландыру максатыннан билгеләнә. Русия Хөкүмәте, әйтик, тәмәке акцизын ел саен 10 процентка арттыру турында карар кабул итте. 2017 елдан 2019 елга кадәр акциз 30 процентка арта һәм сигарет кабы бәясендә акциз өлеше 70 процентка якынлаша. Әлеге вакытта сигаретлар кабының уртача бәясе 95 сум булса, 2019 елга ул 178 сумга җитәчәк. Шушы хак­ның 120 сумы турыдан-туры казнага китә, ә калганы җи­тештерүчеләр, сатучылар һәм тагы да берничә төр са­лым өлеше. Тәмәке акцизын күтәрү казнага 2017 елда — 35 миллиард, 2018дә — 82 миллиард, 2019 ел­да 126 миллиард сум табыш китерер дип көтелә.

Башка төр товарлар акцизы буенча да шундый исәп­ләүләр үткәрелгән. Бүген кибеттәге аракының бәясе 220 сумнан да ким түгел. Шушы хакның 100 сумы — акциз, 25 сумы– өстәмә бәя салымы (НДС). Акциз арткач, хаклар якынча 230-235 сум булачак. Үзгәреш зур түгел, әлбәттә. Билгеле булуынча, кибеттән спиртлы эчемлекләрне чагыштырмача хәлле кешеләр сатып ала. 220гә алган булса, 230га да ала инде ул аны. Башкалар исә яшерен җитештерелгән аракы яисә фанфурик белән чикләнә. Хөкүмәтнең аракы акцизын арттыруы казна керемен күбәйтүдән бигрәк, яшерен аракы әйләнешен үстерүгә китерергә мөмкин.

Бензин, дизель ягулыгы һәм майлар акцизын күтәрү турындагы указга Президент Владимир Путин узган елның 29 февралендә кул куйган иде. Шуннан соң акрынлап ягулык бәяләре якынча 2,5 сумга артты. Ягулык хаклары үсү башка товар һәм хезмәтләрнең кыйммәт­ләнүенә китерә. Без, гадәт­тә, хакларны җитеште­рүчеләр (әлеге очракта нефть компанияләре) арттыра, дибез. Әмма бу нигез­дә алай түгел. Дөрес, монополиядән файдаланып, бәяләрне чамадан тыш куйган җитештерүчеләр дә бар иде. Хәзер андый намуссыз­лар белән көрәшә торган махсус хезмәт булдырылды. Бер литр ягулык бәя­сеннән (бүген, әйтик, АИ-92 бензины — 35 сум 33 тиен тора) кемгә күпме өлеш чыкканны карап үтик. 20 процент — акциз өлеше, АЗС­лар 9 процент ала, нефть­нең үз­кыйм­мәте — 6 процент, 18 процент — эш­кәр­тү һәм тран­спортлау, 13 процент — нефть ком­па­ния­­се­нең кереме, калган 34 процент төрле дәрә­җәдәге бюджетларга түләнә торган башка төр салымнар. Шу­шын­нан чыгып безнең ке­сәне кем юкартканны чамалап була.

2015 елның 1 гыйнварыннан милек салымын яңача исәпли башладылар. Хәзер салым суммасы инвентарьлаштыру бәясеннән түгел, ә базар бәясенә якынайтылган кадастр бәяс­ен­нән чыгып исәпләнә. Ә инвентарьлаштыру бәясе тү­бәнрәк итеп куелган була иде. Кадастр буенча яңача исәпләнгән салымны милек хуҗалары 2016 елда түли башлады. Кадастр бәясе югары булгач, салым түләве дә артты.

Монда бер үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк: билгеләнгән кадастр бәясе белән килешмәгәннәр аны “Бәяләү эшчәнлеге турында” Законга нигезләнеп, кабаттан исәпләтергә мөмкин. Кадастр бәяләве белән шөгыльләнүче дәүләт органы бәхәсле очраклар килеп чыкканда кадастр бәя­сен кабат карау өчен махсус комиссияләр төзи. Мондый комиссия, гадәттә, Росреестр идарәсендә эшли.

