Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Без — җитди икътисады булган куәтле республика”

29.07: “Без — җитди икътисады булган куәтле республика”

“Без — җитди икътисады булган куәтле республика”Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Башкортостан” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Рөстәм Зарафетдинов һәм Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясенең филиалы – “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе башлыгы Азамат Салихов белән очрашу вакытында агымдагы елның беренче яртысындагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары турында бәян итте.

Саннар ни сөйли?
— Рөстәм Зәкиевич, җәй уртасы — тәүге йомгаклар ясар чор. Беренче яртыеллык буенча статистика саннары билгеле. Без, журналистларның, ул саннарга мөнәсәбәте бик сак булса да, нәкъ алар республиканың ничек үсешүе һәм, иң мөһиме, халкыбызның ничек яшәве турында сөйли.
Беренче яртыеллыкка йомгак ясаганда, Башкортстан җитәкчесе буларак, Сез нәрсәләрнең гамәлгә ашуын билгели аласыз, ә кайсылары әлегә планда гына калды?

— Мин дә иң элек саннарга түгел, ә кеше­ләрнең яшәү дәрәҗәсенә, аларның үзен ничек тоюына карап фикер йөртәм. Шул ук вакытта, әлеге күрсәткечләргә таянмыйча да эшләп булмый.
Саннар беренче яртыеллыкта республиканың ышанычлы икътисади үсеше турында сөйли. Сәнәгать җитештерүе индексы 103,4 процент тәшкил итте, ягъни Русиядәге уртача күрсәт­кечтән югары. Бу республика икътисадының һәм сәнәгать предприятиеләре эшенең яхшы дәрәҗәдә булуы турында сөйли.
Моннан тыш, салым һәм салым булмаган керемнәр дә яхшы туплана. Бу өлкәдә без узган ел күрсәткечләрен якынча 10 миллиард сумга арттырабыз. Димәк, республика икътисадына, социаль бурычларны үтәүгә өстәмә акча юнәлтеләчәк. Без яңа социаль объектлар, яңа юллар төзиячәкбез, ә халыкның яңа мөмкинлекләрне барлыкка киләчәк.
Ел авыр булуга карамастан, авыл хуҗалыгы күр­сәт­кечләре дә яхшы гына. Өлкән буын да, гидроме­теохезмәт тә май-июньдә яңгырның норманы ике-өч тапкыр арттырып явуын хәтерләми. Шулай да без­нең аграрийлар беренче яртыеллыкны яхшы тәмам­ла­ган — авыл хуҗа­лыгы продукциясе күләме буенча узган елның беренче яртысына карата плюс өч процент.
Төзелештә күләмнәр артты. Шул ук вакытта без, узган ел белән чагыштырганда, торак төзелешенең кимүен аңлыйбыз. Моңа шул исәптән базарның тынып калуы да гаепле: сатып алучылар, сатучылар юк. Төзүчеләр яңа торакны алдагы көннәр өчен төзеп куя алмый. Шуңа күрә торак төзелешендә минус 10 процент. Ләкин, гомумән алганда, сәнәгать объектлары, агрообъектлар төзү буенча 3,5 процентка алга китеш бар.
Күмәртәләп һәм ваклап сату да шундый ук дәрәҗә­дә. Бу бик мөһим күрсәткеч­ләр, чөнки ваклап сату безгә җәмгыятьнең кирәкле товарлар сатып алу җәһәтен­нән үзен ничек тоюын белү мөмкинлеген бирә. Ваклап сату — 3, күмәртәләп сату 2,5 процентка арткан.
Күрүебезчә, төп макроикътисади күрсәткеч­ләре­без начар түгел. Шул ук вакытта беренче яртыеллык буенча проблемалар да бар. Республикада туым 12 процентка кимеде. Безне Русия буенча уртача күр­сәткечнең шундый ук булуы тынычландырырга тиеш түгел.
Бу юнәлештә ике сә­бәпне билгеләп үтәргә телим. Беренчесе — бөтен ил якынлашкан демографик чокыр. Бүген без туу дәрә­җәсе нык түбән булган 1990нчы еллар ахыры — 2000нче еллар башы җимешләрен татыйбыз.
