Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дәүләт ярдәме нинди була?

13.05: Дәүләт ярдәме нинди була?

Дәүләт ярдәме нинди була?

Акча юк
“Малтабарлык Башкортстан икъти­садының нигезе булырга тиеш” дигән чакыру югары трибуналардан даими яңгырап килде. Хәзер исә күбрәк “тотрыклылык”, “кече һәм урта бизнеска үсеш мөмкинлеге бирергә” кебек сүзләр өстенлек итә. Мәсәлән, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “туры эфир” вакытында: “Алар (кече һәм урта бизнес) икътисади хәлне тотрыкландыра ала. Эре бизнес тулы куәтенә эшли, ә менә кечерәкләрнең үсеш мөмкинлекләре бар. Без аларга ярдәм итәргә тиешбез, һәм ярдәм итәбез”, дип белдерде.
Малтабарлыкны тиешле югарылыкка күтәрү проблемасы төбәк үсешенә багышланган “Стратегия — 2030” дип аталган документта да бәян ителә. Кызганычка каршы, әлегә бизнесның бу төрен үстерү стратегик план булудан ары китә алмый, дисәк тә, зур хата булмас. Шул ук вакытта, анык эшчәнлекне дә инкарь итәргә ярамый. Ләкин шунысын ассызыклау мөһим: киләчәккә планнар зур булса да, властьның бизнесны үстерүгә бүленә торган акчасы елдан-ел кими бара. “Бушның әти-әнисе үлгән”, ди халык мәкале. Шулай булгач, “үсеш”, “ярдәм итү” кебек сүзләр, күңелләргә хуш килсә дә, бик ышандырмый.
Йә патша, йә ишәк...
Планнар, дигәннән. Атап үтелгән Стратегиядә һәм башка документларда тулай төбәк продуктында (ТТП) кече һәм урта бизнес өлешен 40 процентка җиткерү турында сүз бара. 12-13 елда бу максатка ирешеп булырга да мөмкин. Ирешелмәсә дә, 2030 елда күп нәрсәләр үзгәрәчәк, әлеге планнар турында искә төшерүче булмаячак, дип фикер йөртә булса кирәк мондый планнарны раслау­чылар. Ирексездән, Хуҗа Нас­рет­динның: “Патша ишәген егерме елда Коръән укырга өйрәтәм”, дигән мәзәге искә төшә. “Өйрәтә алмасаң, башыңны кисәләр бит,” дигәннәр аңа. “Егерме елда ниләр булмас, йә ишәк, йә патша үләчәк”, дип җавап кайтарган ул.
Әлеге вакытта ТТПда кече һәм урта бизнес өлеше 31,8 процент тәшкил итә. Бу Русиядәге урта күрсәткечтән 11,8 процентка күбрәк. Тәү карашка, Башкортстанда кече бизнесның хәле, башка төбәкләр белән чагыштырганда, күпкә яхшырак дигән фикер туа. Әмма тәү карашка гына шулай. Кече һәм урта бизнес торышы күптөрле критерийлар белән бәяләнә. Әйтик, бер күрсәткеч буенча без илдә иң алда булсак, икенчесе буенча җитмешенче урында булырга мөмкинбез. Мәсәлән, гомум халык санына карата кече һәм урта малтабарлык белән шөгыльләнүчеләрнең күпмелеген карасак, нисбәт безнең файдага түгел. Башка төбәкләрдә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр күбрәк. Шулай ук, бездә инновацияле продукция җитештерү аксый. Русиядә кече бизнес әлеге продукциянең 1,6 процентын җитештерсә, Башкортстанда ул 0,6 процент кына. Русиядә гомум экспортның 5 проценты кече бизнес өлеше булса, Башкортстанда ул 3,5 процент белән чикләнә.
Кемгә күпме тия?
Шулай да Башкортстандагы кече бизнес өчен узган ел начар булмады, ди белгечләр. Кече малтабарлык субъ­ектлары, 4,3 меңгә артып, 131 меңгә җитте. Шул ук вакытта товар һәм хезмәт күрсәтү әйләнеше 8,3 процентка кимегән, ә кече бизнестан казнага кергән салым 400 миллион сумга арткан. Икътисади торгынлык чорында монысы, әлбәттә, яхшы күренеш.
