Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Форум бездән башланды!

13.05: Форум бездән башланды!

Форум бездән башланды!Уфада Петербург халыкара икътисади форумының күчмә сессиясе үтте. Темасы – “Русия төбәкләре: яңа үсеш нокталары”. Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырыл­ган чарада Стратегик башлангыч­лар агентлыгы, Русия экспорт үзәге, власть һәм бизнес вәкилләре катнашты.

– Форумны оештыру урыны итеп Башкортстанны сайлавыгызга рәхмәтлебез! – диде, кунакларны сәламләп, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев. – Былтыр төбәккә 360 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. Бу 2015 ел күрсәткеченнән 4,5 процентка күбрәк. Мондый максатка законнарны камилләштереп, бизнесны үстерү өчен уңайлы мохит тудырып ирештек. Русия экспорт үзәге белән дә хезмәттәшлек итәбез. Үзәк республика предприятиеләренә базарда үз урынын табарга ярдәмләшә. Быел төбәккә 400 миллиард сум инвестицияләр җәлеп итеп, илнең уңайлы инвестиция мохите рейтингында лаеклы урынны алырга исәп тотабыз.
Пленар өлешне алып баручы, Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов, Русия экспорт үзәге генеральный директоры Петр Фрадков һәм башкалар да Башкортстандагы уңайлы инвестицион мохиткә, төбәк җитәкчелеге алып барган инвестицион сәясәткә югары бәһа бирде.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт йортында Петр Фрадков белән очрашты. Анда хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре һәм төбәк предприятиеләренең экспорт эшчәнлеге каралды. Петр Фрадков Башкортстанда экспорт мөмкинлеге зур булуын сызык өстенә алды. Бу аеруча машиналар эшләү һәм авыл хуҗалыгы тармакларына кагыла. Әлеге вакытта республика экспорт күләме буенча Русиядә сигезенче урынны били.
Әйткәндәй, Петербург халыкара икътисади форумы 1997 елдан бирле оештырыла. Форумда, гадәттә, Русиядән, чит илләрдән 7500ләп кеше катнаша. Быел чара 1-3 июньдә “Глобаль икътисадта яңа нисбәтне эзләгәндә” девизы астында үтәчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күмертау”да – яңа проект
Сегодня, 14:16 :: Икътисад
“Күмертау”да – яңа проект
Хаклар хаклы  арттымы?
20-07-2017 :: Икътисад
Хаклар хаклы арттымы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»