Милек салымын түләү турындагы законга үзгәреш­ләр 2014 елда кертелде. Аның кысаларында без хәзер торак йорт, фатир, бүлмә, гараж һәм машина кую урыннары, бакча йортлары, берничә бинаны бер­ләштергән комплекс кебек күчемсез милекләргә өстәп, төзелеп бетмәгән объект­ларга да салым түли башларга тиеш булабыз. Милек салымының ничек исәплә-нүе, ставкалар, ташламаларга тукталыйк.

Күчемсез милек объек­тының төренә карап, хуҗа­лар­га салым өстенлекләре каралган. Ягъни фатир­ларның гомум мәйда­нының 20 квадрат метрыннан, бүлмәләрнең — 10, шәхси йортларның һәм дачалар-ның 50 квадрат метрыннан салым алынмый. Әйтик, авылдагы йортыгыз 350 квадрат метрга җитми икән, борчылырга урын юк.

Ә салым ставкалары түбәндәгечә билгеләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалык җирләрендә, торак төзеле­ше алып бару өчен билге-ләнгән җирдә урнашкан, мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган хуҗа-лык объектлары өчен – 0,1 процент, фатирлар, бүлмә-ләр өчен — 0,2 процент, торак йортлар, гаражлар, машина кую урыннары, дача йортлары, берләш-терелгән комплекслар өчен — 0,3 процент, бәясе 300 миллион сумнан югары булган объектлар өчен 2 процент. Ставкаларны муниципаль берәм­лек­ләр шулай ук нульгә кадәр киметергә яки күп дигәндә өч тапкырга арттырырга хокуклы.

Салым күләме кинәт бик күпкә артмасын өчен, аны һәр елны 20 процентка күтәрә бару, 2020 елда гына тулысынча түләтү каралган. Моңа кадәр инвентарьлаштыру бәясеннән түләнгән салым белән чагыштырганда 2020 елда түләүләр бер­ничә тапкырга үсә. Элегрәк төзелеп, инвентарьлаштыру бәясе түбән куелган торакларда яңача салым аеруча зур булачак. Яңача салымның нинди формула белән исәпләнүен анык мисалда карап үтик. 1993 елда төзелгән 72 квадрат метрлы фатирның кадастр бәясе 999101 сум дип билгелән-гән. Бер квадрат метрга 13876 сум туры килә. 20 квадрат метр чигерелгәч, салым алынырга тиешле 52 квадрат метр кала. Ягъни салым 721581 сумнан алына. Аны фатирлар өчен билгеләнгән 0,2 процент ставкага тапкырлагач 1443 сум чыга. Бу 2020 елда түлисе сумма. Ә аңа кадәр, һәр ел саен 20 процентка арту белән бәйле рәвештә, 2017дә — 760, 2018дә — 1000, 2019да 1280 сум түләргә туры киләчәк. Законга үзгәрешләр кергәнче бу фатир хуҗасы инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып елына 310 сум гына салым түләгән. Шулай итеп, салым суммасы 4,5 тапкырга арта.

Милекнең кадастр номеры буенча, nalog.ru рәсми сайтына кереп, күпме салым түләргә тиешлекне исәпләп карарга мөмкин.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Аякларны  юрганга карап  сузабыз
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Аякларны юрганга карап сузабыз
Бюджет нәтиҗәле булсын!
12-08-2017 :: Икътисад
Бюджет нәтиҗәле булсын!
Төркиядән виноград килә!
10-08-2017 :: Икътисад
Төркиядән виноград килә!
Сәүдә — тормыш көзгесе
10-08-2017 :: Икътисад
Сәүдә — тормыш көзгесе
Кыяр... акчада үсә
1-08-2017 :: Икътисад
Кыяр... акчада үсә
Яшь эшкуарлар  ярдәм ала
1-08-2017 :: Икътисад
Яшь эшкуарлар ярдәм ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»