Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Инфляция “ачкычы”... алыпсатарлар кулында

29.01: Инфляция “ачкычы”... алыпсатарлар кулында

Инфляция “ачкычы”... алыпсатарлар кулындаАвыл җитештерүчеләрен азык-төлек бәяләре артуда гаепләргә ярамый.

Кояш язга авышты. Әмма авыл хуҗалыгындагы икътисади температураның тотрыклы булмавы һич тә климатик шартларга бәйле түгел. Әлегә кадәр авыл җитештерүчеләренә ныклап аякка басарга океан артындагы “хезмәттәшләре” ирек бирмәсә, хәзер илебезнең үзендә эре сәүдә челтәрләре йөзендә зур бизнес вәкилләре аяк чала. Мәгълүм булуынча, берничә көн элек сәүдә нокталарындагы төп туклану продуктларының кыйммәтләнүенә чик кую максатында махсус органнар ил күләмендә тикшерү эшенә тотынды. Ләкин нинди нәтиҗә ясалырын фаразларга иртәрәк. Русия Хөкүмәте узган елның җәеннән үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек биреләчәк дип белдергән иде. Һәм хәзер шул мәгълүм булды: Русиянең еллык азык-төлек импорты күләме якынча 50 миллиард доллар тәшкил иткән. Үткән елда инфляция дәрәҗәсе азык-төлек бәяләренә караганда тизрәк үскән һәм, “Росстат” мәгълүматына караганда, 11,4 процентка җиткән. Бу — 2008 елдан соң иң зур сан.


