Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 8

Максат — 10-12 процент үсешкә чыгу!

Максат — 10-12 процент үсешкә чыгу! Республика Хөкүмәте фермерларга ярдәм күләмен арттырачак.

Узган гасырның 90нчы елларында авыл хуҗалыгында реформалар башлангач, “Русия халкының азык-төлеккә ихтыяҗын фермерлар канәгатьләндерә алырмы?” дигән сорау еш яңгырый иде. Сер түгел, үзгәртеп корулар башланган чорда халык фермерларда элекке җир хуҗаларын, алпавытларны күрде. Әлбәттә, күмәк хуҗалыклар таралган авыл биләмәләрендә бүген фермерларның әһәмияте беркайчан да булмаганча зур, аерым төбәкләрдә урындагы соцаль мәсьәләләрне хәл итүдә төп көч булып тора. Чирек гасыр элек үк Башкортстанда барлык категориядәге хуҗалыкларның да тигез үсешен, эшчәнлеген тәэмин итүче законнар кабул ителде. Алар, әлбәттә, аграр җитештерүдә дәүләт ярдәмен арттыру белән бәйле иде. Республикада фермер хуҗалыклары бүген дә үсеш юлында, 2010-14 елларда, мәсәлән, тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 3,9 проценттан 7,2 процентка үсте. Узган елда крестьян-фермер хуҗалыклары 9,8 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде.
Берничә

26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Икътисад

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз...

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз... Кошчылык тармагы үсешендә депутатларны нәрсә борчый?

Башкортстан — Русиядә кошчылык тармагы нәтиҗәле үсеш алган төбәкләрнең берсе. Кош-корт саны һәм барлык категориядәге хуҗалыкларда йомырка җитештерү күләме буенча республика төбәкләр арасында 12нче урында. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 гыйнварына 10,5 миллион баштан күбрәк кош-корт исәпләнә, аның аграр җитештерү предприятиеләренә — 67, шәхси ихаталарга — 30 һәм фермер хуҗалыкларына 3 проценты туры килә.
Башкортстанның кошчылык предприятиеләре заман сулышын ни дәрәҗәдә тоя, икътисади кризиска каршы торырдай нинди чаралар билгеләнә? Гомумән, тармакны үстерү перспективалары нәрсәдән гыйбарәт? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетында әлеге мәсьәлә каралды.

18.02.2015 (№ 30 (24634)): Икътисад

Бензин хакы бер доллардан түбән!..

Бензин хакы бер доллардан түбән!.. Кызганычка каршы, эчке базарда ягулык хакы төшмәде, ә чит ил валютасы өскә кискен сикереш ясады.

Мәгълүм булуынча, моннан берничә ел элек бензин бәясенең әледән-әле күтәрелүенә канәгатьсезлек белдергән русиялеләрне ил Хөкүмәте ягулыкның литры бер доллардан артмаячак, дип ышандырган иде. Юраганнар юш килде. Русиядә бензин бәясе бер долларга җитте дигәндә... чит ил валютасы кискен сикереш ясады. Хәзер бензин белән доллар бәясе арасындагы аерма ике тапкырдан да артып китә. Әмма моңа сөенергәме, әллә көенергәме — икенче мәсьәлә. Хикмәт шунда: эчке базарда, ягъни заправкалау станцияләрендә бензинның бәясе төшмәде, ә долларның хакы күтәрелде. Ә болар икесе ике нәрсә. Беренче очракта ул халыкның яшәешенә уңай йогынты ясаучы фактор булса, долларның җитмеш сумга җитүе чын мәгънәсендә Русия икътисадын көрчеккә терәде. Һәм мондый хәл дөнья базарында нефтькә хак кискен төшкән бер вакытта күзәтелә.

11.02.2015 (№ 25 (24629)): Икътисад

Игенченең икеләнергә хакы юк

Игенченең икеләнергә хакы юк Язгы чәчүне оешкан төстә башкарабыз дисәк, власть органнарының да, аграрийларның да җиңнәре сызганулы булырга тиеш.

Язгы кыр эшләре башланырга ике айдан артык вакыт бар. Чәчү кампаниясе белән бәйле проблемаларның быел гадәттәгедән иртәрәк тикшерелүе очраклы түгел. Берничә көн элек Рөстәм Хәмитов рәислегендә узган киңәшмәдә алда торган бурычлар белән беррәттән, аграрийларның проблемалары да уртага салып тикшерелде. Быелгы басу мәшәкатьләренең үзенчәлеге шунда ки, чәчү кампаниясенә кирәкле чыгымнар элекке еллардан байтакка артык көтелә. Кредитлар, минераль ашлама, үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары, запас частьлар һәм яңа техника алу белән бәйле чыгымнар 2014 елдагыдан 30 процентка диярлек югарырак фаразлана. Гомумән, чәчү эшләрен оешкан төстә башкарып чыгу өчен 7 миллиард сум акча таләп ителсә, шуның ике миллиарды гына аграрийларның үзләренеке. Үзәк банкның үзендә процент ставкасы 15 процент тәшкил иткәнлектән, алынасы кредитларның 25-26 процентка җитәчәге көн кебек

05.02.2015 (№ 21 (24625)): Икътисад

Туклыклы пластилин һәм туңмый торган кәрәчин

Туклыклы пластилин һәм туңмый торган кәрәчин Прототиплаштыру үзәге әлегә кадәр чит илдән кыйммәт хакка алынган күп кенә товарларны үзебездә җитештерүне җайга салу мөмкинлеге бирә.

