Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Исламда хатын-кыз

15.04: Исламда хатын-кыз

Исламда хатын-кызИске Балтач авылының “Батырша” җәмигъ мәчетендә шундый темага кичә үтте. Анда районның мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева, хатын-кызлар оешмасы рәисе Лилия Хөсәенова, оешманың дини эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Җәмгыя Хәмәтова, Иске Балтач авылындагы ике урта мәктәпнең директор урынбасарлары, укытучылары, “Батырша” җәмигъ мәчетендә белем алучы мөслимәләр чакырылды.

Очрашу чарасын мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбе шәкертләре, мөгалли­мәләр Филзә Шәйхәйдәрова һәм Гүзәл Камалетдинова оештырды.
Чара Филзә Шәйхәйдәрова укуында изге Коръән аятьләре белән башланды. Мөгал­лимә Гүзәл Камалетдинова Аллаһы Тәгалә яраткан гаҗәеп зат — изге хатын-кызлар белән таныштырды. Аллаһ аларның күңеленә балаларга, якыннарына карата чиксез сөю хисе салган, аларның төп бил-геләнеше — дөньяга югары әхлак сыйфатлары тарату, шул әхлакның үрнәге булу.
Гадәттә, кешелекнең иң хәерле кеше­ләре турында сөйләгәндә пәйгамбәрләрне искә алабыз. Әмма, еш кына ирләрнең күләгәсе артында калсалар да, тарихта урын алырлык үзгәрешләрдә зур вазыйфа башкарган хатын-кызлар да булган.
Бервакыт пәйгамбәр таяк белән комга дүрт сызык сыза һәм: “Моның нәрсә икәнен беләсезме?”, ди. Кешеләр: “Аллаһ һәм Аның илчесе яхшырак белә”, — диләр. Пәйгамбәр: “Җәннәт әһеле булган хатын-кызларның да иң хәерлеләре — Хөвәйлид кызы Хәдичә, Мөхәммәт кызы Фатыйма, Гыймран кызы Мәрьям һәм Фиргавеннең хатыны — Мөзәхим кызы Асия”, — ди. Җир өстенә шушы дүрт хатын-кыздан да өстен хатын-кыз килмәде һәм килмәячәк. Әлеге дүрт хатын-кыз арасыннан пәйгамбәр икесен аерып: “Җәннәтнең иң хәерле хатын-кызлары — Мәрьям һәм Хәдичә”, — диде (Бохари риваяте).
Гүзәл Рәфис кызының шушы риваятьләр һәм бу хатыннарның башкалардан өс­тенлекләре хакында сөйләме чарада катнашучыларга фәһем алырлык булды.
Бүген мәгариф өлкәсендә районыбыз мәктәпләрендә балаларны тәрбияләүдә күп эшләнә. Мәктәпләрдәге укыту-тәрбия эшләре белән районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәлифә Мәгъзүмова таныштырды һәм соңгы ике елда белем учакларында Ислам дине нигезләре укытылуы, укыту­чыларның әзерлек курслары үтүе турында әйтте.
Хатын-кызлар районның иҗтимагый тормышында да теләп катнаша. Төрле спорт чараларында, бакча һәм кул эшлә­рендә, төрле кичәләрдә алар аеруча актив. Боларны оештырып, башында торучы районның Хатын-кызлар оешмасы рәисе Лилия Хөсәе­нова башкарылган эш­ләр һәм алдагы айларга матур планнары турында сөйләде.
Берничә ел элек район Хатын-кызлар оешмасында дини эшләр бүлекчәсе барлыкка килде. Аның җитәкчесе — Җәмгыя Хәмәтова. Очрашуда ул Ислам динендә хатын-кызның роле, әдәбе-әхлагы, шәригатебез буенча киенү әдәпләре, үз-үзен тотышы турында чыгыш ясады.
— Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып, аның кушканнарын үтәп яшәсә генә туры юлны таба ала, адашмый, бәхетле була, чөнки Ислам дине — ул яшәү рәвеше, — диде Җәмгыя Хәмәтова.
Аннары ул тормышыбызда күзәтелгән аерылышу очракларына китергән сәбәпләр, балага кече яшьтән дини тәрбия бирүнең әһәмияте һәм башка җитди проблемаларга тукталды.