Икенчесе — безнең гражданнар, бигрәк тә яшьләр, керем­нәрен исәпли башлады. Әгәр дә икенче, өченче баланы үсте­рергә, яисә, гомумән, бала табарга мөмкинлек булмаса, аны соңрак вакытка калдыралар. Бу 12 процент безнең өчен зур проблема.
Бер нәрсә азрак шатландыра, үлем дәрәҗәсе дә кими. 2016 елның беренче яртысына карата ул 2,6 процентка кимегән. Ләкин нәтиҗәдә үлемнең кимүе туым кимүен капламады. Демографик үсеш юк. Бу беренче яртыел­лыкның иң зур проблемасы.
Гомумән алганда, икътисад турында сөйләгәндә, без республика ышанычлы, тотрыклы үсештә дип раслый алабыз. Ә демо­графиягә килгәндә, халыкны күбрәк бала тудыруга дәрт­ләндерү өчен чаралар күрәчәкбез.
Ашлык та, сөт тә, ит тә булачак
— Рөстәм Зәкиевич, Сез бик мөһим тармакны — авыл хуҗалыгын, аерым алганда, гадәти булмаган җәйне искә алдыгыз. Бу җәһәттән төрле фикерләр яңгырый, хаклар артачак, дигәнне ишетергә дә туры килә. Бу шулай икән, республика моңа әзерме? Әгәр дә кулланучылар базарында үзгәрешләр башланса, азык-төлек хәвефсезлеге тәэмин ителгәнме?
— Соңгы елларда корылык җәфаласа, быел яңгырлар күп булды һәм авыл хуҗалыгында эшләр­не катлауландырды. Рес­пуб­ликаның 13 районында туфракның артык дымлануына бәйле гадәттән тыш хәл игълан ителде.
Шул ук вакытта республика басуларыннан 3 миллион тоннага якын ашлык җыеп алачагыбызны беләбез. Әгәр дә якындагы ике-өч атнада һава торышы тотрыклы булса, без планлаштырган уңыш 2,5-3 миллион тонна булачак.
Республика ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен безгә 2 миллион тонна кирәк: 500 мең тонна — орлыкка, 500 мең тонна — азык-төлеккә һәм якынча 1 миллион тонна мал азыгына. 2 миллионнан артканы сатуга китә, шул исәптән республикадан читкә дә, бәлки кемдер чит илгә дә сата алыр.
2,5 миллион тонна ашлык җыячагыбызга ышанабыз. Август-сентябрьдә һава торышы яхшы булса, 3 миллион тонна җыю мөмкинлеге булачак. Шуңа күрә безне азык-төлек хәвеф­сезлеге ягыннан катлаулы ел көтә дияргә хакыбыз юк. Бу – беренчедән.
Икенчедән, безгә мал азыгын күпләп тупларга кирәк. Аны июньдә хәзер­ләү авыр булды. Әле дә печән хәзерләү мәсьәләсе кискен тора, сенаж, силос салабыз. Бүгенгә күпьеллык үлән­нәрнең 80 проценты чабылган, икенче чабым да яхшы булачак. Без еллык норманың 1,5 дәрәҗәсендә азык туплау бурычын куябыз.
Өченчедән. Белүебезчә, безне һәрвакыт коткаручы культуралар — арыш һәм уҗым бодае. Былтыр алар 400 мең гектарда гына чәчелде. Бу былтыргы корылыкка бәйле. Коры җиргә чәчә алмадык, шуңа да арыш күп булмады. Быел 600 мең гектар чәчү бурычы тора.
Бер сүз белән әйткәндә, августта өч зур бурыч үтисебез бар: 1) мал азыгы хәзерләүне дәвам итү; 2) арыш, уҗым бодае һәм бераз уҗым тритикален чәчү кампаниясенә әзерләнү; 3) бөртеклеләрне тулысынча урып-җыю.
Тагын бер тапкыр кабатлыйм, республикада азык-төлек белән проблема булмаячак. Ашлык булгач, сөт тә, ит тә булачак.
