Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 5

Болганчык су тонгач, соң булмасмы?

Болганчык су тонгач,  соң булмасмы? Республикада дәүләт дәрәҗәсендә күләмле ярдәм күрсәтелүгә карамастан, ни өчен техника сатып алу аксый?

Бүген аграр тармакны яңа һәм заманча техника белән тәэмин итү һичкайчан бул­ма­ганча мөһим. Читтән техника сатып алу кимегән вакытта, илебезнең авыл хуҗалыгы югары җитештерүчәнле комбайн һәм тракторларны, нигездә, үзендә чыгарырга һәм, шул ук вакытта, азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итәргә тиеш. Ил башлыгы фәрманы белән 2010 елда авыл хуҗалыгын модернизацияләү курсы билгеләнде. Әлбәттә, икътисади кризиска кадәр кабул ителгән шушы программа булмаса, тармактагы тотрыклылыкны саклап калу өчен алшартлар җитмәс иде. Техник һәм технологик кораллануның җитәрлек булмавы авылда җитештерүне үстерү мөмкинлеген тоткарлады. Саннар телендә әйткәндә, мәсәлән, Русиядә тракторлар белән тәэмин ителеш соңгы 23 елда 80 процентка кимегән, ягъни, 1 миллион 365,6 меңнән 276,2 мең берәмлеккә калган. Әлбәттә, бу хәлне берсе бишне алыштырырдай куәтле техника саны арту белән бәйләргә ярамый.
22.10.2015 (№ 204 (24808)): Икътисад

Төзүчесез төзеп булырмы?

Төзүчесез төзеп булырмы? Республиканың төзелеш комплексы махсус һөнәри белемле эшчеләргә мохтаҗлык кичерә.

Русиядә торак проблемасы кайчан тулысынча хәл ителер? Бу сорау хәзер кайчандыр коммунизмга якынлашкан еллардагыдан да катгыйрак яңгырый. Фатир алу, йорт салу мәсьәләсе алар түләүсез бирелгәндә дә, сатып алуга калгач та хәл ителмәс төсле. Шул ук вакытта, Русия Президентының 2012 елдагы май указлары арасында гражданнарны уңайлы торак белән тәэмин итү, аларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту зарурлыгы мөһим юнәлешләрнең берсе буларак билгеләнде. 2020 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасы кысаларында торак төзелеше моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үсәргә тиеш. Аны тормышка ашыру өчен 578 миллиард сум бүлү каралды. Әлеге документтан күренүенчә, быел илдә 76 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш булса, 2016 елда бу күрсәткеч — 81, 2017 елда — 93, ә 2020 елга 100 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Башкортстанда шундый ук программа 2016-2021 елларны исәпкә алып

15.10.2015 (№ 199 (24803)): Икътисад

Тезләнмәдек. Аякка басабыз

Тезләнмәдек. Аякка басабыз Эмбарго җитештерү күләмен арттыруның яңа юлларын табарга этәргеч бирде.

2014 елның августында Русия Президенты указы нигезендә Хөкүмәтебез чит ил санкцияләренә җавап рәвешендә АКШ, Евросоюз илләре, Канада, Норвегия һәм Австралиядә җитештерелгән кайбер продуктларны импортлауны тыю турында карар кабул иткән иде. Быел июнь аенда Евросоюз Русиягә карата санкцияне озайтканнан соң, ил башлыгы азык-төлек эмбаргосының тагын бер ел дәвам итәчәген белдерде. Әйтергә кирәк, Русия белән элекке бәйләнешләрне өзүдән, югарыда телгә алынган илләрнең безгә экспорты ел дәвамында 8 миллиард чамасы доллар күләмендә кимеде.

Билгеле, соңгы уньеллыкларда кыргый базар мөнәсәбәтләре белән көрәшеп, икътисад-сәүдә мәйданында чыныгу алып өлгергән аграр тармакны көнбатыш санкцияләре АКШ сәясәтчеләре көткәнчә тезләндерә алмады. Дөрес, ел ахырында ук үзебезнең кайбер икътисадчылар да азык-төлеккә ихтыяҗ артачак, бәяләр бәйдән ычкыначак дип фаразлаган иде. Бәхеткә, бу “өметләр” акланмады. Рәсми

08.10.2015 (№ 194 (24798)): Икътисад

Гуд бай, Буш боты!

