Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кыяр... акчада үсә

01.08: Кыяр... акчада үсә

Кыяр... акчада үсәМодернизацияләү һәм теплица мәйданнарын киңәйтү нәтиҗәсендә 2021 елга “Алексеевка” совхозында яшелчә җитештерү күләме 34 мең тоннага җитәргә тиеш.

Узган атнада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов БСТ һәм “Россия-24” телевидение каналларына интервью бирде. Ул республиканың беренче яртыеллыктагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланды.


Республика җитәкчесе бил­геләвенчә, төбәктә агымдагы елда да алгарышлы үсеш күзәтелә. Аерым алганда, алты айда сәнәгать җитештерүе индексы 103,4 процент булган. Бу Русиядәге уртача күрсәткечтән күпкә югары. Салым һәм җыемнар да былтыргы шул чордагы күрсәткечтән 10 миллиард сумга күбрәк тупланган. Бу исә социаль өлкәгә күбрәк акча юнәлтү, шул рәвешле социаль программаларны колачлырак итеп тормышка ашыру мөмкинлеге биргән. Аграр тармак өчен елның катлаулы килүенә карамастан, бу өлкәдә дә җитештерү күрсәткечләрен былтыргы шул чордан өч процентка арттыруга ирешелгән. Гомумән, агымдагы елда 2,5 миллион тонна ашлык җыеп алу максаты куела. Август-сентябрьдә һава торышы яхшы булган очракта исә, бу сан 3 миллион тоннага җитәчәк. Әлеге күләм орлыкка, азык-төлеккә, фуражга булган ихтыяҗны артыгы белән каплый.
Республикада социаль-икътисади тормышның яхшыра баруы ваклап сату күрсәткечләреннән дә ачык күренә. Аерым алганда, ваклап сату күләме — 3, күмәртәләп сату күләме 2,5 процентка арткан. Моннан чыгып, республикада халыкның сатып алу сәләте арта дияргә дә ныклы нигез бар.
Үз чиратында, төп җитештерү тармакларында һәм социаль өл-кәдә күрсәткечләрнең яхшыра баруы республика икътисадының нәти­җәле үсешүе һәм дөрес юлдан баруы турында сөйли. Әлбәттә, моңа үзлегеннән генә ирешелми. Төп тармакларның нәтиҗәле үсе­шүе республика җитәк­челегенең бу юнәлештә акыллы дәүләт сәя­сәте үткәрүе, аларда булган проблемаларны хәл итү буенча вакытында анык чаралар күрүе, һәр предприятие, оешма, проект буенча эшне җитди контрольдә тотуы нәтиҗәсе булып тора.
Моңа мисал эзләп ерак барасы түгел. Узган атнада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Уфа районындагы “Алексеевка” совхозында булды. Республика җитәкчелеге бирегә монда ирешелгәннәр белән танышу өчен генә килмәде, билгеле.
— Сүз дә юк, озак еллар дәва­мында “Алексеевка” совхозы рес­публиканың визит карточкасы булды һәм әле дә шулай булып калырга тиеш. Әмма төрле сә­бәпләр белән 2010нчы еллар уртасында аның үсеше сизелерлек акрынай­ды. Предприятиене модерни­за­цияләү сүлпәнәйде, икътисади күрсәткечләре төште. Еллык кереме 1,6-1,7 миллиард сум булса, бурычы да 1,3 миллиард сумга җитте. Әлеге хәл-шартларда предприятие икътисадын сәламәт­ләндерү буенча җитди чаралар күрү таләп ителә иде. Һәм бу эш җәелдерелде. Былтыр 2,5 гектарда яңа теплицалар төзегән булсак, менә бүген янә 2,5 гектарда заманча теплициа файдалануга тапшырылды. Максат исә — совет чорында төзелгән 30 гектардагы иске теплицаларны