— Сез төзелеш темасына кагылып үттегез. Алданган дольщиклар проблемасы республика өчен һаман актуаль булып кала. Бер атна элек Сез бу темага багышланган киңәшмәдә әлеге проблеманы тамырыннан юкка чыгарыр өчен бәлки өлешләтә төзелештә катнашу сис­темасын бетерер­гәдер, дигән фикер әйттегез. Бу, чыннан да, проблеманы хәл итәр дип уйлыйсызмы?
— Без аңлыйбыз, өлеш­ләтә төзелештә катнашу бүгенге көнгә торак төзелешендә төп форма булып тора. Бу мәсьәләдә тирән анализ таләп ителә: мондый төзе­лешләрнең уңай яклары күб­рәкме, кире якларымы? Оптимистлар уңай яклары күбрәк дияр, чыннан да, торак нигездә шушы юл белән төзелә. Килешүләрнең зур булмаган өлеше генә бозыла һәм кешеләр авыр хәлгә тарый.
Шул ук вакытта без алданган дольщиклар мәсьә­ләсен тулысынча яба алмыйбыз. Бүген 3,5 мең кешегә куркыныч яный. Шуларның 500-600е алданган дольщиклар исемлегенә кергән.
Авыр хәлдә калган 3 мең гражданыбызның проблемалары хәл ителәчәк. Торакларын сафка кертү вакыты гына сузыла. Алар фатирларын алачак. 500-600 кешегә килгәндә, анда мошенниклар эш йөрткән, шуңа да проблеманы тиз генә хәл итеп булмаячак. Ләкин анда да ярдәм итәргә тырышачакбыз.
Проблеманың катлаулылыгын аңлап, аны нигездә быел ук хәл итү өчен бөтен көчемне салачакмын. Нәрсәдер өлешләтә киләсе елга да күчәр, анда инде проблеманы хәл итү юлы мотлак табылачак.
Тәнкыйть өчен акыл кирәкми
— Шушындый хәлләр­не сәясәттә дә файдаланачаклар, дип уйламыйсызмы? Алданган дольщиклар проблемасын протест белдерү активлыгы булган кешеләр файдаланырга, аны социаль челтәрләргә чыгарырга мөмкин. Сез властька шул рәвешле басым ясауга ничек карыйсыз?
— Бу сорауга җавапны шул исәптән ил Президенты Владимир Путин да бирде. Ул җәмгыятьтә булган проблемаларны сәясиләш­терергә кирәкми, диде. Әгәр дә син чишеләсе мәсьәлә барлыгын күрсәң, аны хәл итү юлын тәкъдим ит. Бар нәрсәне тәнкыйтьләү өчен әллә ни акыл кирәкми.
Кайбер мәсьәләләрне сәя­силәштерү өчен сәбәп­ләр җитәрлек. Моны беркем дә яшерергә маташмый. Мин кискен мәсьәлә­ләрне даими күтәрәм. Туым кимү — мин бу хакта әйттем. Алданган дольщиклар белән бәйле хәлләрне сөйләдем. Юллар сыйфаты — мин даими оперативкалар үткәрәм, бу юнәлештә проблемаларны яшермим. Тирә-як мохитне саклау белән бәйле сораулар — бу тема миңа аңлашыла, чөнки озак еллар аның белән шөгыльләндем. Бервакытта да безнең терри­ториядә экологик яктан пычрак производство төзелүенә риза булмаячакмын. Медицина, мәгариф, социаль яклау мәсьәләләре даими рәвештә Хөкүмәт утырышларында күтәрелә.
Илдәге хәл белән канә­гать булмаган кешеләр бар. Тыныч­лыкны өнәмәүчеләр бар, аларга мотлак рәвештә хәлне тотрыксызландырырга кирәк. Андыйлар бар һәм булачак.
Әлбәттә, безнең авырткан урыннар сәясиләш­тереләчәк, арттырып күрсә­теләчәк. Мин моңа тыныч мөнәсәбәттәмен, оппозиция булырга тиеш дип гел әйтә киләм. Ләкин ул конструктив булырга, үзенең карашын бел­дерергә, хәл итү юлларын күрсәтергә тиеш.
