Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак

13.04: Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак

Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначакБыел Башкортстанда 1000 чакрым юл төзекләндерү планлаштырыла.

Икътисад үсешсен, халык имин тормышта яшәсен өчен юлларның төзек булуы мөһим. Безнең кырыс табигать шартларында бу максатка ирешү җиңел түгел. Яңа технологияләр, заманның иң алдынгы техникасын файдалануга карамастан, түшәлгән асфальт бер елга да җитми. Икенче елда ук аны төзекләндерү, чокырларны ямау таләп ителә. Федераль трассаларда юллар “гомерен” чамадан тыш күп төяләгән фуралар “кыскарта”. Алар челләләрдә хасил иткән тирән тәгәрмәч эзләре аны бозудан тыш, аварияләргә дә сәбәпче була. Юлларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү төбәкләргә дә бәйле. Бу юнәлештә Башкортстан илдә күпләргә үрнәк булып тора. Безнең юллар илдә иң югары дәрәҗәдә хезмәтләндерелгәннәрдән санала. Чөнки республикада бу мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Быел да күләмле эш башкару күздә тотыла.


Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак


Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, быел төбәктә бер мең чакрым юл төзек­ләндерү күздә тотыла. Бу күрсәткеч былтыргыдан 150 чакрымга күбрәк. Башкарылган эш күләмен “кичектереп түләү” ысулын кулланып арттыру күздә тотыла. Былтыр бу ысул белән төбәктә 126 чакрым юл ремонтланган. Кыскасы, юлчылар эшне тизрәк һәм сыйфатлырак башкарган. Мөгаен, быел күрсәткеч тагын да югарырак булыр.
Төзек юллар, һичшиксез, төбәк­тәге инвестицион мохитне яхшырта. Асфальт түшәлгән шәһәрләргә, торак пунктларга инвесторларны җәлеп итү дә күпкә җиңелрәк. Инвестицияләр агымы арту Башкортстан бюджетына салымнар керүне арттыра һәм халыкны борчыган мәсьәләләрне тагын да нәтиҗәлерәк хәл итү өчен властька шартлар туа. Шул ук вакытта, һәркем өчен үзе яшәгән авылдагы, урамдагы юлларның төзеклеге дә мөһим. Чөнки халыкның иминлеге аның тирә-ягындагы юлларның сыйфатына бәйле. Күптән түгел кайбер объектларның исемлеге киң җәмәгатьчелеккә җиткерелде. Атап әйткәндә, ел ахырына кадәр 200 чакрым авыл юллары төзеклән­дереләчәк. Шулай ук, 14 торак пункт­­ка кергән юллар да игътибардан читтә калмаячак. Анык мисалларга килгәндә, Күгәрчен районы үзәге Морак белән Зианчура районы үзәге Исәнгол арасындагы 30 чакрым юл төзекләндереләчәк. Нәти­җәдә, районара бәйләнеш­ләрне ныгыту, сәүдә әйләнешен арттыру өчен шартлар яхшырачак. Салават, Дуван, Мәчетле районнары юллары да яңартылачак. Иске Чишмә юлы, 8 март – Алексеевка, М5 – Шмидтово, Николаевка – Казыр, Мокроусово – Ольховое, Благовещен – Павловка юллары да икенче яшьлеген кичерәчәк. Гому­мән, быел республика Юл фондында 16 миллиард сумнан артык акча тупланган. Алар максатка ярашлы файдаланылып, эшләр сыйфатлы башкарылса, республика юлларының яңа сулыш алачагына өмет зур.
Бүген халык властька карата таләпчән. Шуңа күрә, юлларның нинди төргә каравына ачыклык кертү мөһим. Автомобиль юллары гомум кулланылышта булырга һәм булмаска мөмкин. Гомум кулланылыштагысы транспорт хәрә­кәте өчен тәгаенләнгән. Федераль әһәмияттәге гомум кулланылыштагы автомобиль юллары – Федераль юл агентлыгының “Урал яны” автомагистраль идарәсе федераль казна учреждениесе карамагында. Төбәк һәм муниципальара әһәмият­тәге автомобиль юллары өчен Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җаваплы. Урындагы әһәмияткә ия гомум кулланылыштагы автомобиль юлларын урындагы үзидарә органнары хезмәт­ләндерергә бурычлы.
Юлларның ел саен төзек­лән­дерелүе, бу максатка ярыйсы гына акча бүленүе – куанычлы күренеш. Шул ук вакытта, аңлашыл­мау­чанлыклар да юк түгел. Кайбер урыннарда төзекләндерү сыйфатсыз башкарыла. Дәүләт акчасы исәбенә башкарылган эшләргә контроль көчәйсә, моңа юл куелмас иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшьләр Сколковода
19-04-2017 :: Икътисад
Яшьләр Сколковода








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»