Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тонналар өчен түлә һәм...

27.04: Тонналар өчен түлә һәм...

Тонналар өчен түлә һәм...“Платон” системасындагы салым ташламаларыннан ничек файдаланырга?

Федераль трассаларда ерак юлларга йөрүчеләр “фура”лар калдырган тәгәрмәч эзләре белән яхшы таныштыр. Язгы чорда, җәйге челләдә асфальт зур йөк машиналарыннан зыян күрә. Узарга, ышанычлы хәрәкәт итәргә комачаулаучы колеяларны да, башлыча, фуралар хасил итә. Шуңа күрә 2015 елның 15 ноябреннән рөхсәт ителгән авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналары хуҗалары юлга зыян салган өчен акча түли башлады. Бу эш “Платон” системасы ярдәмендә оештырыла. Әлеге вакытта, системага 50 744 чакрым федераль юллар тоташтырылган. Әлбәттә, мондый яңалык “корыч атлар” белән акча эшләүчеләрдә канәгатьсезлек тудырды. Баксаң, “тонналар өчен” тиешеннән азрак түләргә дә мөмкин икән.


Тонналар өчен түлә һәм...


“Платон” системасы атамасы­ның борынгы грек философы Платон белән бер уртаклыгы да юк. “Платон” “Тонналар өчен түләү” (“Плата за тонны”) дигән мәгънәне аңлата. Әйткән­дәй, “Платон” системасы буенча водитель һәр чакрым өчен акча түли. Моның ике юлы бар. Беренчесе – маршрут кар­тасы буенча. Картада автомо­биль­­нең каян старт алып, кайда кадәр баруы күрсәтелә. Чакрымнар шул рәвешле исәп­ләнә. Юл картасы булмаса, ГЛОНАСС системасы файдаланыла. Анда да “корыч ат”ның маршруты ачык кү­ренә. Кыскасы, фура хуҗа­лары акча түләү­дән берничек тә азат ителми. Шул ук вакытта, салым ташламаларыннан файдалана ала.
Әгәр дә “Платон” өчен түләнгән акча “корыч ат” өчен салым ташламасына тиң икән, машина хуҗа­сы бу чорда салым түләүдән азат ителә. Кайбер очракта, салым күләме “Платон” өчен түләнәсе акча күләме­нә киметелә. Әлбәттә, бу ташламаларны беркемгә дә китереп бирмәячәк­ләр. Моның өчен урындагы салым органына гариза һәм тиешле документларны китерү мөһим. 2016 ел өчен салым ташламаларыннан файдалану өчен 1 майга кадәр гариза би­реп өлге­рергә кирәк.
Ташламалардан транспорт салымын түләүче, шәхси эшкуар буларак теркәлгән физик берәмлек­ләр дә файдалана ала. Кайберәү­ләр, мондый мөм­кинлек турында соңлап ишетергә мөмкин. Әйтик, “Платон” өчен дә, транспорт салымын да ике ел элек түләүчеләр ташламага өмет итә аламы? 2015 ел өчен ташламага гариза бирергә мөмкин. Салым органы хупласа, ташлама ясалачак. Тиешле акчаны да, билгеле шартларны үтәп, кире кайтарып алырга була.
Әйтергә кирәк, ташламадан файдалану ике як өчен дә отышлы. “Фура” хуҗалары ярыйсы гына акчасын янда калдыра. Вакытында түләнгән салым халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләрне хәл итүгә, шул исәптән авыр йөк машиналары җимергән юлларны төзекләнде­рүгә дә тотыла. “Платон” системасы буенча түләмәү өчен хәйләгә баручылар кими. Системадан кергән акча юл фондын тулыландыра. Ә Юл фонды исәбенә федераль юллар төзелә, ремонтлана, яңа күперләр салына. Нә­ти­җәдә, халыкка ерак араларны якынайту өчен шартлар тагын да яхшыра.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
25-05-2017 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?
Эшлекле ял көннәре көтә
10-05-2017 :: Икътисад
Эшлекле ял көннәре көтә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»