Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сәүдә — тормыш көзгесе

10.08: Сәүдә — тормыш көзгесе

Сәүдә — тормыш көзгесеКулланучыларны сыйфатлы товар белән тәэмин итү һәм аларның хокукларын яклау җәһәтеннән нинди чаралар күрелә?

Сәүдә — Башкортстан икътисадының актив үскән тармагы. Халыкка заманча хезмәт күрсәтү, азык-төлек, куллану товарлары белән тәэмин итү кебек социаль функция башкару белән беррәттән, сәүдә икътисадны ныгытуга хезмәт итә, республиканың көндәшлелек сәләтен арттыра. Тулай төбәк продуктында сәүдә өлеше — 16 процент чамасы. Шулай ук республика һәм илебез бюджетын тулыландыруда да ул мөһим урын тота. Башкортстан кулланучылар базарында төрле формадагы 25 меңнән артык сәүдә предприятиесе эшли, ваклап сату товар әйләнеше буенча Русиядә без алдынгы төбәкләр исәбенә керәбез. Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда яшәүчеләргә 345,3 миллиард сумлык товар сатылган, ваклап сату әйләнеше җан башына 90 мең сум чамасы тәшкил иткән. Шушы көннәрдә Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты коллегиясе үтте һәм анда сәүдә тармагының көнүзәк бурычлары, кулланучылар хокукларын яклау механизмнарын камилләштерү хакында сүз барды.


Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова билгеләвенчә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, республикада ваклап сату сәүдә әйләнеше – 103, куллану бәяләре индексы 102,2 процент тәшкил иткән.
Агымдагы елда әлеге дәүләт комитеты кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы 1026 мөрәҗәгать кабул иткән. Әлеге сан узган елдагыдан 194кә күбрәк. Бу, үз чиратында, куллану­чы­ларның үз хокукларын активрак якларга омтылуы, комитетның шушы юнәлештә эшне активлаштыруы белән аңлатыла. Мөрә­җәгать­ләрнең күпчелеге ваклап сатуда кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле. Шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендәге җитешсез­лекләрне бәян иткән­нәре дә байтак. Соңгы вакытта кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә. Хокукларны яклауның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен “Башкортстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында” дәүләт программасы расланды.
Билгеле булуынча, “Башкортстан Республикасында азык-төлек сыйфатын һәм хәвеф­сезлеген тәэмин итү чаралары турында” Закон кабул ителгән иде. Шушы законны гамәлгә кую чарасы буларак, республикада комитет тарафыннан “Башкортстан продукты” проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект Башкортстанда җитештерелгән азык-төлекнең хәвефсезлек һәм сыйфат ягыннан закон таләп­ләренә туры килүен ачыклый һәм исбатлый. Шуннан соң продук­циягә махсус билге тапшырыла. Әлбәттә, проектның максаты сыйфатны билгеләү һәм “Башкортстан продукты” билгесе сугу белән генә чикләнми. Максат киңрәк. Ул консультация һәм методологик ярдәмне, Башкортстанда җитеш­терелгән товарларны тигез көндәшлек шартларында куллану базарына чыгаруга мөмкин­лекләрне арттыруны, бизнесның проблемаларын һәм ихтыяҗ­ларын өйрәнүне, Башкортстан продуктын башка төбәкләргә, чит илләргә чыгаруга булышлык итүне һәм башкаларны үз эченә ала. “Хәзерге вакытта, — ди Гүзәл Наил кызы, — “Башкортстан продукты” билгесе 2500 төр про­дук­циягә сугыла. Проектта катнашкан җитештерүчеләр быел гына янә 42гә артты һәм барлыгы 270кә җитте.
– Кешеләр аз яшәгән ерак авылларда сәүдә хезмәте күрсәтү өчен комитет сынау проектын тормышка ашыра, – дип дәвам итте комитет рәисе. – Моның өчен Хөкүмәт акча бүлә. Ун районда ерак авылларга барып сәүдә оештыру, халыкны көндәлек товарлар белән даими тәэмин итү өчен автолавкалар сатып алынды.
Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитеты социаль әһәмияттәге азык-төлекнең күпчелегенең Башкортстанда җитештерелгән булуына да зур игътибар бирә. Әлеге вакытта кулланучыларга тәкъдим ителгән шушы төр продуктларның 67 проценты үзебезнең республикада җитеш­терелә. Киләчәктә әлеге күләмне арттыру буенча да дәүләт коми­тетының анык эш планнары бар.
Социаль әһәмият­тәге азык-төлек дигәннән. Үзебез­нең җитеш­терүчеләр продукциясен халыкка арзанрак хак белән тәкъдим итүдә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә уздырылган авыл хуҗалыгы товарлары ярминкә­ләре мөһим роль уйный. Колле­гиядә шушы төр эшчәнлекне көйләү буенча да эшчәнлекне активлаштыру турында сүз барды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бюджет нәтиҗәле булсын!
12-08-2017 :: Икътисад
Бюджет нәтиҗәле булсын!
Төркиядән виноград килә!
10-08-2017 :: Икътисад
Төркиядән виноград килә!
Кыяр... акчада үсә
1-08-2017 :: Икътисад
Кыяр... акчада үсә
Яшь эшкуарлар  ярдәм ала
1-08-2017 :: Икътисад
Яшь эшкуарлар ярдәм ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»