Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 4

Йорт салуның ние бар? Кисәргә агач булса...

Йорт салуның ние бар? Кисәргә агач булса... Үз көченә кергән закон Башкортстан халкына яңа мөмкинлекләр ача.

Икътисади кризис төзелеш материалларына да хакларның артуына китерде. Дөресен генә әйткәндә, дөнья базарындагы хәлләрне үз файдасына уйнатырга омтылучы арадашчылар хакларны ясалма рәвештә үстерде. Әйтик, бүген 3X5 мунча бурасы кырык мең сум чамасы тора. Бәбкәлекләрен, идән, түшәм, янкорма такталарын да исәпләсәң, йөз мең сумга якынлаша. Йорт, абзар төзү тагын да кыйммәткә төшә. Шул ук вакытта, мәсьәләне арадашчыларга, озын акча артыннан куучы эшкуарларга мөрәҗәгать итмичә дә хәл итеп була. Пычкы тота белүчеләр урман кисә ала. Урманнан үзең кисеп алып кайткан агачтан буралган бура, ярылган такта, мәшәкать тудырса да, арзангарак төшә. Әлбәттә, моның өчен кайбер шартларны күздә тоту мөһим.

21.04.2016 (№ 46 (24900)): Икътисад

Балык урынына... кармак тоттырачаклар

Балык урынына... кармак тоттырачаклар 2016 елда Башкортстанда эшкуарларга ярдәм күрсәтүдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Соңгы елларда Русиядә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләсенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар артты. Русия Президенты Владимир Путин эшкуарларга уңайлы мохит тудыру, аларны “салым каникуллары” белән тәэмин итү, административ киртәләрне бетерү бурычын куйды. Ил төбәкләре җитәкчеләре, шул исәптән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов бизнеска ярдәм итү өчен зур көч сала. Төбәк җитәкчелегенең эшчәнлеген саннар да дәлилли. Әйтик, былтыр республикада кече һәм урта бизнес төрле чыганаклардан 470 миллион сум ярдәм алган. Шушы акчалар исәбенә барлыгы 16 мең эшкуарга төрле юнәлештә ярдәм күрсәтелгән. Акчалар нинди юнәлешләрдә тотылган? Дәүләт ярдәме ни дәрәҗәдә нәтиҗә бирә? Түбәндә шул хакта фикер йөртәбез.

24.03.2016 (№ 34 (24888)): Икътисад

Тикшерүләр кими, нәтиҗәлелек арта

Тикшерүләр кими, нәтиҗәлелек арта Салым хезмәте узган елга йомгак ясады.

Икътисадтагы катлаулы хәлгә карамастан, ил җитәкчелеге быел да социаль мәсьәләләрне югары дәрәҗәдә үтәү бурычын куйды. Атап әйткәндә, пенсияләр вакытында килергә, юллар төзек булырга, яңа социаль объектлар төзелергә һәм мохтаҗлар ярдәм тоярга тиеш. Бу максатка ирешү өчен бюджет хәлле булу мөһим. Мәгълүм булуынча, ил, төбәк бюджетлары җыелган салымнардан да туплана. Димәк, салымнарны вакытында җыеп алу халыкны кайгырту ул. Былтыр Башкортстанда салым җыю дәрәҗәсе канәгатьләнерлек булганмы? Нинди казанышлар, хәл итәсе мәсьәләләр бар? Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында шул хакта да сүз булды. Аның эшендә Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Вахитов, республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов һәм башкалар катнашты.

10.03.2016 (№ 28 (24882)): Икътисад

Керем арта, чыгым кими

Керем арта, чыгым кими Агымдагы елның тәүге аенда республика казнасы үтәлешендәге хәл нәрсә турында сөйли?

Башкортстанның Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, гыйнварда республиканың тупланган бюджетына керемнәр 9001,5 миллион сум күләмендә булган. Бу узган елның шул чорына карата 115,1 процент тәшкил итә. Шуның 6718 миллион сумын салым һәм салым булмаган керемнәр тәшкил итә. Атап әйткәндә, елның тәүге аенда физик берәмлекләр кеременә салым — 2328,9 миллион сум, акцизлар — 1360,6 миллион сум, гомум керемгә салым — 570,4 миллион сум, милеккә салым 436,8 миллион сум күләмендә җыелган. Дәүләт һәм муниципаль милектә булган мөлкәтне файдаланудан керем исә, узган елның шул чорына карата 2,6 тапкыр артып, 2004,3 миллион сумга җиткән. Башкортстан бюджетына кайтарып бирелми торган түләүләр 2267,5 миллион сум күләмендә бул­ган. Узган еллар бюджетара трансфертларыннан кайтарылган сальдо 16 миллион сум тәшкил иткән.

25.02.2016 (№ 22 (24876)): Икътисад

Сары, кара, сөттәй ак – кайсы такси яхшырак?

Сары, кара, сөттәй ак –  кайсы такси яхшырак? Башкортстанда җиңел автомобильләрдә рөхсәтсез пассажир ташучылар саны артуда төс “эволюциясе” дә гаепле.

Җиңел автомобильләрдәге такси хезмәте халык өчен мөһим. Кайбер урыннарга җәмәгать транспорты йөрми. Бу очракта такси чакыртудан башка чара калмый. Шәхси автомобильләре булучылар да кайвакыт такси хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Таксистлар инвестицион мохит тудыруга да зур өлеш кертә. Әйтик, Башкортстанга үз эшен ачарга килгән инвесторларга, бизнес вәкилләренә тиз арада тиешле урынга барып җитәргә кирәк икән, аларга бу максатка ирешергә таксистлар ярдәмгә килергә мөмкин. Уфаның, республиканың истәлекле урыннарында булырга теләүче чит төбәкләр, чит илләр туристлары да җәяү йөрми. Күренүенчә, такси хезмәтенең югары дәрәҗәдә оештырылуы төбәкнең икътисади үсешенә дә хезмәт итә. Ләкин бу очракта законга нигезләнеп, салым түләп эшләүче такси хезмәтләре турында сүз бара. Сер түгел, соңгы вакытларда законсыз рәвештә пассажирлар ташучы таксистлар артты. Алар Башкортстан икътисадына

18.02.2016 (№ 19 (24873)): Икътисад

“Бурычлы кыш”тан соң “фатирсыз җәй” килмәсме?

