Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бер күрешү — бер гомер

03.06: Бер күрешү — бер гомер

Изге догалар белән бакыйлыкка күчкән якыннарыбызны искә алдык.

Илеш районының Яңа Аю сельпосы табигатьнең иң матур урынында — Минеште Агыйдел елгасына кушылган урында — текә яр башында урнашкан иде. Бу аңлашыла да. Пароход белән килүче керосин, зур мичкәдәге шәраблар, капчыклы шикәр комнары, цемент нәкъ безнең сельпо бинасына бушатыла иде. Ни кызганыч, кайчандыр гөрләп эшләгән сельпо бинасы бүген юк инде, аның урынында алабуталар гына үсеп утыра. Күңелдә исә кайчандыр шунда эшләгән чаклар белән бәйле якты һәм матур хатирәләр генә яши.


Күптән түгел биредә эшләгән элекке сәүдә хезмәткәрләре бергә җыелып, шул хати­рәләрне яңартып алырга булдык. Очрашу Иске Кыргыз авылында яшәүче элекке хезмәт­тәшебез Флорида Хөббетдино­ва йортында узды. Анда элек сәүдә системасында эшләгән Әминә Фазлыева, Вәдүдә Муллагалиева, Гөләндәм Гарифуллина, Рәфинә Гарипова, Фәнүзә Зиннурова, Гөлсинә Корбанова, Гөлнара Сабитова һәм мин килгән идем.
Иң элек Ислам дине кануннары буенча яшәүче хезмәт­тәшебез Рәфинә Гарипова җые­луыбызның сәбәбен аңлатты, очрашуга килгән һәркемгә рәх­мәт сүзләре белдерде. Аннан соң сүзне хуҗабикә Флорида алып, Коръән Кәримнән “Әлхәм” сүрәсен укып ишеттерде. Арабыздагы яшьләр дә аннан калышмады: хезмәттәшләребез Фәнүзә Зиннурованың кызы, Бибинур Миргасыймованың оныгы, бүген Уфаның 21нче дәваханәсендә табиб булып эшләүче Гөлнара Сабитова “Колхуаллаһ”ны укыды. Аннары Рәфинә Гарипова бакыйлыкка күчкән ата-аналарыбыз, хез­мәттәшләребезнең якты рух-шәрифләренә багышлап, барчабызга да дөнья вә әхирәт җәннәте, хәерле вә бәрәкәтле гомер, тән вә җан сихәтлеге, хәләл ризык, хәләл кәсеп, изге гамәлләр кылып яшәвебезне, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү насыйп булуын теләп, сүрәләр укып, очрашу мәҗлесен тәмамлап куйды.
Бер сүз белән әйткәндә, мәҗлес бик күңелле үтте, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Мәҗлестән соң өлкән яшьтә булулары сәбәпле чарага килә алмаган хезмәттәшләребез Җәннәт Диниева, Люция Хөббетдиновага хәл белергә, күчтәнәчләр илтергә бардык. Бер уңайдан Яңа Аю авылы зиратына барып, әрвахларны да зиярәт кылдык.
Шушы чараны оештыруда башлап йөргән Рәфинә Гариповага, тәмле ризыклары белән безне кунак иткән Флорида Хөббетдиновага, ерак араларны якын итеп Мишкә районыннан кайткан Фәнүзә апага, аның кызы Гөлнарага, гомумән, чарага килгән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Бер күрешү — бер гомер, ди халык. Бу, чыннан да, шулай. Элекке хезмәттәшләр белән күрешкәч, җан җылынып, күңел пакьләнеп калгандай булды. Алдагы көннәрдә дә шушындый күңелле очрашулар насыйп булсын иде.
Әнфисә МӘҖИТОВА.
Илеш районы,
Иске Кыргыз авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»