модернизацияләп, янә 40 гектарда яңа теплицалар төзү. Моның өчен ким дигәндә 6 миллиард сум таләп ителә. Аңла­шыла, “Алексеевка” сов­хозының бүгенге дәрәҗәдәге, ягъни 100 миллион сумлык финанс нәтиҗә­лелегендә моны үз көчләре белән генә тормышка ашыру мөмкин тү­гел. Шуңа да, дәүләт унитар предприятиесе шартларында моны эшләү мөмкин түгеллеген күзал­лап, совхозны акционерлаштырып һәм шул рәвешле кирәкле акчаны базардан эзләргә, модернизация эшенә яңа партнерларны җәлеп итәргә карар ителде, — диде “Алек­сеевка” совхозында булганда Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе билге­ләвенчә, күрелүче чаралар пред­приятиедә җитештерү күләмен һәм сыйфатын бөтенләй яңа дәрә-җәгә чыгару, ә иң мөһиме — хезмәт коллективын тулысынча саклап калып, аларны лаеклы эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итү мөм­кинлеге бирәчәк.
Хәер, предприятиедә башланган колачлы модернизацияләү һәм яңарту эшләренең тәүге уңай нәтиҗәләре күренде дә инде. Аерым алганда, бу көнне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашлыгында былтыр көзен беренче чираты файдалануга тапшырылган теплица комплексының икенче чиратын ачу тантанасы булды.
“Алексеевка” совхозының генеральный директоры Рәмзил Низаметдинов белдерүенчә, ябык грунтта яшелчә үстерү буенча инвестиция проекты 2015 елда гамәлгә ашырыла башлаган. Аның тәүге чираты инде беренче уңыш-лар белән сөендерсә, яңа комплекс­ка кыяр утыртылган. Тәүге уңыш исә көзен алыначак. Гому-мән, биредә елына 2500 тонна яшелчә җитештерү күздә тотыла. Алдагы чорга планнарга килгәндә, Рәмзил Низаметдинов 2017-18 елларда 5 гектар мәйданда янә бер заманча бүлекчә төзеләчәге турында белдерде. Ахыргы максат исә — теплица мәйданнарын киңәй-тү нәтиҗәсендә 2021 елга пред­приятиедә яшелчә җитештерү күләме 34 мең тоннага җитәргә, ә инде сату базары ярты Русияне яулап алырга тиеш. Аңлашыла, мондый күләмгә чыгу предприя­тиегә производство мәйданнарын арытаба киңәйтү өчен дә, социаль йөкләмәләрне нәтиҗәлерәк гамәлгә ашыру һәм хезмәт шартларын яхшырту өчен дә күпкә зуррак мөм­кинлекләр ачачак.
Менә шулай, һәр предприятие-оешманы сәламәтләндерү, аны заманча үсеш баскычына чыгару буенча дәүләт дәрәҗәсендә анык чаралар күрү нәтиҗәсендә иреше­лә республикадагы гомум социаль-икътисади үсешкә. Ярты ел йомгакларына гына күз салсак та, бу юнәлештә эш республикада, чын­нан да, нәтиҗәле оештырыл­ган, дигән фикер кала. Башкортстан Башлыгы куйган бурычлар үтәлә, Хөкүмәт карарлары тиешле нәтиҗә бирә. Димәк, өстәл­ләре­бездә кыяр-помидор гына түгел, башка сый-нигъмәтләр дә мул, күңелләребез көр, кесәләребез акча белән тулы булачагына ышаныч зур.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бюджет нәтиҗәле булсын!
12-08-2017 :: Икътисад
Бюджет нәтиҗәле булсын!
Төркиядән виноград килә!
10-08-2017 :: Икътисад
Төркиядән виноград килә!
Сәүдә — тормыш көзгесе
10-08-2017 :: Икътисад
Сәүдә — тормыш көзгесе
Яшь эшкуарлар  ярдәм ала
1-08-2017 :: Икътисад
Яшь эшкуарлар ярдәм ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»