Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 6

Авыл капкалары ачык

Авыл капкалары ачык Башкортстанга читтән азык-төлек түгел, ә эшлекле инвесторлар һәм яңа технологияләр кирәк.

Бу көннәрдә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары Башкортстан башкаласы Уфага төбәлгән. ШОС һәм БРИКС оешмаларына керүче илләр тарихи очрашуда уртак проблемалар буенча фикер алыша. Башкортстан өчен саммитларның асылы шунда ки, төрле континентлардан килүче ил башлыклары республикабыз белән якыннан таныша алачак. Мәртәбәле чараны төрле илләр бизнесменнары һәм икътисадчылары, сәясмәннәре һәм төрле җитештерү тармаклары вәкилләре очрашулары тулыландырачак. “Уфа һәм Башкортстан игътибар үзәгендә булачак. Без, республиканы дөньяга танытудан тыш, эшлекле даирәләрдә бизнесны үстерү, алып бару мөмкинлекләре турында сөйләячәкбез”, — диде Рөстәм Хәмитов матбугат туры кысаларында төбәк белән танышкан Кытай, Бразилия, Һиндстан, Италия һәм Казахстан журналистлары белән очрашуда. Башкортстан Башлыгы, саммитларның әһәмиятен билгеләп, республикага предприятиеләр төзүче, яңа эш урыннары булдыручы инвесторлар

09.07.2015 (№ 132 (24736)): Икътисад

Акча булганда – фатир кыйммәт, хак төшкәндә – акча җитми...

Акча булганда – фатир кыйммәт,  хак төшкәндә – акча җитми... Уфа — торак мәсьәләсе кискен торган ил мегаполисларының берсе санала. Аңлашыла, баш өстендә кыегы булмаучылар мондый күренешкә шат түгел. Гаилә белән вакытлыча фатирда, тулай торакта яшәү, каенана белән бер “хрущевка”га сыену тормышка оптимизм өстәми. Уфага күчеп килүчеләр, язмышын башкалабыз белән бәйләүчеләрнең артуы күп нәрсә турында сөйли. Димәк, шәһәрдә эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Мондый хәл-шартларда торакка ихтыяҗ арту — табигый, чөнки, мохтаҗлар — күп. Ихтыяҗ чамадан тыш зур булгач, хаклар югарыга үрмәли. Монысы — базар кануны. Бу күренешне күбрәк торак төзеп кенә уңай хәл итәргә мөмкин. Статистика мәгълүматлары өмет уята. Быел гыйнвар-май айларында Уфада 190 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу узган елның шул чордагы күрсәткеченнән 20,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, кризис шартларында халык мондый мөмкинлектән файдалана алмаска да мөмкин.
24.06.2015 (№ 120-121 (24725)): Икътисад

Еллык куәт — 500 миллион сум!

Еллык куәт —  500 миллион сум! Миякә сөт заводына чимал күрше район
хуҗалыкларыннан да күпләп китерелә.

Әңгәмәдәш турында белешмә:

Мөхтәров Альберт Ләбиб улы 1964 елда Миякә районының Родниковка авылында хезмәткәр һәм педагог гаиләсендә туган. Югары белемле – 1987 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда район “Сельхозхимия” берләшмәсендә слесарь булып башлый. Төзүче һәм токарь һөнәрләрен үзләштерә. Институт тәмам­лап кайтканнан соң Миякә районының ремонт-техник предприя­тиесендә инженер, сөт заводында баш инженер булып эшли. 2014 ел азагыннан “Миякимолзавод” ачык акционерлар җәмгыяте директоры вазыйфасын башкара. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, грамоталары белән бүләкләнгән. Гаиләсендә ике ул үсә.

27.05.2015 (№ 102 (24706)): Икътисад

Куркумы бу, әллә ышаныч җитмәүме?

Куркумы бу, әллә ышаныч җитмәүме? Республика фермерларының кооперациягә керергә ашыкмавының сәбәбе нәрсәдә?

Ниһаять, Башкортстанда фермерлар кооперациясен үстерү программасын әзерләүгә ныклап тотындылар. Бу турыда берничә көн элек Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хуҗалык итүнең кече формалары үзара кооперациягә кергән очракта, аларга бюджет ярдәмен максатлырак күрсәтеп булачак. Ә фермерларның уртак эштә берләшүе аларга тизрәк үсәргә һәм кибет киштәләре өчен “бәйге”дә эре аграр җитештерүчеләр белән ышанычлырак көндәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аграр юнәлештәге программаның Хөкүмәт дәрәҗәсендә каралуы очраклы түгел. Чөнки фермер хуҗалыклары соңгы елларда үзләренең үсеш юлында булуын күрсәтте. Әйтик, 2010-14 елларда республикада тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә аларның өлеше 3,9 проценттан 7,2 процентка үсте. Узган елда әлеге категориядәге хуҗалыклар 9,8 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде.

