Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Русиядә – дүртенче, округта беренче урындабыз

20.04: Русиядә – дүртенче, округта беренче урындабыз

Русиядә – дүртенче, округта беренче урындабызБашкортстан 2016 елда торак файдалануга тапшыру буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән.

Торак төзелеше барышы, халыкның торак белән тәэмин ителеше һәр төбәкнең үсешен, урындагы җитәкчелекнең тырышлыгын да күрсәтә. Ни генә дисәң дә, баш өстендә кыегы булмаган халык эшкә йөреп, гаиләсен хәстәрләп, җәмгыятькә файда китерә алмый. Нәтиҗәдә, төбәк икътисады да сүлпән үсешә. Бу юнәлештә Башкортстан күпләргә үрнәк булып тора. 2016 елда республикада 2 миллион 698 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә дүртенче урынга чыкканбыз.


Былтыр республика төзүчеләре югары казанышларга өмет итмәгән иде. Төп максат итеп 2015 ел күрсәткечләрен саклап калу бурычы куелды. Юкка түгел. Мәгълүм булуынча, ике ел элек Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтте. Аның кысасында төзелеш тармагы да җанланды. Инвесторлар, федераль бюджет һәм башка чыганаклардан да җәлеп ителгән акчалар төбәкнең төзелеш күрсәткечләрен күпкә арттырды. Дәвам иткән икътисади кризис, санкцияләр шартларында безгә бу юнәлештәге югары позициябезне саклап калу җиңел түгел иде. Күренүенчә, төбәк җитәкчелегенең тырышлыгы үз нәтиҗәсен биргән. Башкортстан алдынгы урыннарга чыккан.
Һәр сан күңелне җылытса да, халыкка тәгаен файда китерергә тиеш. Бүген республикада җан башына 24,8 квадрат метр торак туры килә. Әлбәттә, бу иркен сарай түгел. Шәһәрдәге “хрущевка”дагы бер бүлмәле кысык фатир. Шул ук вакытта, һәр гаиләдә өчәр, бишәр кеше булуын күздә тотсак, хәл яхшыра сыман. Ил күләмендә танылсак та, әлеге вакытта Башкортстанда 89 меңгә якын кешенең торак шартларын яхшырту таләп ителә. Күпме бу? Мисалга игътибар итик. Былтыр Туймазы шәһәрендә 68 340 кеше яшәве теркәлгән. Димәк, тораксызлар саны уртача зурлыктагы бер шәһәр халкы кадәр.
Әлбәттә, власть кул кушырып утырмый. Мәсьәләне хәл итү максатында төбәк дәрәҗәсендә күп эшләнә. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны яшәр урын белән тәэмин итү концепциясе эшләнгән. Яңа гына гаилә коручылар өчен торак мәсьәләсе көнүзәк санала. Балалар үстерү, дөнья көтү өчен баш өстендә кыек булу мөһим. Күп кенә яшьләр сыеныр урыны булмаганга бала табуны кичектереп тора. Ә демография мәсьәләсен яхшырту ил дәрәҗәсендә стратегик бурыч буларак күтәрелде. Шуңа күрә, республика Башлыгының яшь гаиләләргә торак төзү, яки сатып алу өчен бер тапкыр социаль түләү турындагы указы аерым игътибарга лаек.
Мохтаҗларны тәэмин итү өчен төбәктә 4,3 миллион квадрат метр торак төзү таләп ителә. Шуның 2,7 миллионын быел төзү планлаштырыла. Саннан тыш, сыйфат та алгы планга куела. Атап әйткәндә, яңа төзелгән йортларда яшәүче­ләргә барлык мөһим хезмәтләр, социаль объектлар кул сузымында булачак. Ял итү, балаларга уйнау мәйданчыклары хәвефсезлек та­ләп­ләренә җавап бирәчәк. Ә водительләр машина куярга урын өчен тавыш-гауга куптармаячак. Төзүчеләр бу мәсьәләне дә хәл итәчәк.
Торак төзелеше арткан, фатирларга хаклар арзанайган чор тагын халыкның сатып алу сәләте кимегән, банкларда процент ставкалары югары булган вакытка туры килде. Мондый күренеш бер-берсенә тоташкан сыекчалы савытны хәтерләтә. Халык янә югары эш хакы ала башлап, киләчәккә ышаныч белән караганда фатир хаклары югары булуы ихтимал. Күп һәм сыйфатлы итеп төзүдән тыш, халыкның бүгенге матди хәлен күздә тотып, торак базарындагы хаклар сәясәтен көйләү таләп ителә. Бу очракта мохтаҗлар тиз арада кимер иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Хаклар хаклы  арттымы?
Вчера, 00:00 :: Икътисад
Хаклар хаклы арттымы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»