Гаилә — җәмгыятьнең нигезе. Әгәр гаилә авырый башласа, җәмгыять тә сырхаулый, гаилә сәламәт нигезле икән — җәмгыятебез дә алга барачак. Гаилә таркалса, җәмгыять тә җимерелергә мөмкин. Районның ЗАГС бүлеге белгечләре тарафыннан гаиләне тергезүгә һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева районыбыздагы демографик хәл торышы, узган елда 100нче һәм 200нче булып туган сабыйларга күрсәтелгән хөрмәт, башка матур чаралар белән таныштырды.
Кичәдә катнашучы Альфира Нуриәх-мәтова, Фәрдүнә Әхиярова шигырьләр укып ишеттерделәр. Бөек зат — ана кешегә, ананың балага үтенү-фатыйхасыннан торган тирән эчтәлекле шигырьләр кешелеккә оран булып яңгырады сыман. Аннары Филзә абыстайның “Ислам динендә хатын-кызның роле” турында фәһемле чыгышы тыңланды.
— Кеше ни өчен дөньяга килә? Яшәүнең мәгънәсе нидә? Ана карынында ук баланы ничек дөрес итеп тәрбияләп була? Ничек итеп балада дингә мәхәббәт уятырга мөмкин? Шушылар хакында уйлап, фикер-ләп яшәүчеләр өчен Рәшидә абыстай Исхакыйның тормыш юлы — искиткеч камил үрнәк! — дип билгеләде Филзә Шәйхәй­дәрова.
Кечкенә вакыттан ук әти-әнисе биргән дини тормыш сукмагыннан атлаган кыз Рәшидә Исхакый — халык арасында танылу алган, мактаулы абыстай, халыкны Коръән серләренә төшендергән, намазга өндәп өйрәткән мөгаллимә. Гомер эчендә нинди генә авырлыклар күрсә дә, диннән аерылмаган, балаларын да үзе үрнәгендә тәрбияләгән Рәшидә абыстайның тормышында үрнәк алырлык сыйфатлар күп.
“Халыкка иманлы бала тәрбияләүне өйрәтергә кирәк. Хәрам ашамыйча, Ислам дине кушканча вакытында биш вакыт намазын укыса, балалар тәүфыйклы, иллә­ребез-өйләребез тыныч була, ата-ана Аллаһның рәхмәтенә юлыга, — дигән Рәшидә апа Исхакова. — Балаларым карынымда чакта ук “бисмилла” әйтеп сыйпап, аларга тәүбә-тәүфыйк, иман сорый идем. Бала табу — әле ул ана булдым дигән сүз түгел. Ананың балага булган иң хәерле һәм гомерлек бурычы — яхшы тәрбия. Ана бу хакта нарасые карынында чакта ук кайгыртырга, үзендә җаваплылык хисе тоярга, изге теләк-догада булырга тиеш. Аннан соң ана кеше баласына карата сабыр, ягымлы, кайгыртучан булырга бурычлы, ул баласы өчен гомеренең соңгы көненә кадәр җавап тота...”
2016 елда җомганың иртәнге намаз вакытында Татарстанда Ислам яңаруына зур көч салган мөгаллимә Рәшидә абыстай Исхакый вафат була. Күпләргә намазга басарга ярдәм иткән, дини сабаклар биргән Рәшидә абыстай — совет чорында да, иминлек хезмәтләре өркетүенә карамастан, алты баласын да Казанның татар бистә­сендәге балаларны намазга өйрәткән көчле шәхес. Бүген Татарстан, Башкортстан һәм башка төрле төбәкләрдә эш итүче абруйлы мөфтиләр, имамнар — Рәшидә абыстай нәселе кешеләре.
— Бүгенге вәгазебез Рәшидә абыстай рухына дога булып барса иде, — диде, чыгышын тәмамлап, Филзә абыстай.
Кичә чәй табыны артында дәвам итеп, өйлә намазы белән тәмамланды. Чара барышында яңгыраган һәр чыгышны онытылып тыңлады һәм фәһем алырга тырышты биредә катнашучылар. Бу көнне алган гыйлем, сүздә генә калмыйча, гамәлләрдә дә чагылыш табар.

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА.
Иске Балтач авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»