14.05.2015 (№ 93 (24697)): Икътисад

“Горожанин” буласың киләме?

“Горожанин” буласың киләме? Уфада гамәлгә ашырылачак проект студентларга да фатир сатып алу мөмкинлеге бирәчәк.

Соңгы елларда Уфада торак мәсьәләсе күпләр өчен хәл итеп булмастай баш бәласенә әверелде. Эш хакларында артык зур үзгәрешләр булмаса да, торакка хаклар артканнан-артты. Нәтиҗәдә, яшәр урын юнәтергә теләүчеләр ипотекага фатир алып, пенсиягә чыкканчы кредит түләргә мәҗбүр булды. Башлангыч капиталы, ярдәм итәр кешесе булмаган яшь гаиләләргә аеруча авырга төште. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы торак мәсьәләсен үз “җилкәсеннән” төшергәнгә генә түгел. Дөресен әйтергә кирәк, министрлыкның бу программасы сүлпән эшләде. Барлы-юклы эш хакы алучы яшь гаиләгә ай саен егермешәр мең сум кредит түләү – зур сынау. Бер гаилә әгъзасының декрет ялына чыгуы хәлне тагын да авырайта. Кыскасы, әлегә кадәр Уфада фатир алу күпләр өчен хыял булып калды. Ниһаять, бу юнәлештә дә шатлыклы яңалык ишетелде. Вәгъдәләр гамәлгә ашса, киләчәктә Уфада ай саен ун мең сум кредит түләү шартларында, фатир алырга мөмкин

29.04.2015 (№ 84 (24688)): Икътисад

Көймәң комга терәлсә, чәшке тун киюдән ни файда?

Көймәң комга терәлсә, чәшке тун киюдән ни файда? Башкортстанда кредит түли алмаучыларга ярдәм күрсәтеләчәк.

Соңгы елларда кредит алу гадәти күренешкә әверелде. Фатирны гына түгел, машинаны, хәтта өс киемен дә кредит акчасына ала башладык. Кайберәүләр өчәр-дүртәр кредит алды. Банклар бер кешенең өч бурыч түли алырына шикләнсә дә, керем алырга омтылып, бу күренешкә күз йомды. Бер без генә түгел, бөтен дөнья шундый хәлдә. Акча туплау авыр. Шул ук вакытта, фатирда бүген яшисе, машинада бүген йөрисе, халык арасында чәшке тун киясе килә. Бурычка керер алдыннан аны кайтару турында уйланучылар сирәк. Моны икътисадтагы соңгы үзгәрешләр ачык күрсәтте. Кризис нәтиҗәсендә керем кими, эш хакы азая. Нәтиҗәдә, кайберәүләр кредитын вакытында түли алмый. Мондый күңелсез хәлгә таручылар Башкортстанда да аз түгел. Аларга нишләргә? Ниндидер ярдәмгә өмет итә алалармы? Республиканың тотрыклы икътисади һәм социаль үсешен тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында сүз шул хакта барды. Кредитларын түли алмаучыларга “Доверие” банкара

22.04.2015 (№ 79 (24683)): Икътисад

БәЙлелектән арыну юлында

БәЙлелектән арыну юлында Илдә импорт продукциясе күләмен киметүгә Башкортстан аграрийлары лаеклы өлеш кертә.

Дөнья базарында төп туклану продуктларына ихтыяҗ белән бергә, хаклар да елдан-ел күтәрелә. Шундый шартларда аграр җитештерү мөмкинлекләре зур булган Русия, кызганычка каршы, һаман да глобаль сәүдә челтәрендә үз урынын ныгытып кала алмады. Илебездә соңгы елларда азык-төлек бәйлелеген киметү юнәлешендә дәүләт әһәмиятендәге проектлар, программалар кабул ителүе киеренкелекне бераз киметте. Шул ук вакытта, Русия импортлаган продукция күләмендә ит һәм сөт, шулай ук, яшелчә-җимеш зур урын алып тора.
Әлеге язмада илдә терлекчелек тармагын үстерү проблемалары, җитештерүне арттыруда Башкортстанның мөмкинлекләре турында сүз алып барабыз. Республикада тармакны үстерүдә кайсы юнәлешләргә инвестицияләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк? Башкортстанның аграр тармагы заман таләпләрен ни дәрәҗәдә тоя? Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе, “Кызыл таң” гәзитенең аграр мәсьәләләр буенча эксперты, профессор

09.04.2015 (№ 70 (24674)): Икътисад

Мәшгульлекме? Керемме?

Мәшгульлекме? Керемме? Башкортстан җитәкчелеге, һәрвакыттагыча, халык ихтыяҗын алгы планга куя.