Гуд бай, Буш боты! Чит ил продукциясен Башкортстанда җитештерелгәненә алыштыру эше ничек бара?

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Башкортстанда чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру процессында законнар чыгару буенча тәкъдимнәр” темасына “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үтте. Аны парламент Рәисе урынбасары Франис Сәйфуллин белән Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Рәшит Хәйруллин алып бардылар. Шулай ук утырышта комитетлар җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, эшкуарлар катнашты. Украинадагы хәл-вакыйгалар, санкцияләр һәм икътисади кризис нәтиҗәсендә бу мәсьәлә көнүзәккә әверелде. Аны нәтиҗәле хәл итү юллары бармы? Чит илдән кертү чикләнгән продукцияне үзебездә җитештерә башларга теләүче эшкуарлар нинди киртәләргә юлыга? Аларга законнар ярдәм итә алачакмы? Сөйләшүдә бу сораулар да җавапсыз калмады.

07.10.2015 (№ 193 (24797)): Икътисад

Чират... сыерларга җитә

Чират... сыерларга җитә Шәхси ихаталарда мал санын чикләү тәкъдиме төбәкләрдә яклау табармы?

Авылда һәр тарафта көзге матурлык тантана итә. Аның бизәкләре табигатьтә генә түгел, крестьян яшәешендә, авыл ихаталарында да чагылыш таба. Хәзер көзге эшләр дә төгәлләнеп килә. Елга-күлләрдә каңгылдашкан каз-үрдәк тавышларын әллә каян ук ишетелгән авыл көтүе көчәйтеп җибәргән төсле. 50-60 ихаталы безнең Дүртөйле районы Мәмәдәл авылы урамын “иңләп”... сигез сыер кайта. Әле 10 ел элек кенә аларның саны биш-алты тапкыр күбрәк иде. “Хөкүмәт шәхси ихаталарга карашын шул рәвешле дәвам итеп, малларны киметергә мәҗбүр итсә, билләһи, кибет сөтенә калачакбыз”, диешә көтү каршы алучы авылдашлар. Әлбәттә, сүз август башында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның шәхси хуҗалыклардагы мал-туар, кош-корт исәбен чикләү мәсьәләләрен карарга күрсәтмә бирүе турында бара.
Мәгълүм булуынча, Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров, илнең аерым төбәкләрендә шәхси ихаталарда меңәр баш сыер малы, сарык

01.10.2015 (№ 189 (24793)): Икътисад

Дөге — провинцияләрдән, Чәй — штатлардан...

Дөге — провинцияләрдән, Чәй — штатлардан... 21-23 октябрьдә Уфада “ШОС һәм
БРИКС илләре төбәкләренең кече бизнесы” форумы узачак.

Мәгълүм булуынча, быел Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтте. Башкалабызга Евразия, Көньяк Америка, Африка континентларыннан 15 дәүләт җитәкчесе килде. Саммитларда күпкырлы хезмәттәшлекне, оешмаларның географиясен киңәйтү турында да сүз булды. Икътисади үсеш, саммитларда катнашучы илләр арасында товар әйләнешен арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бүленде. Җитәкчеләрдән, корпорацияләрдән тыш, илләрнең төбәкләре, кече бизнес вәкилләре дә актив хезмәттәшлек иткәндә, мондый максатка тизрәк ирешеләчәк. Шушы уңайдан 21-23 октябрьдә Уфада “ШОС һәм БРИКС илләренең кече бизнесы” беренче форумы үтүе игътибарга лаек. Форумда Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700дән артык делегат катнашачагы күп нәрсә турында сөйли.

23.09.2015 (№ 184 (24788)): Икътисад

Ихтыяҗ зур. География чикле

Ихтыяҗ зур. География чикле Башкортстан балына дөньякүләм брендка әверелү өчен нинди киртәләр комачаулый?