“Бурычлы кыш”тан соң “фатирсыз җәй” килмәсме? Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәү күңелсез тәмамланырга мөмкин.

Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору барыбызны да акча санарга өйрәтә. Фатир хуҗалары ай саен килгән квитанцияләрне энә күзеннән үткәреп, бер тиен дә артык акча түләргә теләмәсә, аларны хезмәтләндерүче идарәче компанияләр чыгымнарын киметеп, күбрәк керем алырга омтыла. Идарәче компанияләргә кайнар һәм салкын су, электр энергиясе сатучылар акчаны вакытында түләүне таләп итә. Шул ук вакытта базар шартларында бер якның гына шартны үтәмәве дә хәлне кискенләштерә. Бу җәһәттән 1 гыйнварга Уфада торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар 1977,2 миллион сум тәшкил иткән. Былтыр ул 1648,9 миллион сум булган һәм ел эчендә 19,9 процентка, ягъни 328,3 миллион сумга арткан. Мәсьәләне хәл итү өчен нәрсә эшләнә? Намуссыз фатир хуҗаларына карата нинди чаралар күрелә? Уфа шәһәре хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

02.02.2016 (№ 12 (24866)): Икътисад

Акча бар, анык аграр сәясәт кирәк!

Акча бар, анык аграр сәясәт кирәк! Хәлле крестьян ихаталары фермер хуҗалыкларына әверелә алырмы?

Хөкүмәт авыл хуҗалыгын, аграр җитештерүне үстерү өчен миллиардларча сум акча бүлә. Әмма бу ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Әйткәндәй, Русиянеңг Исәп палатасы җитәкчесе Татьяна Голикова, узган елдагы тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, ил казнасының әрәм-шәрәм ителүе, бүленгән акчаның 30 процентка якынының бөтенләй “югалуы” турында белдергән иде. Узган ел ахырында федераль аграр тармак министры да авыл хуҗалыгында байтак инвестицион программаларны тормышка ашыруга юнәлтелгән акчаның максатлы тотынылмавын билгеләнде. Әлбәттә, читтән азык-төлек импортлауны киметү һәм үзебездә җитештерүне арттыру турында сүз алып барганда, дәүләт акчасының җиргә сеңгән су кебек югалуы сәер тоела. Ә бит алга куелган бурычлар киеренке. Русия Федерациясенең Азык-төлек хәвефсезлеге турында документ, 2020 елга, ит импортын әлеге 21,6 проценттан — 7,7, ә сөтне 23,6 проценттан 16,6 процентка калдыру максатын билгели. Әлбәттә, бүгенге икътисади

21.01.2016 (№ 7 (24861)): Икътисад

Инвестиция кеше капиталыннан башлана

Инвестиция кеше капиталыннан башлана Башкортстан агросәнәгатьчеләре читтән ит һәм сөт кертүне киметергә сәләтлеме?

Соңгы унъеллыкларда илнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерү максаты белән үткәрелгән реформалар әллә ни нәтиҗәле булмады. Дәүләт программалары, инвестицион проектлар, максатлы субсидия һәм башка төрле дәүләт ярдәме күпмедер дәрәҗәдә мөһим роль уйный. Әмма соңгы вакытта дөнья икътисады, илләр арасындагы сәүдә бәйләнешләре Русиянең, ниһаять, аграр җитештерүдә зур мөмкинлекләре булуын күрсәтте. Импорт продукцияләрен сатып алу чикләнгәч, үзебезнең аграрийларга уңайлы шартлар барлыкка килде. “Башкортстанның аграр тармагына илдә импорт продукциясен алыштыру курсы биргән мөмкинлекләрне ныграк файдаланырга кирәк. Без бүген старт алмыйбыз икән, ул чагында кайчан? Без әлеге “мөмкинлек тәрәзәсен” файдаланырга бурычлы. Дәүләт уңайлы шартлар тудыра, сәүдә базарында урындагы продуктлар күләме артуны хуплый. Әлбәттә, без бу шансны кулдан ычкындырмаячакбыз”, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөтенрусия “Сөт

24.12.2015 (№ 245 (24849)): Икътисад

Малтабарлыкка микроскоп аша караш

Малтабарлыкка микроскоп аша караш Башкортстанда кече бизнес эшчәнлегенә гомум күзәтчелек нинди максат белән оештырыла?

Соңгы елларда кече һәм урта бизнесны борчыган мәсьәләләргә ил күләмендә игътибар артты. Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында кече бизнесны үстерү мөһимлеген сызык өстенә алды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Юлламасында да бу җәһәттән җитди бурычлар куелды. Тармактагы гомум хәлне белмичә, үсешкә комачаулаучы мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итеп булмый. Бу сүзләр кече бизнеска да кагыла. Шушы уңайдан агымдагы ел йомгаклары буенча Башкортстанда кече бизнес эшчәнлегенә гомум күзәтчелек үткәреләчәк. Аның асылы нидә? Нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак? Федераль дәүләт статистикасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Әкрам Ганиевтан шул хакта да сораштык.

16.12.2015 (№ 239 (24843)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»