Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Арзан һәм сыйфатлы, файдалы һәм тәмле

28.02: Арзан һәм сыйфатлы, файдалы һәм тәмле

Арзан һәм сыйфатлы, файдалы һәм тәмлеТөбәгебездә үскән үләннәрдән җитештерелгән чәйләр республика халкында уңыш казана.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның азык-төлек хакларына контрольлек итүче эшче төркеме Уфаның Дим районында урнашкан “Травы Башкирии” предприятиесендә булды. Депутат Римма Үтәшева җитәкләгән делегация составында “Бердәм Русия” партиясенең “Халык контроле” федераль проекты әгъзалары, журналистлар да бар иде. Сәфәрнең максаты — яңа икътисади шартларда предприятиенең эш тәҗрибәсен өйрәнү.


“Травы Башкирии” чираттагы сәфәр өчен очраклы сайланмаган. Бүгенге көнгә компания үсештә һәм җитеш­терелүче товар төрләрен даими киңәйтеп тора. Ул тәкъдим иткән үлән чәйләре республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә билгеле. Аларның шифасы Башкортстан дәүләт медицина университеты, Русия Фәннәр Академиясе һәм башка дәрәҗәле лабораторияләр тикшеренүләре белән расланган. Бу чәйләр хәтта Космо­навтларны әзерләү үзәгендә дә кулланыла.
Депутатлар һәм журналистлар предприятие цехларында булды. Чимал складларыннан тутыру цехына кадәр продукция җитештерү чылбырын үз күзләре белән күрде, шифалы чәйне тәмләп карады. Әйткәндәй, биредә үлән чәйләре генә түгел, гадәти кара, яшел чәйләр дә тутырыла. Мисал өчен, яңа продукция — “Сәлам” чәенең яртысы кара чәй булса, яртысы үләннән ясалган. Алар чәйгә үзенчәлекле тәм бирә. Хакы арзан, бер төргәге — 40 сум. Югыйсә, бүген кибетләрдә чәй хаклары да сикерде, 80 сумнан ким түгел. Монда традицион цейлон чәйләре дә тутырыла. Әлеге продукцияне “Бәйрәм”, “Ярминкә”, “Сабантуй” кибетләрендә сатып алырга була.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Инвесторлар –  балык кебек!..
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Инвесторлар – балык кебек!..
Хаклар хаклы  арттымы?
20-07-2017 :: Икътисад
Хаклар хаклы арттымы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»