Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Ильяс пәйгамбәр”гә балалар тартыла

15.04: “Ильяс пәйгамбәр”гә балалар тартыла

“Ильяс  пәйгамбәр”гә  балалар тартылаТуймазының Түбәнкүл бистәсендәге “Ильяс пәйгамбәр” мәчете мәхәллә сыйфатында 2005 елдан бирле эшләп килә. Шушы чордан ул төбәктә яшәүчеләрнең ихтирамын яулады, мөселманнар өчен игелекле урынга әверелде.

Мәчетнең имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин – төбәктә күптән билгеле шәхес. Ул районның Югары Сәрдек авылында туып-үскән. Ислам юлына басып, бу юнәлештә олы гыйлем эстәгән, Туймазы тарафларында югары вазыйфаларга ирешкән дин әһеле үзенә йөкләтелгән бурычларны итагатьле рәвештә бар күңелен салып үтәп бара.
Моңа без “Ильяс пәйгамбәр” мәчетендә үткән Рәгаиб кичәсендә бул­ганда янә бер кат инандык. Билгеле булуынча, Рәҗәб аеның беренче җомга киче “Рәгаиб” дип атала, ә бу сүз гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “теләкләр вә морадлар” мәгънәсенә ия.
Халыкны иманлы итү һәм динебезне күтәрүдә ихлас тырышлыклар салган кеше ул Илдар хәзрәт. Монысы инде аның мәчеткә килүчеләрне каршы алуыннан ук күренеп тора. Бирегә өлкән буын вәкилләре белән беррәттән, яшьләр вә балаларның да күпләп йөрүе дә шуннандыр, бәлки. Намаз уку, гыйбадәт кылу өчен мәчеттә һәммә мөмкинлек-шартлар тудырылган. Шул рәвешле, гореф-гадәтләребез тергезелә, дини йолалар үтәлә һәм җайга салына. Иң мөһиме — халкыбыз мәчетләргә тартыла, яшь буында дини гыйлемгә тартылу хисе туа. “Ильяс пәйгамбәр” мәчетенең дини бәйрәмнәр чорында гына түгел, башка вакытларда да халык белән тулы булуы менә шуның матур вә күркәм нәтиҗәседер.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»