Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Инвестицияләр – иминлек нигезе

18.07: Инвестицияләр – иминлек нигезе

Инвестицияләр  – иминлек нигезеРеспубликада бу юнәлештә алып барылучы эш ил күләмендә үрнәк булып тора.

Дөньякүләм финанс кризисы, Русиягә каршы кабул ителгән икътисади санкцияләр, башка сәбәпләргә бәйле, гомумән алганда, илгә инвестицияләр агымы соңгы елларда беркадәр кимесә, Башкортстанда исә моның киресе күзәтелә. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме индексы 2015 елга карата 104,2 процент тәшкил итте һәм Башкортстан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында әйдәүче төбәкләрнең берсенә әверелде. Аңлашыла, бу үзлегеннән генә килгән казаныш түгел, ә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республикада соңгы җиде елда бу юнәлештә алып барылучы күләмле эшчәнлек, дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән мөһим программаларны тормышка ашыру, инвесторлар өчен чын мәгънәсендә төбәктә “яшел юл” ачу нәтиҗәсе булып тора.


Моңа мисал эзләп ерак барасы түгел, нәтиҗәләр дә күз алдында. Мәсәлән, үткән елда сәнәгатьтә гомум бәясе 58 миллиард сумлык дүрт эре инвестиция проектын тормышка ашыру буенча эш тәмам­ланган. Шуның нәтиҗәсендә генә дә төбәктә 600дән күбрәк эш урыны барлыкка килгән. Алар арасыннан Яңа Салават пар-газ корылмасын файдалануга тапшыру аерым әһәмияткә ия. Шушы төзелешкә генә дә 28,5 миллиард сум инвестиция салынган. Бу хакта республика Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында 20 апрельдә Хөкүмәтнең 2016 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында чыгышында белдерде. Шушында ук ул агымдагы елда да бу юнәлештә мөһим проектлар тормышка ашырылачагын сызык өстенә алды.
— Яңа производстволар булдыруга, техник яңарышка, яңа продукция җитештерүне үзләштерүгә юнәлтелгән инвестиция проектларына дәүләт ярдәме кысаларында биш предприятие Хөкүмәт белән килешүләр төзеде. Әлеге проектлар буенча гомум инвести­цияләр күләме 90 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу — 3 мең чамасы яңа эш урыны булдырылачак, дигән сүз, — диде, атап әйткәндә, Рөстәм Мәрданов.
Беренче карашка, аграр тармакның инвесторларда кызыксыну уята алуы шик тудырса да, Башкортстанда соңгы чорда бу юнә­лештә дә сизелерлек үсеш күзәте­лә. Шул ук утырышта билгелә­нүен­чә, былтыр гына да респуб­ликаның агросәнәгать комплексы өлкәсендә дүрт эре инвестиция проектын тормышка ашыру буенча эш тәмамланган. Аларга җәмгысы 14 миллиард сум акча салынган. Шуның нәтиҗәсендә 746 яңа эш урыны булдырылган. Тармакта тормышка ашырылган инвестиция проектлары арасында “Башкортстан ит компаниясе” проекты аерым урын алып тора. 14 миллиард сум инвестициянең 9 миллиард сумы нәкъ аңа туры килә.
Шунысы мөһим, төп тармакларга инвестицияләр агымының артуы аларның эшчәнлек нәтиҗә­леле­гендә дә уңай чагылыш таба. Әй-тик, республиканың сәнәгать тармагы 2016 елны 2,6 процент үсеш белән тәмамласа, аграр тармакта да бер процентлы үсешкә ирешелде. Аңлашыла, бу күтәрелештә республикада тормышка ашырылучы инвестиция проектларының да мөһим өлеше бар.
Агымдагы елда бу юнәлештә эш ничек бара соң? Дөнья күлә­мендә булган кире факторлар эшкә аяк чалмыймы? Әйтергә кирәк, җаваплы ведомстводан алынган мәгълүматларга караганда, республикада инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча эш тулы куәтенә бара. Әйтик, агымдагы елда Әлшәй районында елына 90 миллион данә бройлер тавык йомыркасы һәм 115 мең тонна бройлер ите җитештерүгә исәпләнгән инвестиция проектын тормышка ашыру вакыты тәмамлана. Әлеге проектның бәясе 3 миллиард 161,3 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук “Уфагормолзавод” җәмгыятендә тәүлегенә 150 тонна сөт эшкәртү куәтенә ия завод, Күмертауның Маячный авылында көнбагыш мае сыгу заводы, шунда ук элеватор төзү, Чакмагыш сөт заводында сыер мае һәм эремчек җитештерү цехларын реконструкцияләү бара. Аларның һәркай­сын­да йөзәр миллионлы, хәтта миллиард сумлы проектлар тормышка ашырыла. Гомумән, бүген республикада эш өстендә булган дистәләгән шундый проектны атарга мөмкин. Алар­ның һәркайсы белән җентек­лерәк киләсе язмаларда таныштырырбыз.
Бер нәрсә көн кебек ачык: әлеге инвестиция проектларының һәркай-сы үзләре үк киләчәккә мөһим инвестиция булып тора. Чөнки болар яңа җитештерү куәтләре, өстәмә эш урыннары, өстәмә товар һәм продукция — бер сүз белән әйткәндә, республиканың икътисади иминлеген тәэмин итүче ныклы нигез һәм җирлек дигән сүз. Ә монысына инде социаль иминлегебез дә турыдан-туры бәйле. Шулай икән, бүген бу өлкәдә хәл ителер­гә өлгермәгән кайбер катлаулы мәсьәлә­ләрнең дә якын арада мотлак үз чишелешен табачагы ныклы өмет уята.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Хаклар хаклы  арттымы?
20-07-2017 :: Икътисад
Хаклар хаклы арттымы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»