Һичшиксез, мин протест хәрәкәте, митинглар, интернетта таралган материаллар белән таныш. Моңа тыныч карыйм.
Бернәрсәне аңлый алмыйм: ни өчен оппонентлар мине бул­ганнан баерак итәргә тели. Мине ниндидер череп баеган, халыкка битараф җансыз кеше итеп тасвирларга тырышалар. Бу дөрес түгел. Дачалар, зур җир участоклары, байлыклар турындагы сүзләр ялган. Мин моны ихлас әйтәм. Булган әйберләрем декларациядә күрсәтелгән. Барысы да республика Башлыгы Хакимияте сайтында урнаштырылган. Моңа нидер өстәп булмый.
Дөресен генә әйткәндә, республикада эшләгән елларымда булдырылган байлыгым — өч оныкачым һәм бер оныгым. Җиде ел эчендә мин дүрт тапкыр картәти булдым. Болар минем иң зур байлыгым. Шулай ук кешеләр белән аралашуны байлык дип атый алам. Мине күпләр белә. Бик күп танышлар, иптәшләр, фикердәшләр пәйда булды. Алар йөзләрчә, бәлки күбрәктер дә. Әлбәттә, бу да минем өчен байлык. Ә матди хәлгә килгәндә, мин ни белән килгәнмен, шуның белән яшим.
Протестларның активлашуы – вакыт билгесе. Ул Русиянең бөтен субъектларында да бар: кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак. Безнең республика — бу позициядән караганда иң ”кайнар” төбәк түгел. “Начаррак бул­ган саен яхшырак” дигән тезис күңелләрен җылыткан кешеләр бар. Бу кешеләргә безнең проблемаларда “күнегүләр үткә­рергә” форсат бирмәс өчен тырышып эшләячәкбез.
Спорт белән һәр бала шөгыльләнә алырга тиеш
— Тормышта иң мө­һиме, әлбәттә, сәламәт­лек. Шулай ук мавыгулар, кызыксынулар бар. Бу җәһәттән респуб­ли­каның күпчелек халкы өчен спорт һәм һөнәри клубларга ярдәм итү мөһим урын били.
Башкортстан озак еллар хоккей төбәге исәп­ләнде. Бүген ул – футбол-хоккей республикасы. Безгә “Уфа” футбол ко­мандасы өчен оят түгел, ул лаеклы дәрәҗәдә ил­нең футбол грандларыннан очколар тартып ала.
Бер айдан “Салават Юлаев” уеннар башлаячак. Республикада зур, һөнәри спортның килә­чәге бик әйбәт түгел, ди­гән сүзләр ишетелә. Бюджет ки­селә, спонсорлар юк һәм бу шартларда ниндидер югары нәтиҗәләрне көтеп булмый. Сез­дән, үзе спорт белән шө­гыльләнгән кеше буларак сорыйм, бу сүзләр дө­реслеккә туры киләме?

— Элекке сорау темасын дәвам итәргә телим. Чыннан да, власть турында сөйләгәндә оппонентлар футбол, хоккей, волейболны финанслауны киметү белән бәйле төрле уйдырмалар уйлап чыгара. Болар берсе дә дөрес түгел.
Эш шунда, “Салават Юлаев” клубын “Башнефть” компаниясе финанслады. Без тиешле килешүләр төзедек. Зур хоккейга тәгаенләнгән акча күләме — ә бу “Салават Юлаев” кына түгел, “Торос” командасы, балалар-үсмерләр мәктәбе, “Агыйдел” хатын-кызлар командасы — тулы күләмдә үтәләчәк. “Салават Юлаев” җәйге каникулларда яхшы туп­ланды. Команда алдында югары бурычлар куябыз һәм сорау катгый булачак. 2017-18 еллар сезонында яхшы нәтиҗә кирәк.