Тернәкләнеп кенә килүче, базарда үз урынын яулап өлгермәгән предприятиеләргә бизнес “акулалары” белән көндәшлек итү болай да җиңел түгел. Өстәвенә, кризис. Кризис банкларда процент ставкаларының артуы белән генә чикләнми. Хаклар югарыга үрмәли. Нәтиҗәдә, халыкның сатып алу мөмкинлеге кими. Керем кими, бурычлар арта. Ә кредитны, эш хакын вакытында түләп бару мөһим. Санап үтелгәннәр — киртәләрнең берникадәре генә. Күзгә күренмәгән су асты “ташлары”, “айсберглары” да җитәрлек. Иң мөһим — шушындый катлаулы чорда Башкортстан эшкуарлары ялгыз түгел. Аларны власть ишетә, тыңлый һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Күптән түгел Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәкнең кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты. Анда бизнесменнарны борчыган мөһим мәсьәләләр каралды.

01.04.2015 (№ 64 (24668)): Икътисад

Төзелеш тизлеге арта. Фатир хаклары арзанаермы?

Төзелеш тизлеге арта.  Фатир хаклары арзанаермы? Былтыр Башкортстанда шәхси торак күпкатлы йортлардан күбрәк төзелгән.

Соңгы елларда торак мәсьәләсе ил төбәкләренең баш бәласенә аверелде. Бу аеруча мегаполисларга кагыла. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә вылларда мәктәпләр, мәдәният йортлары һәм башка социаль объектлар ябылгач, эшсез калган халык эре шәһәрләргә күченеп килергә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, торакка мохтаҗлар саны кискен арта. Мондый проблема Уфаны һәм төбәкнең башка шәһәрләрен дә читләтеп узмады. Торакның шактый кыйммәт булуы, ипотека кредитларына урта хәллеләрнең “теше үтмәве” дә хәлне кискенләштерә. Торакны күпләп төзү мәсьәләне хәл итүдә ярдәм була аламы? Узган ел йомгакларына караганда, бу күрсәткеч буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарга чыкты. Шул ук вакытта, мөмкинлекләрнең тулы куәтенә файдаланылмавы да ачык күренә.

25.03.2015 (№ 57 (24661)): Икътисад

Бурычлы – үлмәс, бурычсыз... көн күрмәс

Бурычлы – үлмәс, бурычсыз... көн күрмәс Былтыр Башкортстанда банклар саны кимесә дә, ипотекага торак алучылар арткан.

Яшәешебезне бүген кредитлардан башка күз алдына китерү кыен. Фатирлар, җиңел машиналар, көнкүреш техникасы да кредитка алына. Монысы – без күргән-белгән, аңлаганы гына. Халыкка түләнгән эш хакында, килгән пенсияләрдә, пособиеләрдә дә кредит өлеше бар. Чөнки дәүләт тә чит ил банкларына бурычка керә. Гомумән, дөнья икътисады, шул исәптән Башкортстанныкы да, банкларның хәленә тыгыз бәйле. Ел башына республикада 89 кредит оешмасы эшләгән. Шуларның җидесе – республика банкы. Икътисади санкцияләр бу юнәлешкә дә йогынты ясады. Ел эчендә төбәктә банк бүлекчәләре 95кә кимегән. Бүген алар 1470 калган. Моңа карамастан, Башкортстан банкларның хезмәтләндерү бүлекләре саны буенча илнең алдынгы биш төбәге исемлегенә кергән. Кризис Башкортстандагы банкларның кредит эшчәнлегенә нинди йогынты ясаган? Республика икътисады кредит ихтыяҗын канәгатьләндерә алырмы? Шул хакта бергәләп фикер йөртеп карыйк.

18.03.2015 (№ 51 (24655)): Икътисад

Власть – бизнеска, бизнес – халыкка...

Власть – бизнеска,  бизнес – халыкка... Идел буе федераль округында кризиска каршы чаралар планында эшкуарларга уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бүленәчәк.

Кризисның ил икътисадына, халык тормышына йогынтысын киметү өчен җитди чаралар күрелә. Күптән түгел Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Олег Машковец оештырган видеоконференция рәвешендәге киңәшмә дә шушы максатка хезмәт итә. Федераль округның эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилләр Советы киңәшмәсендә бүгенге көн өчен мөһим булган мәсьәләләр күтәрелде. Сер түгел, санкцияләр, кризис йогынтысыннан бизнес зур зыян күрә. Нәтиҗәдә, эшкуарлар үз предприятиеләрендә хезмәт көннәрен киметергә, эш хакын азайтырга мәҗбүр. Кайбер белгечләр кыскартуга эләгә. Кагыйдә буларак, социаль мәсьәләләр кискенләшә. Керем азайгач, бюджетка салымнар да кими. Шушындый катлаулы хәлдән чыгу ничек планлаштырыла? Бизнес нинди ярдәмгә өмет итә ала? Киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

11.03.2015 (№ 45-46 (24650)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»