Тармакка ярдәм итүгә килгәндә, киләчәктә малтабарларга уч тутырып акча бирергә җыенучы юк. Малтабарлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вадим Үтәшев белдерүенчә, киләчәктә кече бизнес белән шөгыльләнә башлаучыларга ярдәм итү формасы үзгәрәчәк. Акча, нигездә, бушлай консультация, киңәш, укыту белән алмаштырыла.
Әлегә кадәр дә сораган һәр кешегә акча бирмәделәр. Аны бүлүнең үзенчәлекләре бик күп. Кем әйтмешли, кәгазьдә — бер төрле, гамәлдә – икенче. Акча алу өчен, әйтик, төрле дәрәҗә власть органнарына якын булуың шарт. Малтабарлык буенча дәүләт комитетының отчетында, 2016 елда 17 мең кече һәм урта малтабарлак субъектына дәүләт ярдәме күрсәтелде, диелә. Ә инде шушы саннан консультация, киңәш бирү, укыту кебек ярдәмне аерып алсак, нәтиҗә куанырлык түгел. Нибары меңнән артык субъектка финанс ярдәме, 3,5 меңенә бина арендалау буенча яки башка инфраструктур ярдәм күрсәтелгән. Акчалата ярдәмгә килгәндә, финанслауның кимүе күзгә бәрелеп тора. 2015 елда Башкортстан малтабарларына федераль бюджеттан — 612,3, республика казнасыннан — 244,7, муниципаль бюджетлардан 94,2 миллион (барлыгы 955,1 миллион) сум акча бүленгән. Былтыр исә барлык чыганаклардан нибары 533 миллион сум бирелде, яки финанслау икеләтә диярлек кыскарды. Башкортстандагы һәр малтабарлык субъектына бүлсәк, 4068 сум 70 тиенлек дәүләт ярдәме килеп чыга. Безгә калса, бу суммага социаль тотрыклылыкны сатып алып булмый.
Балык урынына — кармак
Казна ярдәме кыскару җөмләсеннән Башкортстан Хөкүмәте вәкилләре, гадәттә, кече бизнеска микрозайм алу мөм­кинлекләре киңәйде, дип җаваплый. Чыннан да, республикада шундый займ­нар бирүче үзәкнең активлары арттырылды. Элек ул 286 миллион сум белән эш итсә, хәзер сумма 350 миллионга җитте. Микрозаймның уртача күләме 765 меңнән 1,3 миллион сумгача артты. Тик мондый күләмнәр генә кече малтабарлыкны үстерү юнәлешендә хәлиткеч була алмый. Күзгә күренерлек хезмәт күрсәтү, яки товар җитештерүне оештыру өчен кимендә 3-5 миллион сумлык беренчел капитал таләп ителә. Ачылу белән генә эш бетми бит әле, малтабарлык субъекты үсешкә юнәлгән булырга тиеш. Моның өчен янә 6-7 миллион сум кирәк. Шулай булганда гына салым түли һәм социаль функция үти торган малтабарлык субъекты турында сүз алып барырга мөмкин.
Башкортстан җитәкчелеге республикада эш көчендәге халыкның чиреген бизнеска җәлеп итү кирәклекне ассызыклый. Икътисади халәтне шунсыз тотрыкландыру авыр булачак, диләр. Әмма бүгенге шартларда моңа ирешү авыр. Хәл елдан-ел кискенләшә бара. Иҗтимагый палата әзерләгән сорау юллаудан күренүенчә, 2015 елда республикада яшәүчеләрнең 6,1 проценты малтабарлык белән шөгыльләнүе турында белдергән. Үткән елда исә андыйлар 2,1 процентка калган. Югарыдан “кече бизнес өчен шартлар тудыру — көн таләбе”, дип белдерелсә дә, республикада бу юнәлештә хәл-халәт катлаулы булып кала.
Киләчәктә тармакны үстерү өчен җитәкчелек, малтабарларга “балык урынына кармак бирү” максатка ярашлы, дигән тезисны алга сөрә. Ничек кенә булмасын, кече бизнес икътисад үсешенең локомотивы булырга тиеш. Ә балык тотканда күлнең тыныч, суның тонык булуы шарт. Һәрхәлдә, болганчык суда балыкны кемнәр тотканны барыбыз да яхшы беләбез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Инвесторлар –  балык кебек!..
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Инвесторлар – балык кебек!..
Хаклар хаклы  арттымы?
20-07-2017 :: Икътисад
Хаклар хаклы арттымы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»