Моңа кадәр Башкортстанның күп кенә предприятиеләре, сәнәгатьчеләре тәҗрибә үткәрү өчен Мәскәү, Көнбатыш Европа илләрендәге фәнни-тикшеренү үзәкләренә барырга мәҗбүр иде. 2013 елда Уфада “Башкортстан Республикасының нефть эшкәртү институты” каршында Прототиплаштыру үзәге эшли башлагач, мәсьәлә хәл ителде. Русиядә тиңе булмаган җиһазлар урнаштырылган үзәк Көнбатыш Европа илләреннән кертелүче продукцияне үзебезнекенә алыштырырга ярдәм итәчәк. Бу юнәлештә беренче уңышлар нинди? Үзәк хезмәтләренең хаклары “тешләшмиме“? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

04.02.2015 (№ 20 (24624)): Икътисад

Инфляция “ачкычы”... алыпсатарлар кулында

Инфляция “ачкычы”... алыпсатарлар кулында Авыл җитештерүчеләрен азык-төлек бәяләре артуда гаепләргә ярамый.

Кояш язга авышты. Әмма авыл хуҗалыгындагы икътисади температураның тотрыклы булмавы һич тә климатик шартларга бәйле түгел. Әлегә кадәр авыл җитештерүчеләренә ныклап аякка басарга океан артындагы “хезмәттәшләре” ирек бирмәсә, хәзер илебезнең үзендә эре сәүдә челтәрләре йөзендә зур бизнес вәкилләре аяк чала. Мәгълүм булуынча, берничә көн элек сәүдә нокталарындагы төп туклану продуктларының кыйммәтләнүенә чик кую максатында махсус органнар ил күләмендә тикшерү эшенә тотынды. Ләкин нинди нәтиҗә ясалырын фаразларга иртәрәк. Русия Хөкүмәте узган елның җәеннән үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек биреләчәк дип белдергән иде. Һәм хәзер шул мәгълүм булды: Русиянең еллык азык-төлек импорты күләме якынча 50 миллиард доллар тәшкил иткән. Үткән елда инфляция дәрәҗәсе азык-төлек бәяләренә караганда тизрәк үскән һәм, “Росстат” мәгълүматына караганда, 11,4 процентка җиткән. Бу — 2008 елдан соң иң зур сан.

29.01.2015 (№ 16 (24620)): Икътисад

Яңа елда авылга яңа сулыш кирәк

Яңа елда авылга яңа сулыш кирәк Аграр тармактагы дәүләт рограммаларында югары бурычлар куела. Акча җитәрме?

2015 елга аяк бастык. Узган ел илебез өчен җиңел булмады. Көнбатыш дәүләтләр Русиянең икътисади-сәяси куәте, хәрби әзерлеге буенча “кылларын” тарткалап карады. Әмма ни сәбәпледер, Көнбатыш һаман да бүгенге Русиянең узган гасырның туксанынчы елларындагы “упкыннан” күптән чыгуын танырга ашыкмый. Ә бәлки теләмидер дә? Билгеле, кайсы илнең дә куәте, көче хәрби коралга гына бәйле түгел. Үз халкын үзендә җитештергән азык-төлек белән тәэмин итүченең генә тылы ышанычлы була. Ихтимал, Көнбатыш илләре Русиягә каршы санкция кулланганда шуны күз уңында тотып эш иткәннәрдер. Кайчандыр Британия премьер-министры Уинстон Черчилль: “Үз халкының тамагын туйдыруга сәләтсез һәм азык-төлек импортына бәйле ил җитди хәрби дошман була алмый”, дип әйткән. Илебез сугышка әзерләнми. Әмма нәкъ 2014 елда Русиягә карата кулланылган санкцияләр аграр тармак үсешенә яңа сулыш бирде дә. Аграрийлар узган елда ашлыкның тулай җыемын

15.01.2015 (№ 6 (24620)): Икътисад

Искегә тисәң, исең китәр

Искегә тисәң, исең китәр Ил төбәкләренә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү өчен матди ярдәмне арттыру күздә тотыла.

Торак-коммуналь хуҗалыкта барган реформа кысаларында күпкатлы йортлар төзекләндерелә. Беренче карашка, мөкатдәс эшне халык хупларга тиеш кебек. Гамәлдә аның кагәзьдәгечә шома гына бармавы ачыкланды. Максатка тизрәк ирешергә бик күп киртәләр комачаулый. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Башкортстанда күпкатлы йортлар торак фондын гомум мәйданы 54 миллион квадрат метр булган 20 мең йорт тәшкил итә. Шуның 47 процентына капиталь ремонт таләп ителә. Алар арасында искергән торак та бар. Аңлашыла, аларны ремонтлау акчаны юкка сарыф итүгә тиң. Искергән йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчереп кенә мәсьәләне тамырдан хәл итәргә мөмкин. Билгеле, бик зур чыгымнар таләп итүче бу эшне төбәкләргә үз көче белән генә башкару авыр. 2015 елда ил төбәкләре бу юнәлештә дәүләт ярдәмен тоячакмы?

14.01.2015 (№ 5 (24619)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»