Республика бал җитештерү буенча илдә, дөньяда алдынгы урыннарны били. Моңа статистика мәгълүматлары китерү мотлак түгел. Авыл саен йөзәр баш умарта тотучылар бар. Ярминкәләрдә, трассалар буенда бал мичкәләп сатыла. Әйе, күпләп умарта тоту, тонналап бал җитештерү – үсеш билгесе. Шул ук вакытта, җитештергән продукцияне отышлы хакка сату да мөһим. Башкортстан умартачыларын бу мәсьәлә борчый. Эчке базарда көндәшлек зур. Продукцияне чит төбәкләргә һәм чит илләргә сату җайга салынып кына килә. Дөрес, Башкортстан балына дөнья базарына юллар ачыла башлады. Күптән түгел Уфада эш сәфәре белән “Апимондия” Халыкара умартачылар ассоциациясе президенты Жиль Ратианың булуы шул хакта сөйли.

09.09.2015 (№ 174 (24778)): Икътисад

Доллар үзләренә булсын!

Доллар  үзләренә булсын! Президент Владимир Путин Русия һәм БДБ илләре арасында бердәм финанс базары төзү тәкъдиме белән чыкты.

Русия Президенты Владимир Путин Русия, Әрмән­стан, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан һәм башка БДБ илләрендә исәп-хисап ясауда доллардан тулысынча баш тарту тәкъдиме белән чыкты. Ил башлыгы тәкъдим иткән “Бәйсез Дәүләтләр Берләш­мәсенең интеграцияләнгән валюта базарын оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү” әлеге дәүләтләр арасында финанс-икътисади хезмәттәшлектә доллар һәм евродан тулысынча баш тартуны күз уңында тота. Шушы рәвешле Владимир Путин БДБ илләре милли валюта­ларының бәһасен күтәрү, доллар һәм еврога бәйлелектән котылу максатын алга куя. Әлеге башлангычны тормышка ашыру, ягъни исәп-хисапны милли валюталарда башкару өчен илнең эчке базарларында резидент банклар кертеләчәк. Алар милли банкларга каралган шартларда эш итәчәк.

08.09.2015 (№ 173 (24777)): Икътисад

Төп чыгымнар – социаль өлкәгә

Төп чыгымнар – социаль өлкәгә Республиканың Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча 1 августка керемнәр буенча берләштерелгән бюджет үтәлеше 103,9 миллиард сум тәшкил иткән. Ягъни, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10,2 процентка артыграк акча җыелган. Шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр былтыргы күрсәткечтән 6,5 процентка артып, 82 миллиард сум тәшкил иткән. Казнага иң күп акчаны физик берәмлекләр керткән, алар кеременә салым — 24,6 миллиард сумга җиткән. Оешмалар табышына салым —21,8 миллиард, милеккә салым 10,3 миллиард сум тәшкил иткән. Оешмалар табышына салым кереме, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда — 7,1, милеккә салым —13,6, физик берәмлекләр кеременә салым — 4,1, берләштерелгән керемгә салым 4,3 процентка арткан, акцизлар кереме 8,7 процентка кимегән. Дәүләт һәм муниципаль милектә булган мөлкәтне файдаланудан керем 27 процентка арткан.
26.08.2015 (№ 164 (24768)): Икътисад

Авыл капкалары ачык

Авыл капкалары ачык Башкортстанга читтән азык-төлек түгел, ә эшлекле инвесторлар һәм яңа технологияләр кирәк.

Бу көннәрдә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары Башкортстан башкаласы Уфага төбәлгән. ШОС һәм БРИКС оешмаларына керүче илләр тарихи очрашуда уртак проблемалар буенча фикер алыша. Башкортстан өчен саммитларның асылы шунда ки, төрле континентлардан килүче ил башлыклары республикабыз белән якыннан таныша алачак. Мәртәбәле чараны төрле илләр бизнесменнары һәм икътисадчылары, сәясмәннәре һәм төрле җитештерү тармаклары вәкилләре очрашулары тулыландырачак. “Уфа һәм Башкортстан игътибар үзәгендә булачак. Без, республиканы дөньяга танытудан тыш, эшлекле даирәләрдә бизнесны үстерү, алып бару мөмкинлекләре турында сөйләячәкбез”, — диде Рөстәм Хәмитов матбугат туры кысаларында төбәк белән танышкан Кытай, Бразилия, Һиндстан, Италия һәм Казахстан журналистлары белән очрашуда. Башкортстан Башлыгы, саммитларның әһәмиятен билгеләп, республикага предприятиеләр төзүче, яңа эш урыннары булдыручы инвесторлар

09.07.2015 (№ 132 (24736)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»