Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Инвесторлар өчен шартлар яхшыра

13.05: Инвесторлар өчен шартлар яхшыра

Инвесторлар өчен шартлар  яхшыраРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Анда кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү юллары каралды.

– Төбәктә инвестицион эшчәнлеккә җитди игътибар бүленә, – диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Дәүләт-шәхси партнерлык мәсьәләләре буенча да илдә лидерлар арасында без. Республикадагы инвестицион мохитнең иҗтимагый бәһасе дә югары. Ныграк эшләргә, куәтләрне тагын да арттырырга кирәк. Кече һәм урта бизнес без теләгәнчә үсешми. Соңгы елларда эшкуарларга зур ярдәм күрсәтелә. Бүген милек ярдәме турында фикер алышачакбыз.
Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев төбәктә эшкуарларга уңайлы инвестицион мохит тудыру юнәлешендәге эш белән таныштырды. Әйтик, җир мәйданын ташламалы шартларда сатып алу вакыты ел ахырына кадәр озайтылган. Җир бәясе кадастр хакының 50 процентын тәшкил итә. Ике елда 4 меңнән артык җир участогы сатылган. Шул ук вакытта, җирдән файдаланучылар акчаны өч ел дәвамында түли алачак.
Бизнес вәкилләре ташламалардан файдаланырга бюрократик киртәләр комачаулавын сызык өстенә алды. Бу аеруча муниципаль берәмлекләргә кагыла. Рөстәм Зәки улы әлеге юнәлештә республиканың район һәм шәһәрләре буенча хәлне өйрәнергә кушты.
Иглин районы хакимияте башлыгы Гафуан Шәйхетдинов урында инвестицион мохитне яхшырту буенча башкарылган тәгаен нәтиҗәләр белән таныштырды.
Төбәк сәясәте һәм Ерак Көнчыгышны үстерү буенча идарә “Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк” коммерция карамагында булмаган автономияле оешма җитәкчесе урынбасары Вадим Калинин илдә көндәшлек стандартларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
Рөстәм Хәмитов киләчәктә тагын да активрак булырга һәм инвестицион мохитне яхшырту эшен дәвам итәргә чакырды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Вчера, 00:00 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?
Эшлекле ял көннәре көтә
10-05-2017 :: Икътисад
Эшлекле ял көннәре көтә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»