Соңгы атналарда Русия Хөкүмәтенең төп туклану продуктларына хакларны “туң­дыру” ихтималы турында да хәбәрләр таралды. Ләкин Хөкү­мәт вице-премьеры Аркадий Дворкович, илдә азык-төлек дефициты туу куркынычын булдырмау максатында власть сәүдә эшләренә актив катнашудан тыелып торды, дип белдерде. Шул ук сәүдә челтәр­ләрендәге тикшерүләр нинди нәтиҗәләргә китерәсен көтәсе юк шикелле. Тиз арада һәм катгый законнарга нигезләнеп, сәүдә олигархларының “койрыкларына басарга” гына кирәк. Югыйсә, кризис чорында Хөкүмәтнең аграрийларга күрсәткән ярдәме дә шома гына аларның кесәсенә күчәргә мөмкин.
Бүген Русиянең аграр тармагы нинди үзгәрешләр ки­черә? Азык-төлек импорты кимүне халык ничек кабул итте? Төп туклану продуктларына хаклар үсү дәвам итә­чәкме?
Глобаль капиталистик сәү­дә базары Русиягә үзенең аграр сәясәтен эзлекле тор­мыш­ка ашыру мөмкинлеген бир­мәде. Әмма бүгенге хәл-шартларда авыл хуҗалыгы илнең бәйсезлеге, тылы кебек төшенчәләргә бәйле. Моның шулай булуын ил җитәкчелеге дә таный башлады кебек. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко аграр проблемаларга багышланган утырышта чәчү әйләнешеннән төшеп калган 56 миллион гектар җирне кабат тергезү кирәк­легенә басым ясады. “Бу бит Испания, Кипр мәйданына тиң. Андый резерв башка бер илдә дә юк” диде ул.
Безнең карашка, аграр тармакта көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен, беренче чиратта, җирнең чын хуҗасы — менеджер булырга тиеш. Аннары дәүләт яр­дәме күрсәтү турында сүз алып барып була. Ә без һаман да Русиянең дөньядагы барлык сөренте мәйда­нының — 9, төче су запасының 25 процентына һәм уңдырышлы туф­ракның яртысына ия булуыбыз белән мактанабыз, ә нәтиҗә юк. Бер генә дәүләтнең дә аграр тармагы субсидиясез яши алмый. Экспертлар фи­керенчә, авылда һәр гектар сөренте мәйданга бүлеп исәпләгәндә, гомум дәүләт ярдәме Русиядә АКШтан — 8, Евросоюз иллә­реннән — 14 һәм Кытай белән чагыштырган­да 10 тапкыр кимрәк күр­сәтелә. Әлегә кадәр ил казнасыннан аграр секторны үстерүгә бүлен­гән чыгымнар бер проценттан артмады. Кыскасы, бүген иле­бездә авыл хуҗа­лыгы товарлары җи­теш­терү­че­ләр­нең “тышкы дуслар” белән дә, эчке сәүдә нокталары хуҗалары булган олигархлар нәфесе белән көрәшергә дә хәле җитми. Шуңа да азык-төлек базарында бәяләр тотрыклы түгел, ә авыл ихаталарында җитеш­терелгән продукциянең крестьянга файдасы юк дәрәҗәсендә.
Узган елда Русия ашлыктан рекордлы уңыш җыеп алды. Әмма элекке традицияләр буенча “Икмәк булса — җыр да булыр”, “Икмәк — һәммәсенә дә баш” дип канәгатьләнү кичерә алдыкмы соң? Он, ашлык бәяләре артты. Ләкин ул һич тә авыл җитештерүчеләре чыгымнарын капларга җитми.
— Он һәм ашлыктан җи­тештерелгән башка төр про­дукцияләргә бәяләр артуны административ юл белән туктату катлаулы, — диде берничә атна элек федераль министр Николай Федоров. — Узган ел дәвамында он — 20, ә ашлык бәяләре 70-80 процентка артты.
Шунысы да мәгълүм булсын: әгәр социаль әһәмияттәге дип кабул ителгән туклану продуктларына хаклар 30 көн эчендә 30 процентка арта икән, Хөкүмәт әлеге ризыкка бәяләр үсүне 90 көнгә кадәр чикли ала. Ә бит шикәр комы хакы уз­ган ел дәвамында инфляция дәрәҗәсеннән 4 тапкыр дияр­лек артып, 40 процентка күтә­релде. Ярмалар 34,6 процентка кыйммәтләнде.
Билгеле, билне кысып буганнан гына азрак туклана башламабыз. Илдә авыл ху­җалыгын үстерү юнәле­шен­дә, һәр елдагыча, зур үзгәреш­ләр көтелә. “Кесә” ягын исәпкә алып, куәтле ин­вест­проект­ларның да “иң-иң”нәрен генә тормышка ашырырга булдылар. Быел аграр тармакка дәүләт ярдәме кимемәс, әмма төзәтмәләр булачак, ди федераль җитәкчелек. Тик, ни сә­бәп­ледер, их­тыяҗны канә­гатьлән­дерүдә чит илдән ит, сөт алачагыбызны алдан планлаштыру бераз борчылу тудыра. Тармак министры Николай Федоров сүзлә­ренә караганда, әлегә ит һәм ит продуктларына импорт бәйлелеге — 23, сөт һәм сөт ризыкларына 24-25 процент тәшкил итә. Дуңгыз ите алдагы 2-3 елдан гына тулысынча үзебездә җитеш­терелгән булачак.
Башкортстанның азык-төлек базарында киеренкелек күзәтелми. Әлбәттә, ел ахырында ашлык-он хакларының үсүе берникадәр ризасызлык тудырган иде.
— Без “җитештерүче — икмәк кабул итү предприятиесе — эшкәртүче — сәүдә” чылбырының килешеп эш­лә­вен генә түгел, бәяләрнең нигезсез күтәрелмәвен дә контрольгә алырга тиешбез. Чөнки үзара аңлашыл­мау­чанлык беренче чиратта сатып алучы кесәсендә чагылачак. Кулланучы, ягъни сатып алучы, бәяләр буенча да, сыйфат яисә ассортимент төрлелеге күрсәт­ке­чендә дә зыян күрергә тиеш түгел, — диде республика авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко.
Республикада ашлык җи­тәр­лек күләмдә тупланды. Башкортстанда 33 элеватор эшли, саклагычларының гомум куәте 2,3 миллион тоннага якынлаша. Дәүләт интервенция фондын саклау өчен 10 элеватор җәлеп ителгән.
Сөт җитештерү буенча Русиядә лидерлар исем­леген­дәбез. Дуңгыз итен җитеш­терүне арттыру бурычы тора. Соңгы елларда республикада дуңгыз ите кимүгә илдә каты­борыннарның күпләп “африка түләмәсе” белән авыруы һәм шул аркада дистәләрчә комп­лексның ябылуы сәбәпче булды. Санитар нормада каралганча, әлеге чимал продукциясе елына бер кешегә уртача 14 килограмм исәбеннән җитештерелергә тиеш булса, узган елгы күрсәткеч 8,6 килограммнан артмаган. Шул ук вакытта, кеше елына 25 килограмм сыер ите ашарга тиеш булса, республикада ул 29,5 килограммга җиткән. Ә менә сарык ите нормада елына берәр килограмм каралган, бездә ул ике килограмм булды.
Бүген сатуда булган һәр нәрсәнең хакы үсә. Ихтыяҗ да арта. Экспертлар, алдагы айларда шикәр комы, ярма, чәй, йомырка бәяләре үсүе дәвам итәчәк, дигән фикердә. Хөкүмәт әлегә кадәр чит илдән кер­тел­гән азык-төлекне үзе­безнекенә алыштыруны тизләтү бурычын куйды. Шулай да, әгәр караш үзгәрмәсә, Русия аграрийлары тәкъдим иткән азык-төлек чит илнекеннән кыйммәт булмасмы, дигән шик тә бар.


Тиз арада һәм катгый законнарга нигезләнеп, сәүдә олигарх­ларының “койрыкларына басарга” гына кирәк. Югый­сә, кризис чорында Хөкүмәтнең аграрийларга күрсәткән яр­дәме дә шома гына аларның кесәсенә күчәргә мөмкин.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күмертау”да – яңа проект
Сегодня, 14:16 :: Икътисад
“Күмертау”да – яңа проект
Хаклар хаклы  арттымы?
20-07-2017 :: Икътисад
Хаклар хаклы арттымы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»