“Уфа” футбол клубы белән дә шул ук хәл. Финанслауны киметү өчен бернинди сәбәп юк. Аны финанслау документлар һәм килешүләр белән расланган. Бүген ул — ныклы, бердәм коллектив. Әлбәттә, бер-ике позицияне ныгыту таләп ителә. Бу сезон дәвамында хәл ителер, мөгаен. Клуб алдына җитди бурычлар куелган. Былтыргы ел йомгаклары буенча “Уфа” Русиядә җиденче урынны алды. Бу Премьер-лигада өченче сезон гына чыгыш ясаган клуб өчен югары нәтиҗә.
Шул ук вакытта балалар һәм үсмерләр спортын финанслауны арттыру бурычы тора. Әле бюджет исәбенә дә, бюджеттан тыш чыганаклардан да мөмкинлекләр эзлибез.
Күптән түгел мин балалар спорт секцияләренә түләүле йөрү хәлен тикшердем. Уфада хәл яхшы түгел. Күп мәктәпләрдә ата-аналардан балалар спорт белән шөгыльләнсен өчен акча җыялар. Бу дөрес түгел. Бүген мин бюджеттан, бәлки бюджеттан тыш чыганаклардан акча эзләргә күрсәтмә бирдем.
Спорт, музыка, рәсем сәнгате, бию белән һәр бала шөгыльләнә алырга тиеш. Күп гаиләләр бу секцияләр, түгәрәкләр өчен аена ике-өч, кайчак биш мең сум түли алмый. Без бу җәһәттән ярдәм итәргә тиеш. Власть авыр көн күрүчеләргә ярдәм итү өчен булдырылган.
Мин берничә тапкыр Гаилә министрлыгы кирәк, дип ассызыкладым. Якын арада бер министрлык нигезендә гаилә мөнәсә­бәтләре белән шөгыль­ләнүче ведомство төзеләчәк. Без әле программа төзибез, “Бәхетле тормышка юл гаиләдән башлана” тезисы тормышка ашырылачак. Бу бик югары идея булып тоелса да, әлеге юнәлештә эш алып барачакбыз.
Спорттан башлаган идек. Әлбәттә, финанслау тиешенчә булачак. Без — куәтле республика. Башкортстаннан башка кем шундый клубларны тота ала? Корпорацияләр генә. Ә Федерация субъектлары арасында берьюлы югары лигада уйнаган футбол, хоккей, волейбол, гандбол командаларын тота алган төбәкләр сирәк. Без — җитди икътисады булган куәтле республика — мондый ярдәмне күрсәтә алабыз, чөнки бу кешеләргә кирәк.
Әйткәндәй, “Спартак” белән футбол матчында безнең стадионда 12,5 мең тамашачы булды. Уфа өчен бу аз түгел. Башка грандлар киләчәк. Саннар артачак, дип ышанам. Әле каникуллар, яшьләр, студентлар юк. Мөгаен, “Нефтяник”та артык билет проблемасы туар. Бу яхшы. Бераздан яңа стадион турында мәсьәлә килеп туачак. Бу хакта да уйларга кирәк, чөнки без үсештә.
2018 ел ахырына Камышлы урамында спорт комплексының беренче чиратын сафка кертәчәкбез. Бу — Затонга юл. Киләсе елда Орджоникидзе районында, “Строитель” стадионы янында спорт комплексы тө­зелеше башланачак. Аннары тагын берничә физкультура-савыктыру комплексы төзергә тиешбез, киләсе елда Күмертауда боз сараен төзү төгәлләнәчәк. Мондый объектлар күп. Бәлки без алар турында аз сөйлибездер. Ләкин кемгә кирәк, шул күрә. Күмертауда Спорт сарае булачак. Уфада исә киләсе елда ике зур спорт комплексы калкып чыгачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бюджет нәтиҗәле булсын!
12-08-2017 :: Икътисад
Бюджет нәтиҗәле булсын!
Төркиядән виноград килә!
10-08-2017 :: Икътисад
Төркиядән виноград килә!
Сәүдә — тормыш көзгесе
10-08-2017 :: Икътисад
Сәүдә — тормыш көзгесе
Кыяр... акчада үсә
1-08-2017 :: Икътисад
Кыяр... акчада үсә
Яшь эшкуарлар  ярдәм ала
1-08-2017 :: Икътисад
Яшь эшкуарлар ярдәм ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»