Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алтын йомыркага өмет итсәң, җим кызганма

18.05: Алтын йомыркага өмет итсәң, җим кызганма

Алтын йомыркага өмет итсәң, җим кызганмаБашкортстанда инвесторлар нинди ташламаларга исәп тота ала?

Статистика күрсәтүенчә, былтыр Башкортстанда капитал салулар 360 миллиард сумнан арткан. Алдагы елның шушы ук күрсәткеченнән бу 4,5 процентка күбрәк. Инвестицион активлык үсеше буенча республика Идел буе федераль округында беренче урынга чыкты. Шулай ук, инвестицион мохит торышы буенча илнең алдынгы егерме төбәге исемлегенә керде. Дәүләт-шәхси партнерлык үсеше буенча Русиядә җиденче урынга күтәрелдек. Былтыр Күмертау белән Бәләбәй шәһәрләрендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре оештырылу да игътибарга лаек. Төбәк җитәкчелеге мондый нәтиҗәләргә инвесторларга уңайлы шартлар тудырып иреште. Аларның мөһимнәренә игътибар итик.


Инвесторга эш башлау өчен җир мәйданы таләп ителә. Яңа предприятие оештыру, җитеш­терүне җайга салу өчен шунсыз булмый. Шул ук вакытта, җир участоклары хакының артык “тешләшмәве” дә мөһим. Бу очракта базар шарты җиңеп чыга. Чөнки инвестор кайда арзанрак җир тәкъдим итәләр, шунда юл тотачак. Башкортстан­ның бу юнәлештә уңай тәҗрибәсе бар. Республикада җир участогын ташламалы шартларда сатып алу вакыты ел ахырына кадәр озайтылган. Җир бәясе кадастр хакының 50 процентын тәшкил итә. Ике елда 4 меңнән артык җир участогы сатылган. Шул ук вакытта, җирдән файдаланучылар акчаны өч ел дәвамында түли алачак.
Беренче карашка, җир хакын төшерүдән төбәк бюджеты акча югалта сыман. Төптәнрәк уйлансаң, хәл башкачарак. Ташлама рәвешендә бюджетка кереп бетмәгән акча икеләтә, өчләтә артып кайта, чөнки яңа предприятие салым түли, күпме кеше эш урынлы була. Җитеш­те­релгән продукция, күрсәтелгән хезмәт төбәкнең икътисади үсешенә этәргеч бирә. Күренүенчә, инвесторларга ташламалы шартлар тәкъдим итүдән төбәк икътисады да, халкы да ота.
Соңгы елларда “амнистия” төшенчәсе икътисадта да кулланыла башлады. Әйтик, Башкортстанда аренда түләүләре буенча бурыч­лыларның җыелган пенялары “амнистияләнә”. Былтыр төбәктә аренда бурычын тулысынча каплаучылар пеня түләүдән азат ителгән. Бу юнәлештә эш быел да дәвам итә. 2017 елның беренче яртысында – җыелган пеняларның – 75, икенче яртысында 50 процентыннан котылырга мөмкин. Мондый башлангыч муниципаль дәрәҗәдә дә хупланган. Былтыргы нәтиҗәләр “амнистия”нең өмет­ләрне аклавы турында сөйли.
Республикада күчемсез милек һәм җир учас­токлары буенча аренда хакын түләмәгән өчен җыелган 140 миллион сум пеняны түләмәскә рөх­сәт бирелгән. Бу очракта да бюджетка кермәгән акча турында борчылырга урын юк. “Амнистия” нәтиҗәсендә 211 миллион сум бурыч түләнгән. Мондый мөмкинлектән файдаланучыларда төбәк җитәкчелегенә ышаныч артуы һәм алар киләчәктә Башкортстан икътисадын үстерүгә хезмәт итәчәгенә өмет зур.
Төбәктә аренда хакын түләү буенча өч ел дәвамында ташламадан файдаланырга мөмкин. Беренче елда аренда хакы 40 процент тәшкил итә. Өч ел дәвамында артып, дүртенче елда гына 100 процентка җитә. Бу ярдәм аеруча кече һәм урта бизнеска бик тә урынлы. Алардан беренче елда ук аренда хакын каерып алганчы, үсешергә мөмкинлек бирү үзен аклаячак. Өч елда берникадәр аякка басарга, куәтләрне арттырырга мөмкин.
Үзгәртеп корудан соң кайбер предприятиеләр бөлде. Бүген төбәктә файдаланылмаган биналар, корылмалар бар. Аларны инвесторлар карамагына биреп, икътисадка, җәмгыятькә файда китерү юллары эзләнә. Биналарның күпчелеге төзекләндерү таләп итә. Инвестор бу эшне башкарырга ашкынмаска хаклы. Чөнки аңа, барыннан да бигрәк, җитештерүне җайга салып, керем алырга кирәк. Башкортстанда республика милкендәге, дәүләтнең торак фондында булмаган арендаланган объектны капиталь ремонтлауны оештыру тәртибе расланган. Киләчәктә төзекләндерү эшләре аренда хакы булып исәпкә алыначак. Яңа шарт инвесторларга зур мөмкинлекләр ача. Хәзер аларга үз эшен ачканда төзекләндерү чыгымнары киртә булмаячак. Үземнеке – үземә, дип эшләячәкләр.
Башкортстанда инвестицион мохитне яхшырту максатында законнар камилләштерелә, төбәк җитәкчелеге мәсьәләне җитди контрольдә тота. Нәтиҗә дә бар. “Алтын йомырка” салучы тавыкны җәлеп итү өчен тиешле шартлар тудыру, яхшы җим белән җәлеп итү мөһим. Иртәме-соңмы, чыгымнар акланачак. Республикада инвесторларга тәкъдим ителгән ташламалар салым түләүләре арту, икътисад үсеше, яңа эш урыннары һәм башка уңай күрсәткечләр белән аклана.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
25-05-2017 :: Икътисад
Уртаклашыр тәҗрибәбез бар
Форум бездән башланды!
13-05-2017 :: Икътисад
Форум бездән башланды!
Дәүләт ярдәме нинди була?
13-05-2017 :: Икътисад
Дәүләт ярдәме нинди була?
Эшлекле ял көннәре көтә
10-05-2017 :: Икътисад
Эшлекле ял көннәре көтә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»