Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Инвесторлар – балык кебек!..

27.07: Инвесторлар – балык кебек!..

Инвесторлар –  балык кебек!..Аларны җәлеп итү өчен “сулык”ны да, “җим”не дә дөрес сайлый белергә кирәк.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан инвестицияләр җәлеп итү, инвесторларга уңайлы мохит тудыру күрсәткечләре буенча илдә алдынгы урыннарда. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Күптән түгел “Внешэкономбанк” корпорациясе “Leader-ID” Стратегик башлангычлар агентлыгы нигезендә төбәкләрдә үзенең вәкилләренә кандидатлар сайлап алды. Кандидатлар саны буенча Башкортстан беренче урында. Бездән 17 гариза бирелгән. Проект зур әһәмияткә ия. Арытаба да сынауларны уңышлы үтүче банк вәкилләре төбәкләрдә инвестиция проектларын эзләячәк.


Әйтергә кирәк, проектка илнең барлык төбәкләреннән дә гаризалар килгән. Димәк, көндәшлек зур булган дияргә нигез бар. Бу хакта саннар да сөйли. Барлыгы 502 анкета алынган. Башкортстаннан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәр­ләре, Красноярск, Алтай, Ставрополь крайлары, Ленинград, Түбән Новгород, Чиләбе, Иваново, Пенза өлкәләре дә лидерлар төркеменә кергән. Кандидат­лар­ның 46 процентын – төбәкләрнең бизнес-оешмалары, 30 процентын – төбәкләрнең үсеш институтлары һәм 22 процентын яше 30га җит­мәгән яшь белгечләр тәшкил итә. Мондый шартларның әһәмияте зур. Килешергә кирәк, проектлар арасында урында таптанганнары, озак еллар гамәлгә ашырылмаганнары да бар. Шулай ук, гамәлгә ашып та, өметләрне акламаганнары да юк түгел. Күре­нүен­чә, “Внешэкономбанк” бер үк тырмага кабат басуга киртә куйган. Төбәк­ләрнең инвестиция мөмкин­лек­ләрен эшкуарлардан да күбрәк белүче бар микән? Алар бюрок­ратик киртә белән көрәшеп, халыкка хезмәтләр тәкъдим итеп, җитештерүне оештырып, урындагы хәл-шартлар белән яхшы танышкан. Күбесенә планнарын гамәлгә ашырырга камил булмаган законнар, тынгы бирмә­гән бюрократик система комачаулый. Банк проекты аларга да, төбәкләргә дә зур мөмкинлекләр ача.
Инвесторлар –  балык кебек!..

Төбәкләрнең үсеш институтлары урындагы хәл-шартларны, мөмкинлекләрне төптән белә һәм инвесторларга уңайлы хезмәт­тәш­лек шартлары тәкъдим итә ала. Бер мисалга игътибар итик. Баш­кортстанның табигате Швей­ца­риядән, Финляндиядән калышмаса да, бездә туризм тернәкләнеп кенә килә. Дөньяга билгеле шифаха­нәләребезне күздә тотмаганда, кунакларны кайбер актив эшкуарлар оештырган фирмалар хезмәт­лән­дерә. Ә бит, уйлап карасаң, туризм нефть, табигый газ сыман төбәк бюджетына зур керем китерә алыр иде. Үзгәртеп кору елларында бөл­­гән, яки көчкә сулыш алган кайбер завод­лар да инвесторлар ярдә­менә, игътибарына мохтаҗ.
Яшь белгечләр һәр тармакта, һәр өлкәдә зур файда китерә ала. Бары тик үсеш өчен мохит тудыру гына таләп ителә.
Банкның экспертлар төркеме кандидатларны энә күзеннән үт­кәрә. Сынауны үтүчеләр белән ки­лешү төзеләчәк. Белгечләр махсус уку үтәчәк. Менеджерлар үз төбәк­ләрендә “Внешэкономбанк” өчен инвестиция проектлары юллаячак.
Әлбәттә, бүген бер инвестор да акчасын җиңел генә тәкъдим итми. Үсеш перспективасы, килә­чәк һәм башка бик күп шартлар тирән анализлана. “Внешэкономбанк”ның стратегик тармак шартларына тәңгәл килгән проектлар гына финанслауга өмет итә ала. Шарт­ларның иң мөһимнәренә игътибар итик. Икътисади кризис, Көнбатыш белән аралар суыну Русия икътисадының чимал сатуга нигезләнүен ачык күр­сәтте. Илгә кайбер про­дукция­ләрне кертүне чикләү азык-төлеккә, хезмәтләргә, башка төр продук­циягә хакларның кинәт артуына сә­бәпче булды. Чөнки кибет киштә­лә­реннән югалган продукцияне үзе­безнекенә алыштыру авырлашты. Мондый хәлне күздә тотып, экспортка ярдәм итүче проектларга өстенлек биреләчәк. Әлбәттә, импортны киметеп, ягъни, үзебездә җитештерү куәтләрен тергезеп кенә экспортны үстереп була. Кыскасы, үзебезнең халык билгеле бер продукция белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгәч, артып калганы чит илгә сатылачак. Баш­кортстанның бу юнәлештә мөм­кинлекләре зур. Әйтик, безнең бал дөньяның һәр илендә иң яраткан ризыкларның берсенә әве­релә ала. Бер генә ил икътисадын да аягында нык басып торучы сәнә­гатьтән башка күз алдына китереп булмый. Банк заманча, югары технологияле, зур куәтле сәнәгать проектларына да ярдәм кулы сузарга әзер. Урманнарга, табигый казылмаларга бай Башкортстан бу юнәлештә дә инвес­торларга зур мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта, төбәкнең гамәл­дәге нефть-газ-химия, приборлар төзү һәм башка өлкәләр­дәге сәнәгать объектлары да игътибардан читтә калмас. Инфраструктура, инновация проектлары да хупланачак. Шул ук вакытта, проектларның хакы һәм гамәлгә ашыру вакыты да игътибардан читтә калмаячак. Вакытны сузып, акчаларны башка максатта үзләш­терергә теләүче­ләргә чик куелачак. Банк барлык төр дәүләт ярдәмен­нән дә актив файдаланачак.
Башлангыч игътибарга лаек булса да, шатланырга иртәрәктер. Инвестиция, проектлар гамәлгә ашырылып, халыкка – файда, тө­бәк бюджетына керем китергән очракта гына өметләрне аклый. Димәк, проектның уңышы менед-жер­ларның активлыгына, урындагы җитәкчеләрнең тырышлыгына кайтып кала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бюджет нәтиҗәле булсын!
12-08-2017 :: Икътисад
Бюджет нәтиҗәле булсын!
Төркиядән виноград килә!
10-08-2017 :: Икътисад
Төркиядән виноград килә!
Сәүдә — тормыш көзгесе
10-08-2017 :: Икътисад
Сәүдә — тормыш көзгесе
Кыяр... акчада үсә
1-08-2017 :: Икътисад
Кыяр... акчада үсә
Яшь эшкуарлар  ярдәм ала
1-08-2017 :: Икътисад
Яшь эшкуарлар ярдәм ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»